Саба районы Мичән урта мәктәбе сайтыннан
http://mishansaba.ucoz.ru/index/mo_uchitelej_tatarskogo_russkogo_i_inostrannogo_jazyka/0-25
 
"Яшә,Саба-Йорт”
Якташыбыз,”Саба таңнары”газетасы редакторы,бик күп китаплар авторы Тәлгать Самат улы Нәҗмиев белән очрашу.
Максат: туган якның талантлары белән таныштыру;халык талантларының әсәрләренә ихтирам,хөрмәт тәрбияләү;эстетик тәрбия бирү.
Җиһазлау: Саба районына багышланган эшләрдән күргәзмә;Т.С.Нәҗмиев авторлыгында чыккан китаплардан күргәзмә;плакатлар,фоторәсемнәр,газета-журнал материаллары.
Музыка яңгырый.
А.б.
Килә-китә кеше бу дөньяга,
Кала белем, кала яктылык.
Тоягыннан очкын чәчә-чәчә
Вакыт аты чаба атылып.
 Үрелә кеше айга, йолдызларга,
Бөтенесен килә беләсе.
Җиде катлы күкләр ишегенең
Биктә тора ләкин келәсе.
Ә ачасы килә,тик ачарга
Ярамый шул гади ачкычлар.
Тартыла җан һаман яктылыкка,
Ымсындыра серле балкышлар.
Офыкларның зәңгәрлеген эчеп,
Якты төсләр җыеп күңелгә -
Вакыт аргамагын иярли дә
Үрләренә кеше үрелә.
Әй аңлыйсы килә бу дөньяны,
Әй ачасы килә серләрен.
Җир- күкләрнең, таң һәм киңлекләрнең
Кемнәр белә икән серләрен ?
 
КИТАП ! КИТАП- ХӘЗЕРГЕ БУЫННЫҢ КИЛӘЧӘК БУЫНГА ӘМАНӘТЕ . Кулларында аның ачкычлар күп, Серле мәгарәләр ачкычы. Шул ачкычлар белән ачыладыр Бик күп кешеләрнең язмышы. Биеклеккә басма сала-сала, Вакыт ,көчен тормый исәпләп. Алып бара бит ул кешелекне Йолдыз юлларыннан җитәкләп. Югарыда анда дөнья башка- Иңнәреңә нурлар ишелә. Яктылыкка күңел сусаганда Күкләр юлы кирәк кешегә. А.б. Хәерле көн ,исәнмесез , кадерле кунакларыбыз , укытучылар , укучылар. Бездә бүген зур бәйрәм, беренчедән- безгә, якын итеп, хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм район китап- ханәсеннән безнең ягъни 8 нче сыйныф укучыларының якын дусты Рәмзия Гыйльмулла кызы Латыйпова килде ; икенчедән- район газетасы " Саба таңнары”ның баш мөхәррире ,хөрмәтле һәм мөхтәрәм кешебез Нәҗмиев Тәлгать Самат улы бездә кунакта. Узган уку елында ,ягъни 2006-2007 нче уку елында без 7 нче сыйныф укучылары белән Сабаүзәк китапханәсе һәм туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырдык.Бу сәяхәт безгә бик ошады,аннан үзебез өчен бик күп мәгълүмат алып кайттык.Китап дөньясы безне үзенең эченә суырып алды.Укучыларыбыз үзәк китапханәгә юлны суытмыйлар,берсеннән берсе кызыклы китаплар безне үзенә дәшеп тора.Күренекле шәхесләребез дә китап турында бик матур фикерләр әйтә,менә алар: Г.Бәширов:”Син кулыңа китап алдың.Анда ниләр язылганын,ниләр барын белмисең әле син.Укыдың беренче битен,икенчесен,унынчысын,йөзенчесен.Син үзеңне ниндидер бер бүтән,таныш түгел мохиттә итеп сизә башладың.Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды.Күп нәрсәләрне белдең.Шатланып көлдең,моңландың,уйландың.Нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды.Ул –синең хыялың , идеалың иде... Дүрт йөзенче , меңенче ,ун меңенче битләр...