Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты теләге булган һәркемне татар теле курсларына чакыра. Дәресләр атнасына 2 тапкыр 18.00дән 20.00гә кадәр уздырылачак. Курслар 28 сентябрьдән 18 декабрьгәчә оештырыла. |
Татарстан мәктәпләре рейтингы төзелә башлаганнан бирле, һәр райондагы белем бирү торышы һәркемнең күз алдында. Республикабызның кайсы муниципаль берәмлегендә уку-укыту процессы нәтиҗәле итеп оештырылган, ә кайсында белем бирүнең сыйфаты аксый икәнен 8 күрсәткеч ярдәмендә ачыклыйлар. 2013 елдан алып Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрендә укытуның сыйфатын чагыштырырга мөмкинлек бирүче рейтингны игълан итә. Дөрес, моңа кадәр дә муниципаль берәмлекләрнең рейтингы ведомство тарафыннан төзелгән. Әмма элегрәк ул тар даирәдә куллану өчен генә булган. Халыкка исә “хастаханә буенча уртача температура” турында гына хәбәр ителгән. Ике ел элек рейтинг нәтиҗәләрен игълан итү фикере яңа билгеләнгән мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның башына килгән. Аның фикеренчә, бу - районнарны нәтиҗәлерәк эшләргә мәҗбүр итәчәк. Беренче рейтинг инте ... Алга таба укырга »
Караулар: 493 |
|
Дата: 06.09.2015
|
Караулар: 466 |
|
Дата: 09.07.2015
|
Караулар: 484 |
|
Дата: 27.05.2015
|
Баш очымнан ак болытлар ага, Ак болытлар - безнең балачак. Алар шулай ап – ак калачак. Ак болытлар – безнең балачак. Кайчан гына бу көн еракта Килеп җитмәс кебек тоелды. Күңелемә мәктәп балачактан Китмәс өчен кереп уелды. Бүгенгедәй күз алдымда тора Очар коштай йөргән чакларым. Сумка тотып сабак укырга дип Борма сукмак буйлап атлавым
Караулар: 478 |
|
Дата: 21.05.2015
|
Җиңү алып килгән яз айларын
|
Хөрмәтле Ватандашлар! Кадерле ветераннар – фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллык данлы юбилее белән чын йөрәктән кайнар котлыйм. Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз. Үз гомерләре бәрабәренә кешелекне фашизм афәтеннән йолып калган сугыш шәһитләре турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. 1945 елның 9 маенда дөньяны фашизмнан коткарган азатлык солдаты Рейхстагта иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның ... Алга таба укырга »
Караулар: 784 |
|
Дата: 09.05.2015
|
Җиңү алып килгән яз айларын |
Беренче Май килде жиргә, Кулларында төрле шарлар, Зәңгәр куктә уйнап оча, Бакчадагы агачлар да Жырлап килде яз бәйрәме, Гиматдинова Л.Ф.
Караулар: 815 |
|
Дата: 01.05.2015
|
Бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Конкурс 2014 елның 10 ноябреннән алып 2015 елның 10 мартына кадәр уздырылган. Бәйгедә 300 укучы үзләренең 622 эшен тәкъдим иткән. Иң актив катнашучылар арасында Татарстанның Аксубай, Балтач, Актаныш, Минзәлә районнары мәктәплерендә белем алучы һәм Казан, Яр Чаллы калаларыннан, шулай ук, Башкортстан, Марий Эл Республикаларыннан булган. Иҗади бәйгенең төп максаты − татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау. Конкурста катнашучылар өч номинациядә − "Яшь шагыйрь", "Яшь прозаик", "Яшь драматург" иҗади көч сынашкан. Аларны ... Алга таба укырга »
Караулар: 584 |
|
Дата: 15.04.2015
|