Төп бит » Яңалыклар архивы

Каюм Насыйри  исемендәге  республика бүләгенә дәгъва кылырга ният бар. Латинча: "Homo proponit, sed Deus disponit". Урыс әйтмешли: "Человек предполагает, Бог располагает". Безнеңчә әйтсәк: "Адәм багышлый, Aлла сагышлый" ...Ният тә бар, дәрт-дәрман да бар: ләкин барысы да бер Аллаһ кулында... Хәерлесе булсын!!!

    

Караулар: 719 | Өстәде: angel | Дата: 13.09.2016

   

Караулар: 613 | Өстәде: angel | Дата: 12.09.2016

  

Караулар: 624 | Өстәде: angel | Дата: 10.09.2016

  

Караулар: 647 | Өстәде: angel | Дата: 10.09.2016

Караулар: 646 | Өстәде: angel | Дата: 10.09.2016

3 августта Саба төбәгендә татар совет язучысы Мәгъсум Хуҗинга зиярәт кылу йоласы булып узды. Үткән елда аның тууына 80 ел булган иде. Шул уңайдан районның үзәк китапханәсендә “Мәгъсүм Хуҗин” дигән китап (төзүчесе –  язучы Ләбиб Лерон) тәкъдим ителде.

Шул ук көнне Юлбат авылы мәдәният йортында Мәгъсум Хуҗинның якташлары белән берлектә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь Газинур Морат, язучы Камил Кәримов, драматург Рәдиф Сәгъди, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, шулай ук филология фәннәре кандидаты Гүзәл Насыйбуллова катнашты.

Казан кунакларын Саба районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Таһир Шәрәфиев һәм районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин каршы алды. 

 

Караулар: 548 | Өстәде: angel | Дата: 28.08.2016

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен илкүләмендә яңа конкурс игълан ителде. Бу хакта 23 августта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган семинар-киңәшмәдә мәгълүм булды. Анда Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләре катнашты.

“Республиканың иң әйбәт татар теле һәм әдәбияты, татар этномәдәни мәктәпләре, Россия Федерациясе төбәкләренең якшәмбе мәктәпләре укытучыларының киләчәктә конкурсларда катнашу мөмкинчелеген тәэмин итеп, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бөтенроссия конкурсы” турында игълан итәбез һәм сезне дә актив катнашырга чакырабыз”, - диде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов катнашучылар алдында чыгыш ясап.

Соңрак “Татар- ... Алга таба укырга »

Караулар: 673 | Өстәде: angel | Дата: 25.08.2016

Әй Кичүчат! Кичүчат!

Очрашуга без бик шат...

... Алга таба укырга »

Караулар: 641 | Өстәде: angel | Дата: 24.08.2016

Татарстанда 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясе расланды. Республика Министрлар Кабинетының әлеге карары ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде. Карар үтәлүен контрольдә тоту Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде.

Документ нигезендә, концепция ТРның 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен үтәү максатыннан расланды. Стратегия исә мәгарифне “кешелек капиталын һәм республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген үстерүче төп фактор” итеп күрсәтә. Концепция үзе максат, бурыч, юнәлешләрнең өстенлекле системасыннан тора. Аны тормышка ашыру федераль, республика һәм җирле бюджеттан финансланучы Татарстан дәүләт, муниципаль, шулай ук аерым мәгариф оешмалары программаларына тәңгәл килүче мәсьәләләр кертүне күз алдында тота.

“Татарстан Республикасында милли мәгариф дигәндә туган телдә укыту һәм тәрбия бирү системасы күзаллана. Россия ... Алга таба укырга »

Караулар: 521 | Өстәде: angel | Дата: 24.08.2016

2016 нчы елның 12 нче августында Лаеш шәһәрендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узды. “Милли мәгарифнең муниципаль моделе: перспектив үсеш юнәлешләре” секциясе эшендә муниципаль мәгариф идарәләренең (бүлекчәренең) милли мәгариф буенча җаваплы белгечләре, методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, укытучылар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре катнашты. Секция эшендә катнашучылар Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясе, Имәнкискә гомуми белем бирү мәктәбе, Пәрәү гомуми белем бирү мәктәбе, “Бәхетле бәләкәч”, “Радуга”, “Березка” педагогик коллективларының милли мәгариф өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән таныштылар.

Киңәшмә кысаларында конструктив дискуссияләр, педагогик уңышлар күргәзмәсе, мастер-класслар оештырылды, татар мәгарифе өлкәсендә булган проблемалар анализланды, 2015-2016 нч ... Алга таба укырга »

Караулар: 775 | Өстәде: angel | Дата: 12.08.2016

« 1 2 3 4 5 6 7 ... 12 13 »