Һәм син сәйлән чәчәк кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен көч таптың... Син кулыңа китап алдың . Сиздеңме- аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.” С. Баттал:” Китап ул – рух күтәргеч илһам чишмәсе. Чишмәнең суын аның үзеннән- җир астыннан кайнап чыккан урыннан эчү бигрәк күңелле. Шулай ук халыкның рухын,хыялларын да аның чыганагында килеш тату ләззәтле. Мәсәлән,мин басма китап рәвешенә кереп өлгермәгән , телләрдә йөри торган, яисә язма хәлдә дәфтәрләрдә сакланган әдәбиятны яратам. Моңа әкиятләр, җырлар,бәетләр керә.Минем бик зур – бәлки минем өчен тормышка да ашырырлык түгелдер бер хыялым бар : халык арасында әнә шулай таралып, телдән сөйләнеп йөрерлек китап язасы иде!Яисә аны язма рәвешендә күчереп алып таратсыннар иде! Һич булмаса, китабымның кайбер юллары,әйтемнәре халык йөрәгендә шундый җирлек тапсыннар иде.Мондый китапны кем язганлыгын бер дә бәлмәсләр дә риза булыр идем!” А.б. Туган төбәгең турында уйлаганда, аның тарихи үткәненә һәм байлыгына сокланасың, фаҗигаләрен дә күңелдән кичереп борчыласың. Нинди ул минем Туган төбәгем-Саба яклары?Бай тарихлы безнең Саба. XIV йөзнең ахыры, XV йөз башы... Ике тарихи шәхес – Туктамыш хан һәм аның әмире Идегәй арасында барган көрәшне чагылдыручы татар халык дастаны "Идегәй” дә дә Изге шәһре Болгарны, Астаналы Сиварны, Капкасы биек Казанны, Чулмандагы Җүкә тау, УрмандагыСабаны дип искә алына,менә нинди еракларга барып тоташа безнең тарих. А.б. Ә хәзер бай тарихлы Сабабыз хакында булган китаплар белән таныштыру өчен сүзне Саба районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Латыйпова Рәмзия Гыйльмулла кызына бирәбез. Рәхим итегез! А.б. Чал тарихлы горур кешеләр без, Тынмас моң бар безнең каннарда. Ата- бабам мирас иткән сукмак, Дәвам итәр юлын без барда. Саба бай тарихлы дип сөйләсәктә, махсус Сабага багышлап язылган китап 1999 нчы елда гынабасылып чыкты. Ул Мәгъсүм Хуҗин һәм Тәлгать Нәҗмиевнең "Яшә Саба –Йорт " китабы. Озак еллар дәвамында басма, язма чыганаклардан эзләнүләр, йөзләгән кеше күңелендә туган як турында сакланып калган истәлеклерне бөртекләп җыеп,бергә туплаганнан соң барлыкка килгән бу китап. А.б.Китапның авторлары туган төбәкләренең тарихи үткәненә һәм бүгәнге көненә сокланып,табигатенең шигъриятле матурлыгына, чәлтерәпаккан чишмәләренә, чәчәклә болыннарына,якташларының һөнәри осталыкларына мәдхия җырлыйлар. А.б.Әйе, гаҗәеп матур,искиткеч гүзәл ул безнең туган җире!..Туган ягыбызныңтөрле көмеш сулы елга- чишмәләренең, саф һавалы урманнарының яменә сокланмаска мөмкинме?! А.б.