Төп бит » 2015 » Сентябрь » 6 » Татарстанда белем сыйфаты ни дәрәҗәдә? (РЕЙТИНГ)
23:37
Татарстанда белем сыйфаты ни дәрәҗәдә? (РЕЙТИНГ)

Татарстан мәктәпләре рейтингы төзелә башлаганнан бирле, һәр райондагы белем бирү торышы һәркемнең күз алдында. Республикабызның кайсы муниципаль берәмлегендә уку-укыту процессы нәтиҗәле итеп оештырылган, ә кайсында белем бирүнең сыйфаты аксый икәнен 8 күрсәткеч ярдәмендә ачыклыйлар.

2013 елдан алып Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрендә укытуның сыйфатын чагыштырырга мөмкинлек бирүче рейтингны игълан итә. Дөрес, моңа кадәр дә муниципаль берәмлекләрнең рейтингы ведомство тарафыннан төзелгән. Әмма элегрәк ул тар даирәдә куллану өчен генә булган. Халыкка исә “хастаханә буенча уртача температура” турында гына хәбәр ителгән. Ике ел элек рейтинг нәтиҗәләрен игълан итү фикере яңа билгеләнгән мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның башына килгән. Аның фикеренчә, бу - районнарны нәтиҗәлерәк эшләргә мәҗбүр итәчәк.

Беренче рейтинг интернетта урнаштырылганнан соң, аның нәтиҗәләреннән канәгать булмыйча ризасызлык белдерүчеләр шактый иде. Әйтик, күп кенә директорлар БДИ нәтиҗәләре мәктәпләрне бәяләүнең төп критерие булырга тиеш түгел дип белдерде. Ул вакытта, чыннан да, рейтинг төзүдә җитешсезлекләр булгандыр. Әмма ел саен  белем бирү сыйфатын билгеләүче күрсәткечләр саны арттырыла. 2013 елда нигезгә 5 критерий - мәктәп тәмамлаучыларның рус теле һәм математика буенча уртача баллары; 80 һәм аннан да артыграк бал туплаучылар саны; мәҗбүри фәннәр буенча имтихан тапшыра алмаган, шунлыктан аттестатсыз калган укучылар саны; Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны алынган иде. Быел инде муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген 8 күрсәткеч буенча бәяләделәр.

Төзелгән рейтинглар кемнең ничек эшләгәнен ачык чагылдыра.  Муниципалитетларны светофор төсләренә буяп, өч төркемгә бүлеп күрсәтәләр. Беренче, “яшел” төркемгә эшчәнлекләре уңай бәяләнгән шәһәр һәм районнар кергән.  Сары төскә буялган икенче төркемдә - урта “хәллеләр”. Өченче, “кызыл” төркемдә, Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре фикеренчә, белем бирүнең сыйфаты начар булган муниципалитетлар урнашкан.

Кызганычка, әле бүген дә республикабызда белем бирү сыйфаты төрле районнарда бик нык аерыла. Әйтик, Бөгелмә, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Ютазы, Минзәлә, Зәй районнары үзенең югары күрсәткечләре белән сөендерсә, Чирмешән, Әлки, Теләче, Апас, Мөслим районнары рейтингта иң түбәндә “сөйрәлә”. Югары Ослан, Буа, Питрәч, Алексеевск, Чүпрәле районнары исә мактау сүзләренә лаек булды – алар быел үз күрсәткечләрен шактый яхшырта алган.

Шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгарифне үстерү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингын да төзи. Рейтинг үз эченә туган телдә белем алган татар, чуваш, удмурт, мари, мордва милләтендәге укучылар саны; татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм призерлары саны; татар теле буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясен яңа формада тапшырган 9нчы сыйныф укучылар санын чагылдырган критерийларны ала.

2014 ел йомгаклары буенча милли мәгариф юнәлешендә лидерлык позициясен Актаныш яулаган.  Мөслим, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Кайбыч, Теләче, Буа, Балык бистәсе районы “иң яхшы унлыкта” үз урыннарын тотрыклы саклый. Шул ук вакытта Спас, Чистай, Югары Ослан районнарында милли мәгариф өлкәсендә иң зур проблемалар күзәтелә икән. Нәкъ бу районнар рейтингны йомгаклый.

Караулар: 493 | Өстәде: angel | Теглар: Татарстан, Рейтинг, беле сыйфаты | Рейтингы: 5.0/1