Хәзер язучы Гомәр ага Бәшировның китап турындагы фикерен тыңлап карыйк.

"Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын белмисең әле. Беренче битен укыдың, 2 нчесен, 10 нчысын, 100 нчесен. Син үзеңне ниндидер бер бүтән, таныш түгел мохиттә итеп сизә башладың. Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, атланып көлдең, моңландың, уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың иде. 400 нче, меңенче, унмеңенче битләр һәм син сәйлән чәчәк кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен очкыч таптың.

Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.”

Һәр елны «Ел китабы” конкурсы республикабыз халкында туган әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап укылуны арттыру максатыннан уздырыла. Конкурсны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы гамәлгә куя, ә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе оештыра.

Конкурсның максаты, әлбәттә, китап укытуны популярлаштыру гына түгел. Конкурс нәтиҗәләре буенча аудиториянең кайсы авторларга, нинди әсәрләргә вәзгыяте барын ачыклыйлар. Шулай ук республикабызда иң күп укыла торган автор билгеләнә. Конкурс китапханә хезмәткәрләрендә китап-әсәрләрне популярлаштыруда стимул уятуны да күздә тота.

Иң популяр китап республика җәмәгать китапханәләрендә оештырылган укулар нәтиҗәсе нигезендә билгеләнә. Шушы максаттан 1нче балалар бакчасында кайбер китапларга әдәби күзәтү ясалды. Тәрбиячеләр матур әдәбиятне бик яратып укыйлар. Яңа китапларны көтеп алалар. Китапханәче язучыларга кыскача гына мәгълүмат бирде, әсәрләрнең эчтәлегенә төшендерде. 

Фәтхулла Абдуллинның “Чүл бүресе” китабында хатын-кыз образлары калку итеп сурәтләнә. Аларның тормышта адым саен очраган авырлыкларга бирешмәве, көтелмәгән явызлыклар каршында да югалып калмаулары, Кеше һәм Ана дигән бөек исемне югары тотулары тасвирлана.

“Дәверләр аһәңе” китабында Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фоат Садриевның төрле елларда иҗат ителгән иң яхшы повестьлары, хикәяләре тупланган. Ул бүгенге авыл тормышын, аның җиргә тугры кешеләрен дулкынландыргыч вакыйгаларда сурәтли.

 Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Таңчулпан Гарипованың "Асыл ташлы муенса”китабына төрле елларда язылган роман, повесть һәм хикәяләре тупланган. Әлеге әсәрләрдә фаҗигале , гыйбрәтле кеше язмышлары, кызыклы һәм үзенчәлекле образ-характерлар психологик тирәнлек белән тасвирлана. 

2016 нчы елның 15 нче апреле көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Ел китабы–2014» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Әлеге күркәм бәйрәм кичәсендә конкурста җиңеп чыккан китапларның авторлары – әдипләр һәм галимнәр, жюри әгъзалары, нәшриятлар һәм вакытлы матбугат басмалары вәкилләре, республика китапханәләре җитәкчеләре, Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары директорлары катнашты.

2014 нче елда нәшер ителеп, 2015 ел дәвамында иң күп укылган китапларның авторларына (вафат булганнарының балаларына, туганнарына) дипломнар тапшырылды:

«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

I урын: Роза Хәбибуллина – «Мулла килене»

II урын: Рәмзия Габделхакова – «Нишләттегез Гөлкәйне?!»;

III урын: Гомәр Бәширов – «Туган ягым – яшел бишек»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләкләре: Кадим Җәмит – «Килмешәк», Фәрит Яхин – «Умырзая».

 «Тезмә әсәрләр» номинациясендә:

I урын: Муса Җәлил – «Сайланма әсәрләр» (төзүчесе – Ленар Шәех);

II урын: Роберт Миңнуллин – «Мыек астыннан гына...»;  

III урын: Газинур Морат – «Кош хокукы»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләге: «Татар халык җырлары» (төзүчесе – Рәмзия Шакирова).

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:

I урын: Айгөл Әхмәтгалиева – «Мин гашыйк булдым»;

II урын: Әлфис Гаязов – «Мин бәләкәй бит әле!»;

III урын: Мөҗәһит – «Баллы җәй»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләкләре: Ганс Христиан Андерсен – «Дюймовочка» (мөхәррире – Эльвира Кәлимуллина), «Куян кызы» (төзүчесе – Гөлнара Мансурова).

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

I урын: Габдрахман Әпсәләмов – «Избранные произведения: в 5 т. Т.4»;

II урын: Факил Сафин – «Заблудившийся рассвет»;

III урын: Әхәт Мушинский – «Белые Волки»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләге: Александр Пушкин – «Сказки=Әкиятләр» (төзүчеләре – Гөлнара Мансурова, Талия Шакирова).

 «Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

I урын: Мөхәммәт Мәһдиев – «Сызып ак нур белән» (төзүчесе – Гәүһәр Хәсәнова);

II урын: «Туфан Миңнуллин – Истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр» (төзүчесе – Марсель Галиев);

III урын: Зиннур Мансуров – «Тукай белән әңгәмәләр»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләге: Марсель Әхмәтҗанов – «Татар шәҗәрәләре. Т.2».