Һәм шушы матурлыккка дан җырлаучы ТР Язучылар берлеге әгъзасы,ТР атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты,уннан артык китап авторы,”Россиянең атаклы кешеләр” дигән китапка кертелгән,безнең районыбызның елъязмачысы,районыбыз кешеләренең ( гади кешеләрнең ) исемнәрен тарих битләренә уеп калдыручы. Кызыклы кешеләрне зәвык белән ,көлеп- шаярып бәян итүче һәм, ниһаять ,”Саба таңнары” газетасының баш мөхәррире Тәлгать Самат улы Нәҗмиев бүген бездә кунакта. Без аны бирегә чакырабыз.Рәхим итегез! (Т.С.Нәҗмиев түргә уза ). А.б. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта- Башкаларны чакырганда. Үзе яккан учакка. Ятлар белән танышканда Күзләре җылынганда, Шул җылылыкның рәхәтен Җаның белән тойганда. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт- Иле өчен, халкы өчен Яшәгәндә җан атып. Заманалар авырлыгын Җилкәсенә алганда, Олы данга ирешеп тә Кече булып калганда.( Ринат Харис ). А.б. Тәлгать Саматович , без Сезнең китапларыгыз, язмаларыгыз,кечкенә,ләкин төш кенә хикәяләрегез аша тормышыгыз,балалык елларыгыз турында укып таныштык.Ләкин үз авызыгыздан беләсебез килә: кайсы як табигате бирде икән безнең районга шушындый асыл шәхесне.Шушы хакта безгә бәян итсәгез иде? А.б.Сезнең китабыгыздан алынган сүзләргә караганда,Ходай Тәгалә Галәмне, димәк, безнең Саба төбәгендә, кешеләр гел рәхәт күреп яшәсен өчен яраткан бит! Бу юллар сезнең һәм Мәгъсүм Хуҗин язган "Яшә, Саба- Йорт” китабыннан. Менә шушындый олы хезмәтне язарга,аны дөньяга чыгарырга нәрсә этәрде сезне? А.б.”Мәзәк сөйләүләрне колак торгызып тыңлыйм мин,шул чакта авызда ерылып китә икән. Кем әйтмешли, тел кычытканда,тәм табып сөйләп тә җибәрәм. Кул кычытканда, рәхәтләнеп язып та куям.Мәзәкләргә мөкиббәнлегемә балачактан һәм үсмер елларымнан ук сәхнәләрдә көлкеле шигырьләр сөйләвем һәм концертлар алып баруым сәбәпчедер, күрәсең”. Бу юллар да шулай ук Сезнең китаптан алынды.Мәзәкләр тууга нәрсә сәбәпче була икән? Йомшак тел белән, җаен табып кына "эләктерә” белүнең сере нидә икән? А.б.Студент еллары – һәр кеше тормышында аерым,кадерле чор. Үзенең шатлык –борчулары белән ул күңелгә мәңге уелмаслык булып сеңеп кала. Безнең хөрмәтле шәхесебез Ринат Исламович Сафиуллин да Сезнең белән бергә белем үрләрен яуларга керешә. Ул да сезнең мәзәкләрдән читтә калмаган.Безне дә шуның белән таныштырып үтегез әле? ( Баянда Сафиуллин.Р.И. ) А.б.Адәм баласына эшләргә көч- куәт биргән,аңа үзенең байлыгын бүләк иткән, гомер буена хезмәт кылган сихри урманнан башка тормышыбызны күз алдына китәрүе кыен икәнен дә дәлилләделәр алар. Табигатьне тануның туган ягыңның хезмәтчел кешеләренә һәм дә,әлбәттә, төрле һөнәр ияләренә соклануың белән үрелеп бара.Сәяхәтләрдә дә,төбәктә хәзер яшәүчеләр бәлән күрешкәндә дә Саба җирен истән чыгармый Тәлгать Саматович.Саба ягының кешеләргә ихтирамлы булырга өйрәтүенә сөенә, аларга игелек кылырга кирәклеген бурычы саный һәм , һөнәренә туры калып,каләмен эшкә җигә. А.б.Әйе,чирек гасырдан артык - район газетасы мөхәррире.