Төп бит » 2015 » Сентябрь » 8 » КФУда татар теле курслары уздырыла
12:13
КФУда татар теле курслары уздырыла

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты теләге булган һәркемне татар теле курсларына чакыра. Дәресләр атнасына 2 тапкыр 18.00дән 20.00гә кадәр уздырылачак. Курслар 28 сентябрьдән 18 декабрьгәчә оештырыла.

Аларны тәмамлаучыларга татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелгән КФУ сертификаты тапшыру күздә тотыла.

Гаризалар электрон рәвештә биредә 7-21 сентябрьдә кабул ителә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча

Караулар: 507 | Өстәде: angel | Теглар: КФУ, татар теле курслары | Рейтингы: 5.0/1