Төп бит » Яңалыклар архивы

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!

Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Бүген безнең илдә, күптәннән килгән традиция буенча, мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең җир йөзендәге бөек вазыйфагызны Аллаһ Тәгалә ... Алга таба укырга »

Караулар: 571 | Өстәде: angel | Дата: 08.03.2015

Караулар: 409 | Өстәде: angel | Дата: 01.03.2015

Татарның мәшһүр улы - мәгърифәтче, тарихчы һәм этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм Насыйриның тууына - 190 ел (1825-1902). Шул уңайдан 13 февраль кичке 5тә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур.,14) кичә үткәреләчәк.

Кичә программасының авторы, Каюм Насыйри музееның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Раушания Шәфигуллина сценарий нигезенә остазның “Кырык бакча” әсәрен алган һәм безне шул гүзәл бакчага сәяхәт кылырга чакыра. Сәяхәтне Каюм Насыйриның бертуган энесе Габделкавиның кызы Гөлхәбирә Насыйрия ролендә Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан алып барачак.

“Тел гыйлеме” бакчасында профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин белән очрашу көтә. “Мәгърифәт”тә Раушания Шәфигуллина үзе каршы алачак. Аларның чыгышларыннан Каюм Насыйриның тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге хакында шактый мәгълүмат алып булыр.

< ... Алга таба укырга »
Караулар: 572 | Өстәде: angel | Дата: 11.02.2015

Гомер дәвам итә!!!

Караулар: 446 | Өстәде: angel | Дата: 05.01.2015

Казанның  “Царицинский Посад” дип аталган коттедж бистәсендә яңа формалашкан 3 урамга Баллы, Иминлек, Ямьле исменәре бирелде. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, анда яшәүчеләрнең 70 проценты - татарлар. Тирә-яктагы урамнар да шуңа охшаш исемле: Сафлык, Тормыш, Бәхетле, Алматау, Нарат ... Алга таба укырга »

Караулар: 524 | Өстәде: angel | Дата: 03.10.2014

Хөрмәтле коллегалар!

Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы- зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Амос Каменский “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”дигән фикерләре белән бик хаклы.

Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше ул укытучы.

... Алга таба укырга »

Караулар: 2246 | Өстәде: angel | Дата: 02.10.2014

(11 сыйныфлар соравы буенча алгы биткә үк урнаштырдым)

Һәр китапның үз эчтәлеге, "киеме", йөзе... Шушыларга өстәп, үзенә генә хас рухи кыйбласы белән язылса, туса, аның кыйммәте бермә-бер арта. Китап кыйбласы?! Каян башыма килде соң бу сүзләр? 
"Сагыну" дип аталган аксыл тышлы яңа китапны кулыма алганда эчтәлеге белән хәбардар булгангамы, Актаныштан инде шалтыратып "Күрдеңме, әнәкләр китабы чыккан...", - диючеләрне тыңлагангамы, кызыксынуым шактый иде. Алай да тиз-тиз актарырга ашыгудан тыелып, шул китап кыйбласы турындагы сораулы уйларым белән сак кына ачтым.

Китапның авторы, танылган язучы Нәбирә ханым Гыйматдинова белән сөйләшкәндә дә, истәлекләрне укыганда да "Сагыну"ның кыйбласын ачыкларга теләдем шикелле...

- Нәбирә апа, китапны ачуга иң беренче күзгә ташланган сүз ... Алга таба укырга »

Караулар: 797 | Өстәде: angel | Дата: 11.09.2014

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2012» конкурсына йомгак ясады.

Татарстан нәшриятларында 2012 нче елда дөнья күргән, 2013 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты. Конкурста 248 китап катнашып, шуларның 51е чәчмә әсәрләр (проза), 50е тезмә әсәрләр (шигърият), 46ы балалар әдәбияты, 45е рус телендә чыккан матур әдәбият, 31е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 24е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары булды, дип “Татар-информ” МАна хәбәр итәләр әлеге конкурсны оештыручылар ТР Милли китапханәсеннән.

Танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләгән.

... Алга таба укырга »

Караулар: 1009 | Өстәде: angel | Дата: 11.09.2014

Караулар: 559 | Өстәде: angel | Дата: 09.06.2014

« 1 2 ... 6 7 8 9 10 ... 12 13 »