Саба мәзәкләреннән өч китап чыгарды, "Саба шагыйрьләре” исемле җыентык төзеп бастырды,”Керик әлә Саба урманнарына " һәм "Яшә, Саба-Йорт!” китапларының автордашы булды.Олы хезмәтләре өчен сабалылар аны үз итәләр.Әйе,Саба төбәге кешесе ул Тәлгать Нәҗмиев.Һәм ул моның белән хаклы горурлана. А.б.Тәлгать Саматович,Сезнең укучыларга әйтер теләкләрегез,сүзләрегез бардыр.Сүз сезгә... А.б. Һич хыянәт итми торган Бер дустым бар янымда: Күңелем минем кимлек сизми Янда ул бар чагында. Ул барында, ил алдында Кызармый минем йөзем. Кая барсам – кадерем бар, Сөйләсәм – үтә сүзем. Ул булганда,көнем якты, Офыкларым киң һаман. Арысам да,авырсам да Туя белмим дөньядан. Ул минем шатлык,юаныч, Ул минем зур горурлык. Дөньяда һичнәрсә юктыр Аңарга тиң булырлык. Ул минем тормыш тоткасы, Ул минем бетмәс көчем. Тугры дустымның исеме – Хезмәтем минем,эшем! (Фәнис Яруллин). А.б. Саба җире турындагы китаплар күбәйсен әле.Тәлгать Саматович,иҗат каләмегезнең көче һаман ныгый барсын! Гомерегез озын,сәламәтлегегез нык булсын дигән теләктә бүгенге кичәбезгә йомгак ясыйбыз. Яшә,Саба – Йорт, мәңге яшә Изге – Йорт! Тәмам. ТР Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге Мичән урта мәктәбе Якташыбыз,”Саба таңнары”газетасы редакторы,бик күп китаплар авторы Тәлгать Самат улы Нәҗмиев белән очрашу.
Программаны эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Г.Н.

"Бу дөньяда рәхмәт алып яшәмәсә, Кеше үзе рәхәт күрми ул!”
Сәләхиева Рәбига Зәйниевнага 55 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән портрет-кичә эшкәртмәсе.
Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Кичәгә халык җыелганда, татар җырларыннан язма яңгырый. Залда кичә героеның хезмәтенә багышланган стена газетасы, котлау открыткасы, зур котлау сүзләре, шарлар, чәчәкләр. Сәхнәне бизәүче сүзләр: 1.Юбилеегыз белән! 2.” Укытучым! Яшәгән һәр көнең, Эшләгән һәр эшең Сузылыр якты бер нур булып. Сайлаган юлыңа Гомерең буена Рәхмәтләр өелсен тау булып! (Ф. Яруллин)
1 а.б. Килә-китә кеше бу дөньяга, Кала белем, кала яктылык. Тоягыннан очкын чәчә-чәчә, Вакыт аты чаба атылып. Үрелә кеше Айга, йолдызларга, Бөтенесен килә беләсе. Җиде катлы күкләр ишегенең Биктә тора ләкин келәсе.
2 а.б. Ә ачасы килә, Тик ачарга Ярамый шул гади ачкычлар. Тартыла җан һаман яктылыкка, Ымсындыра серле алкышлар. Офыкларның зәңгәрлеген эчеп, Якты төсләр җыеп күңелгә - Вакыт аргамагын иярли дә Үрләренә кеше үрелә.
1 а.б. Әй аңлыйсы килә бу дөньяны, Әй ачасы килә серләрен. Җир-күкләрнең, таң һәм киңлекләрнең Кемнәр белә икән телләрен? Кемнәр ачар күңел күзебезне, Гүзәллеккә булыр кем юлчы?- Сорау бирдем. Шулчак күз алдыма Килеп басты минем – Укытучы.
2 а.б.Ул ниндидер горур һәм илаһи, Йөзләрендә серле яктылык. Иярәсең Аның артыннан син Серле яктылыкка тартылып. Кулларында Аның ачкычлар күп, Серле мәгарәләр ачкычы. Шул ачкычлар белән ачыладыр Бик күп кешеләрнең язмышы.
