Үткәннәрне күздән кичергәндә.
Мин үзем болай җебек егетләрдән түгелмен. Авыз-борынны канатып кайтарганда да, күз яшемне чыгарганым булмады. Ә бүген сынаттым. Күземә яшьләр тулды. Әллә нинди яшь иде бу: ачымы, үкенечлеме, әллә берни эшли алмаганыма гарьлектәндерме? Шулайдыр, гарьлектәндер. Сугыш беткәнгә 55 ел, быел зур бәйрәмнең дә зуры дип сөенеп йөргәндә. Әллә нишләдем... Ә барысына да телевизор гаепле. Хәер, фикерләремне туплап, бер тәртипкә китерим әле... Тормыштан, сәясәттән артка калып булмый инде, кичкырын телевизор кабыздым. Ниндидер җинаятьчене җавапка тартканнар, ахыры, рәшәткәләр артындагы кешегә объектив якын килде. Калтыранган куллары белән рәшәткәгә тотынырга тырыша. Ә күзләре, күзләре... Мондый газаплы күзләрне ник күрдем икән. Тапшыруның эчтәлегенә игътибар иткәч, тетрәнеп киттем. Балтыйк буенда фашистлар белән көрәшкән, аларны коллыктан коткарган 85 яшьлек сугыш ветеранын Латвия суды 6 елга ирегеннән мәхрүм итү турында иде бу тапшыру. Имеш, сугыш елларында Совет солдаты Василий Кононов 6 латыш полицаен аткан. 55 елдан соң, үзең коткарган буын битеңә, кая битеңә генә, йөрәгеңә, намусыңа төкерер дип кем уйлаган?! Авыр кичерешләр белән икенче каналга күчәм... Анда да мәхшәр... Эстониянең башкаласы урамнарында зур бер процессия бара: горурлар, тәкәбберләр! Ветераннардыр дисезме, әйе, ләкин сугышның капма-каршы ягында торган кешеләр—СС солдатлары. Бөек Җиңүнең 60 еллыгымы соң бу? Әллә дөрес аңламадыммы,--бәлки бу берәр фашистик чит дәүләттер. Юк, диктор бик ачык әйтте:--Эстония,--диде,--Хөкүмәт бу процессияне оештырырга рөхсәт бирде,”—диде. Авыр уйлар белән телевизорны сүндереп, кулыма газета алдым. "МК”ның яңа саны. "Странная и страшная” (Чеченская война в детских сочинениях) дигән мәкалә. Тукта, мин әйтәм, безнең яшьтәшләр ни уйлый икән башкалабызда, дим. Чәчләрем үрә басты. Каян килә минем кебек 15—17 яшьлек егет һәм кызларга мондый ачу, нәфрәт, кансызлык. Сочинениедән өзекләрне тәрҗемәсез китерәм, фикер төзеклеген югалтырмындыр кебек. "Забомбить Чечню тяжелой артиллерией и авиацией! Сделать из нее дымящуюся воронку…», «Никакой пощады! Как они с нами, так и мы с ними!», «Вывести всех русских и сбросить ядерную бомбу». Ник алар чечен халкын барысын да дошман итеп күрә? Анда да бит балалар, әниләр, яшь кызлар безнең кебек үз тормыш итәргә килгән—ник соң аларга кеше итеп карамаска?! Нишләдек без? Кем булырбыз? Үз гомерләре, яшь-лекләре бәрабәренә яулап алып биргән бу тормышта без лаеклымы? Мин сугышны күрмәгән, ачлык-ялангачлык татымаган чор баласы, алай да бу хәлләрне күреп йөрәгем сызлый. Ә сез ничек түзәсез, ветераннар йөрәге? Шуның өчен көрәштегезме? Шуның өчен башларыгызны салды-гызмы? Шуның өчен кердегезме утларга? Авылдаш вете-раннарым, бу сорауны безгә бирсәгез, ни дип әйтер идек икән? Ә бит хакыгыз бар, сорарга да, җавап көтәргә дә... Сугыш башлануга, авылымның сөлектәй егетләре, сылу кызлары Туган илләрен сакларга дип яу кырларына китә. Әйтелмәгән сүзләр, кавышмаган парлар, бер тапкыр да "әни” сүзен әйтә алмаячак ятимнәр.... 