«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

I урын: Марсель Бакиров – «Древнетюркская поэзия»;

II урын: Марсель Галиев – «Поэзия духа=Рух»;  

III урын: Рамиль Сарчин – «Жизнь и судьба Фатиха Карима»;

Татарстан китап нәшриятыннан Кызыксындыру бүләкләре: Искәндәр Гыйләҗев, Ләйлә Гатауллина – «Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914–1920)», Илдус Заһидуллин – «Татарское национальное движение в 1860–1905 гг.», Алсу Мөхәммәтшина – «Ислам в Среднем Поволжье».

Татарстан Милли китапханәсендә «Ел китабы-2013» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләрен атадылар. Бәйгегә 219 китап тәкъдим ителгән булган.

47се – татарча проза, 29ы – татарча шигъри җыентыклар, 46 балалар китабы, 49ы – рус телендә бастырылган матур әдәбият, 48е — публицистика һәм фәнни-популяр әсәрләр (шуларның 22се татарча, 26сы русча). Иң укыла торган китаплар исемлеге Татарстанның 1541 муниципаль китапханәсе биргән мәгълүматларга карап төзелгән.

«Татарча проза»
1 урын: Зифа Кадыйрова «Бәхеткә юл кайдан?»
2 урын: Нәбирә Гыйматдинова «Үзем генә беләм…»
3 урын: Гөлсинә Галимуллина «Күгәрчен оя корганда»
Кызыксындыру бүләге: Факил Сафин «Гөлҗиһан»

«Татарча поэзия»
1 урын: Габдулла Тукай «Актык тамчы яшь» (төзүчесе Ленар Шәех)
2 урын: Кол Гали «Кыйссаи Йосыф»
3 урын: Флера Гыйззәтуллина «Яну дәверләрендә»
Кызыксындыру бүләге: Ләис Зөлкарнәй «Мәңгелектән исә җил»

«Татарча балалар китабы»
1 урын: Хәкимҗан Халиков «Сакчы күркә»
2 урын: Нур Әхмәдев «Мырауҗанның туган көне»
3 урын: Шәүкәт Галиев «Шәвәли Маҗаралары»
Кызыксындыру бүләге: Алмаз Гыймадиев «Телефонлы кәҗә»

«Рус телендә бастырылган матур әдәбият»
1 урын: Зөфәр Фаткудинов «Бегущий от ада или господин уголовник»
2 урын: «Кот воркот, Котофей Котофеевич – Мырау Батыр» (төзүчесе — Люция Гыйззәтуллина)
3 урын: Әлфия Ситдыйкова һәм Вера Хәмидуллина «Радуга Сабантуя — Сабантуй балкышы»
Кызыксындыру бүләге: Альбина Абсалямова «Живая вода»

«Татар телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият»
1 урын: «Татар китабы» (төзүчеләре Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев)
2 урын: Равил Фәхретдинов «Татар тарихы»
3 урын: Әнвәр Хәйри «Әхмәд ибн Фадланның 921-922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәяхәте вакытында язылган хикәяте»

«Рус телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият»
1 урын: «История татар с древнейших времен»
2 урын: Булат Хәмидуллин һәм Лилия Мөхәммәдиева «Гази Загитов, Григорий Булатов – знаменосцы Великой Победы».
3 урын: «Татарстан из века в век»

Татарстанда «Ел китабы» конкурсында җиңүче дип 21 китап танылды

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2012» конкурсына йомгак ясады.
Татарстан нәшриятларында 2012 нче елда дөнья күргән, 2013 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты. Конкурста 248 китап катнашып, шуларның 51е чәчмә әсәрләр (проза), 50е тезмә әсәрләр (шигърият), 46ы балалар әдәбияты, 45е рус телендә чыккан матур әдәбият, 31е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 24е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары булды, дип “Татар-информ” МАна хәбәр итәләр әлеге конкурсны оештыручылар ТР Милли китапханәсеннән.  Танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләгән. 

Чәчмә әсәрләр:
I урын - Мәдинә Маликова «Арыш тәме»;
I I урын - Халисә Ширмән «Ерактагы йолдызым»;
III урын - Альберт Хәсәнов «Данәгөл». 
Тезмә әсәрләр:
I урын – «Күбәләгем, түгәрәгем»;
II урын – Шәрифуллина Эльмира «Тамды яшем»;
III урын – Роберт Миңнуллин «Татарларым». 
Балалар әдәбияты:
I урын – «Тукай иленә сәяхәт=Путешествие в мир Тукая»;
II урын – «Әкиятләр»;
III урын – Булат Садретдинов «Айда кунакта». 
Рус телендә чыккан матур әдәбият:
I урын – Зифа Кадырова «Сумбуль»;
II урын – Светлана Сурчакова «Амина»;
III урын – Вакыйф Нуриев «Седьмая палата». 
Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
I урын – Разил Валиев «Минем чорым – минем җырым»;
II урын – Тәлгат Галиуллин «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы»;
III урын – Марсель Әхмәтҗанов «Татар шәҗәрәләре». 
Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият: I урын – Нияз Халитов «Татарская мечеть и ее архитектура»;
II урын – «История Казани в документах и материалах.XIX век;
III урын – Нурзия Сергеева «Город Казань в картинках=Казан шәһәре рәсемнәрдә»