1 а.б. Биеклеккә басма сала-сала, Вакыт, көчен тормый исәпләп. Алып бара бит ул кешелекне Йолдыз юлларыннан җитәкләп. Югарыда анда дөнья башка – Иңнәреңә Иңнреңә нурлар ишелә. Яктылыкка күңел сусаганда, Күкләр юлы кирәк кешегә.
2 а.б. Хәерле кич, исәнмесез, кадерле дуслар! Безне җитәкләп белем дөньясына алып керүче кем, дисез? Әлбәттә, без нинди дә булса дәрәҗәгә ирешкәнбез, кирәкле зат булып өлгергәнбез икән, иң беренче чиратта без әти-әниебезгә һәм укытучыга бурычлы.
1 а.б. Укытучы... Көзге ачы җилләрдә дә, күз ачкысыз бураннарда да, кышкы салкында да мәктәпкә ашыга. Иңнәрендә күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәте булса да, ул сиздерми, йөзендә - елмаю. Бүген укытучы укучыларына белем генә бирми, болганчык тормыш дулкынында батып калмаска, дөрес юл табарга өйрәтә.
2 а.б. Берәү килә җиргә - төссез яши, Берәү килә биек тәхет өчен, Берәү килә җиргә намус белән Яшәү өчен, тыйнак бәхет өчен.
1 а.б. Мичән урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәбига Зәйниевна бу җиргә тыйнак бәхет белән яшәү өчен килгән. Без аны ихластан котлап, киләчәктә дә бәхетле булуын телибез һәм сәхнә түренә чакырабыз. (Сәләхиева Р.З-ны сәхнә түренә егет белән кыз озата, чәчәк бирәләр).
2 а.б. Очар кошлар күкне сагынгандай Ашыгасыз һәр көн мәктәпкә. Аңлатасыз тормыш, яшәү фәнен, Өйрәтәсез бары әдәпкә. Сез янасыз яшәү дәрте белән, Күзегездән очкын чәчелә. Еллар гына менә эзсез үтми, Көмеш карлар кунган чәчегезгә.
1 а.б. Бу ничәнче сезнең дәрес икән? Ә аларны кем соң санасын?! Ак җилкәннәр киергән кораб сыман Юл күрсәтеп алдан барасыз. Сез чәчәсез белем орлыкларын Биреп бөтен күңел җылысын. Сезнең йөрәк нурлы бер йолдыз ул, Яктыртасыз бик күпләрнең барыр юлын.
2 а.б. Хөрмәтле Рәбига Зәйниевна! Сезне хөрмәт итүче укучыларыгыз, хезмәттәшләрегез һәм, гомумән, Сезне яратучылар бирегә Сезне котларга җыелды. (алып баручылар ягыннан куркыныч тавыш ишетелә)
1 а.б. Бу нинди тавыш? Кем безнең бәйрәмебезне боза?! Дию пәрие килеп керә. Дию: Бу – мин, Дию пәрие. Минем рөхсәттән башка гына нинди бәйрәм үткәреп ятасыз? Юк, бу эшегез барып чыкмас. ( эчтә балта белән утынга чапкан тавышлар ишетелә). Дию: Нинди тавыш ишетелә анда? (кычкырып) Кем килә монда? Былтыр: (чыгып) Әллә танымыйсыңмы, Дию әфәнде? Былтыр бит мин. Батыр татар егете. Дию: Син... батыр, шушы бәләкәй малай батырмы? ( көлә) Ха-ха-ха. Батыр булсаң, башта минем Шүрәле дустым белән кети-кети уйнап ал әле. Күрсәтер ул сиңа кемнең батырлыгын! ( Шүрәлене чакыра) Шүрәле, шүрәле! Кил әле монда. Менә бу малайга кемлегеңне күрсәт әле! ( озын бармакларын селкетеп, Шүрәле килеп керә) Шхрәле: (ирония белән) Шушының белән көч сынашыргамы? ( Г.Тукай әкиятенә нигезләнеп, Шүрәленең кулын кыстыру күренеше күрсәтелә) (Шүрәле чыгып китә) Дию: Зинһар ,гафу итегез! Ә сез Г.Тукай әкиятләрен бик яхшы беләсез! Ә менә мин үзем кайсы әкияттән?
