Исламова Силуза Галаевна
Китапханәгә сәяхәт
423988 Р.Т. Муслюмовский район д.Тат.Буляр

Кадерле балалар!
Менә әле кайчан гына сез кулыгызга беренче тапкыр "Әлифба” китабын алган идегез. Инде хәзер берничә ай эчендә укый – яза өйрәндегез һәм шуның дәлиле итеп "Әлифба” бәйрәме үткәрдегез. Бүгеннән башлап сез "Туган тел” китабын укый башлыйсыз.
Күпләрегез инде мәктәп китапханәсе белән таныш, китаплар да ала башлады.Ә бүген без китапханә белән якыннанырак танышырбыз. Мин бүген ничек китап сайларга, аларны ничек тотарга, кирәк булганда ничек дәваларга икәнен өйрәнербез.
Китаплар да кешеләр кебек туалар, яшиләр, картаялар.Алар да кешеләр аырган кебек авырырга мөмкин.Ә авыргач аларны дәваларга кирәк.Авыру кешеләрне дәвалар өчен поликлиникалар, больница һәм санаториилар бар.Ә китаплар өчен андый урыннар бар микән соң? Сез укучылар ничек уйлыйсыз?
Укучыларның фикерләре тыңлана.
Дөрес. Китапларны дәвалар өчен дә махсус урыннар бар.Тик алар башкача: төпләү һәм реставрацияләү мастерскойлары дип атала.
Һәр врач авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмый калуны җиңелрәк икәнен бик яхшы белә. Китаплар авырмасын өчен нинди киңәшләр бар икән тыңлап үтик әле.
1 нче укучы
1. Китапны урталай бөкләмә;
2. Аның битләрен бөкләмә;
3. Китап эченә карандаш яки ручка тыгып куйма;
4. Китапка рәсем ясарга, язарга ярамый;
5. Китапны пычрак кул белән тотма;
6. Китапны кояш нуларыннан һәм тузаннан сакла;
Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылалар.Китапларга элек – электән сак караганнар.Китапларны чиста өстәлгә һәм чиста парталарга гына куярга кирәк.Бер битне укып бетергәч, алдагы битне өстәге почмагыннан тотып ачарга гадәтләнегез.Һәм беркайчан да төкрекләмәгез.Менә бер ананың үзенең улына биргән киңәшләрен тыңлыйк әле.
2 нче укучы
Китап – киңәшчең синең
Дустың ярдәмчең синең
Ул хөрмәткә бик хаклы
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син.
Керле кулың белән син аны
Беркайчан да тотма син.
Укы бәърем син аны,
Китапның син дусты бул.
Бик күп сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул.

Ләкин күпме генә саклап тотсак та, китаплар еллар үтү белән тузалар.Менә шушы вакытта инде аларга ярдәм кирәк булачак.Бүген без сезнең белән китапларга ничек ярдәм итәргә икәнен өйрәнербез.Моның өчен безгә кайчы, клей, энә - җеп, без кирәк булачак. (Бер тузган китапны балалар белән тәртипкә китерәбез)
Менә шушылай итеп китапларның яшәүләрен озайтып та була икән.
3 нче укучы
"Китап докторы"
Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый...
Салкын тисә аз гына
Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта китап та,
Ник көләсең? Чынлап та,
Бите төшә ертыла-
Ул бит көндә тотыла.
Тотам шуңа сак кына
Авырдымы чак кына.
Чирен шундук беләм мин.
Дәвасын да беләм мин.
Төбе төшсә төплим мин
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә
Миңа китер туп- туры
Мин аларның докторы.
Сезгә китапның да әйтер сүзе бар икән.
4 нче укучы
"Белем юлы кыен һәм катлаулы мин сиңа аның серләренә төшенергә ярдәм итәрмен, турылыклы дустың, ярдәмчең булырмын, минем гомерем озын булсын өчен син мине сакларга тиешсең”.Укучылар, сез китапның сүзләрен ишеттегез.Һәм киләчәктә яхшы, пөхтә укучылар булырсыз дип ышанып калам.