2 а.б. О, син бик күп әкиятләрнең герое бит, Дию әфәнде. Боларны безгә Мичән мәктәбендә уку дәверендә Рәбига Зәйниевна бик яхшы төшендерде. 1 а.б. Кем? Рәбига Зәйниевна? Мин бит аның укучысы!!! Бары образга кереп китеп, геройлар арасында шулкадәр мавыкканмын. Менә ничек укыта идегез сез безне, хөрмәтле укытучым! Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта – Башкаларны чакырганда Үзе яккан учакка; Ятлар белән танышканда Күзләре җылынганда; Шул җылылыкның рәхәтен Җаның белән тойганда. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шулвакыт – Иле өчен, халкы өчен Яшәгәндә җан атып. Замананың авырлыгын Җилкәненә алганда; Олы данга ирешеп тә, Кече булып калганда. (Ренат Харис)
2 а.б Якты янучы йолдыз булу! Бу бик заманча яңгырый! Әйе, укытучылар өчен исемле йолдызлар ачмыйлар. Ә менә якты нур булу, үзеңнән якты нур бөркеп тору, башкалар йөрәгендә ут кабызу – бу һәр укытучының омтылышы. Һәм Рәбига Зәйниевна менә шундыйлардан. Аннан сирпелгән нур хәзер дә беренче укучыларының күзләрендә, йөрәкләрендә яна. Беренче чыгарылыш укучылары укытучыларын юбилее белән котларга килгәннәр. Сүз сезгә , кадерле куеаклар!
1 а.б. Рәбига Зәйниевна, укытучы һөнәрен сайлап, тормышта дөрес юл таптым дип саныйсызмы? "эх!” – дип үкенгән чакларыгыз булмадымы? Рәхим итегез, Рәбига Зәйниевна! Рәбига Зәйниевна сөйли. 2 а.б. Кышның иң үзәгендә була торган зәмһәрир суыкларында, бар җиһан аклыкка төренеп, барлык тереклекне, бөтен гавәмне үз төсендә генә күрергә теләгән бер мәлдә, 1950 нче елның 5 нче гыйнварында Саба районы Курсабаш авылында җиһанга бер нәни кызчык аваз сала. "Бигрәк сөйкемле бала, укытучы булыр,”- дип, үчтеки-үчтеки китереп сөя, ярата аны әнисе.
1 а.б. "Юрист булыр, кара ничек карашы туры, тавышы көр”, - дип, горурлануын яшерми әтисе.
2 а.б. Нәни бала чакларын искә төшереп...
1 а.б Рәбига Зәйниевна 1950 нче елның зәмһәрир суыкларында туган. Бабасы аңа Рәбига дип исем куштырган. Чөнки туган вакыты – рәбигыль-әүвәл. Рәбига гарәпчә, 4 нче кыз, яз фасылы дигәнне аңлата икән. Ә ул үзе бишенче бала, әнисенең төпчеге. Аның тууын көтеп алганнар. Әлбәттә,бик яратканнар. Таныклыгына Сәләхиева Рәбига Зәйни кызы дип теркәп тә куйганнар. Тәпи йөреп киткән.Сап-сары чәчле, ябык гәүдәле, бәләкәй генә кызчык була ул.
2 а.б. 1957 нче елның 1 нче сентябрендә, абыйсына ияреп, мәктәпкә килә.Мәктәп аңа электән таныш, чөнки абыйсы белән ул анда күп йөргән инде. Бик җиңел укып китә. "4”ле, "5”билгеләренә генә укый. Ул уенны бик ярата.Бик хәрәкәтчән була, спорт белән мавыга. Дуслары да бик күп була. Алар аңа һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Урта мәктәпне Арча районы Сеҗе авылында тәмамлый. Теләге – юрист булу.Ләкин язмыш аны укытучы итә.
1 а.б. 1967 нче елның августы. Урта мәктәпне тәмамлап, колхозда эшләп йөри. Аны РОНО га чакыртып алалар һәм Түбән Утар авылында башлангыч классларны укытырга барырга кушалар. Нишлисең, риза була. Шуннан педагогик хезмәт юлы башлана.
2 а.б. 1971 нче елда педагогия институтының тарих-филология бүлегенә укырга керә. Ул – студент! Рәхәт чаклар була ул. Тик матур төш шикелле үтеп китә ул еллар. Дипломлы укытучы була. Әнисенең васыятен үти. Юрист булу хыялда кала. Ләкин укытучы булуына үкенми. Эшен бик ярата. 1976 нчы елда, институтны тәмамлап, Мичән мәктәбенә рус теле укытырга килә. Аны ул вакытта директор Гатауллин Рим Абдуллович кабул итеп ала.
2 а.б. 1986 нчы елдан татар теле укыта башлый. Бу мәктәптә 30 елга якын вакыт үткән. Эшләү дәверендә 4 класс чыгарылган. Рәбига Зәйниевна укыткан укучылар үзләре укытучы инде. Укучылары белән хәбәрләшеп яши. Тормыштан тәм таба. Димәк, гомер заяга үтмәгән. 1 а.б. Әйе, Рәбига Зәйниевнаның тырышлыгын, барлык эшне җиренә җиткереп эшләвен мәктәбебездә генә түгел, районда да беләләр. 1990 нчы елда аңа "Өлкән укытучы”, 1992 нче елда – "Укытучы – методист”, 1998 нче елда ”Әйдәп баручы укытучы” исеме бирелә.
2 а.б . Котлау өчен сүзне район мәгариф бүлеге начальнигы Зиннуров Шамил Зиннуровичка бирәбез. 1 а.б. Җир йөзендә төрле кешеләрнең Язмышлары була төрлечә. Кайберләре – тумый картаялар, Кемдер картайса да, яшьләрчә. Андый кешеләргә карыйсың да Күңел куя хәтта көнләшеп. Башка уйлар килә "бу кеше ,дип, Булса иде дустың, сердәшең”. 2 а.б. Ходай Сезне шундый кешеләрнең Беренчесе итеп яраткан. Булган бөтен матур сыйфатларны Яшереп-яшереп Сезгә тараткан. Ләкин язмыш Сезне гел дә уңга Сыйпаштырып кына тормаган. Бәхет-шатлыкларны толым үреп, Каршылыклар белән сынаган. 1 а.б. Көчле рухың ,шигъри табигатең Матурлыкка табынып яшәгән. Меңнәр арасында бәлки сездер Яшен булып җирдә яшьнәгән. Табигать тә бөтен юмартлыгын Кызганмыйча Сезгә бушаткан. Гүзәллеге, изгелеге белән Фәрештәгә сезне ошаткан.
2 а.б. Мөгаллим сез – гыйлем таратучы, Хезмәтегез чиксез рәхмәтле. Шуңа күрә Ходай тәгалә дә Мулдан биргән ахры хөрмәтне. Бу хөрмәткә без дә кушылабыз, Картлык сезне үтсен әйләнеп. Япь-яшь килеш 100 яшькәчә Яшәекче бергә бәйләнеп, -дип, сәхнәгә ll чыгарылыш сыйныф укучылары.
1 а.б. Сәләхиева Р.З. 39 ел педагогик хезмәттә. Зур стажлы, олы тәҗрибәле укытучы. Фән укытуның төп максаты итеп – кешелекле, ярдәмчел, югары әхлаклы шәхес тәрбияләү дип саный ул.
2 а.б. Рәбига Зәйниевна олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясенең һәм башкаларның даими кешесе.
1 а.б. Кешенең иң матур еллары, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә, укытучылар алып тора.
2 а.б. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем иленә алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.
1 а.б. Сәхнәдә lll чыгарылыш укучылары. Рәхим итегез!
1 а.б. Рәбига Зәйниевна! Хәтерлимсез тәүге кабат Мәктәпкә килгән көннәрне? Я булмаса ,план төзеп, Йокысыз үткән төннәрне? Йөдәтмиме төшкә кереп Дәрескә дәшкән кыңгырау?! Иң беренче сыйныфыңның Сабыйларыннан мең сорау?!
2 а.б. Ул сабыйлар хәзер инде Бәлки бабай булганнардыр. Безнең апа кайда икән, Диеп уйлый торганнардыр. Алар бар да үзегез күк, Игелекле кешеләрдер. Кайберләре Сездән күрмәк Мөгаллимлек эшендәдер.
1 а.б. Гомер бакый яшел нарат Коядыр бәлки ылысын. Сез дә шулай балаларга Биргәнсез йөрәк җылысын. Әмма ләкин, аңа карап, Бу сыйфат сездә бетмәгән. Еллар саны өстәлсә дә, Эштән дәртегез китмәгән.
2 а.б. Бүген дә Сез һаман шулай Олы хәрефтән МӨГАЛЛИМ. Мәктәптәге бик күпләргә Һәм дә безгә чып-чын галим. Бүген менә бәйрәмегез, Сезне котлап баш иябез. Бер сүз белән, чын күңелдән Рәхмәт ,Рәбига апа, диябез, - диләр Сезнең lV чыгарылышыгыз, ягъни 11 нче сыйныф укучылары.
1 а.б. Бу гомерне ике килми ,диләр, Кирәкме соң ике килүе? Отышлырак, бер кат яшәгәндә, Чын кеше булып яши белүе. Сезгә бу ел тагын бер яшь өсти, Ә егәрлек әле җитәрлек. Көч һәм куәт Сездә ташып тора, Йөзгә кадәр җырлап үтәрлек.
2 а.б. Ходай Рәбига Зәйниевнага игелекле сыйфатларны мулдан биргән. Көнләшү, алдашу, һавалану кебек нәрсәләр аның өчен ят. Укытучыбызның күңеле чиста, максаты изге, кешеләр алдында йөзе ак, Сез олы хөрмәткә лаек хөрмәтле укытучыбыз!
1 а.б. Бер үк кояш җиргә караса да, Бер үк булмый заман җилләре. Йолдыз белән йолдыз арасында Балкып ята кеше эзләре. Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул Яшәү -күкрәүләргә тиң гомер. Бу җиһанга без килгәнбез икән, Юкка түгел, юкка түгелдер. 2аб. Әйе, Рәбига Зәйниевна җир йөзенә юкка гына килмәгәндер. Сез килгәнсез бу дөньяга Нурлар чәчеп яшәр өчен. Хөрмәт белән тирә-якка Таратасыз яшәү көчен. Ә хәзер инде микрофонны юбилярның үзенә бтрәбез. Рәхим итегез!
1 а.б Читтә йөргән чакта, сагындырып, Керер өчен төнлә төшенә, Зәңгәр таңлы, бик аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. Зур уңышлар яулап, заманалар Матур бәя бирсә эшеңә,- Шатлыкларын ишеттерер өчен Туган ягы кирәк кешегә. Йөри-йөри күңеле тупасланса, Тузан кунса яшьлек хисенә,- Бер сафланып килер өчен тагын Туган ягы кирәк кешегә. Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә,- Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә.
2 а.б. Әйе, туган ягыбыз шушындый намуслы, гадел, уңган кешеләре белән матур. Күбрәк булсын иде Рәбига Зәйниевна кебек кешеләр! Хөрмәтле тамашачылар! Безнең бәйрәм кичәбез тәмам.Игътибарыгыз өчен, хөрмәтегез өчен зур рәхмәт! Тәмам
Укытучы Г.Н.Зарипова