245 кешесен озата туган авылым сугыш дигән тәмугка. Шуларның 147 сеәйләнеп кайта алмый; кайда гына урын тапмаганнар газиз авылдашларым бөтен Европа буйлап тезелгән каберләре. Түзә бит безнең халык,--ире, туганы үлү турында кара пичәтле кәгазь тоттыралар кулына. Иренен тешли, билбавын, алъяп-кычын кысыбрак бәйли дә язмышын каһәрли-каһәрли эшенә тотына. Өйдә карт-коры, бала-чага—ярым ачлар, ярым ялан-гачлар--ә Ул (халык) оекбашны бәйли, җылы тунын тегә, бәрәңгесен киптерә--ничек итсә итә, фронтка, үзен азат итәргә киткәннәргә җибәрә. Сугыш еллары документларын күрү бәхетенә ирештем мин. Күрше студент егет авылдашлар турында архив материалларын өйрәнеп утыра. Дипломга материал җыя. Саргаеп, ертылып, таушалып беткән сары кәгазьләр. Алар ак булганнардыр, ачы күз яшьләре, сагыш-хәсрәт саргайткандыр аларны.... 1942 ел. Туган колхозым "Нариман” фронтка җибәрелергә тиешле сөт планын 207 % ка, икмәк планын 181%ка үткәгән. Шушы кечкенә генә бер авылда савып алынган сөт, үстерелгән икмәкне күңел җылысы белән бергә, өй-гаилә җылысы да тойгандыр Совет солдаты. "Татарстан самолеты”, "Татарстан танкы”на акчалата 124823 сум акча җыя алган авылдашларым. Кайлардан гына алдыгыз икән бу кадәр зур сумманы? Авызыгыздан өзеп, балаларыгызның өлешен дә биргәнсездер. Үзебезгә булсын димәгәнсез, илгә булсын дип тырышкансыз. Ил өстенә килгән кайгыны уртаклаша белгәнсез. 25 пот балык сугышчыларга Октябрь бәйрәме күчтәнәче итеп җибәргән Гаян бабамның изге рухы алдында ничек баш имисең? Сугышка 4 улын, ирен җибәргән, берсе-артыннар берсе 5 кара пичәтле кәгазь алгач та сынмаган-сыгылмаган, тормышка, хезмәткә мәхәббәтен югалтмаган Гайшә әбигә ничек сокланмыйсың? 17 яшьлек чагыннан пороховой заводта 2-3әр смена эшләп, "Стахановчы” дигән исемне алып, сугыштан соң 8 бала тәрбияләп үстергән әбием белән ничек горурланмыйсың! Сугышның иң кызган елларында көнгә җидешәр (!) норма урак урып, "Трактор” кушаматын горурланып йөрткән Фәхергалләм апаны ничек яратмыйсың? Рәхәт-ләнеп сука сукалап, тырмалап, җиңүгә үз өлешләрен керткән Сабира, Зәмзәмия, Хатирә апаларны ничек олыламыйсың?! Туйларына бер атна кала сугыш башланып, яшь килен, яшь ана булу рәхәтен татып карый алмаган, егете сугышта хәбәрсез югалгач, үлгәнче аңа тугрылыгын саклап калган Миннегөл апаны ничек изге җан димисең... Әй, язмышлар, язмышлар... Җиңүне якынайткан. Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Ә сугыш барганда, һәр йортны, һәр гаиләне үлем сагалап йөргәндә? Соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгәндә? Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманннар һичкайчан онытылмас.Фашизмнан азат ителгән Европа илләрендә дә, бездәге кебек үк, җир солдатлар каны белән сугарылган, кая гына карама, мәһабәт һәйкәлләр, гади обелиск һәм ташлар куелган. Исәпсез-хисапсыз шул каберләрдә исемнәрен сугыш өермәсе алып киткән мәрхүмнәр ята. Аларны мәңгеләштерү—безнең изге бурычыбыз, воҗданыбыз, намусыбыз эше. Ә язмам башындагы вакыйгаларның "геройлары”—алар безгә караганда азрак бит. Безнең буын, кешелекне фашизмнан коткарып калган ветераннарны гына алардан яклый алачак әле. Иманым камил.
Гаянов Рубин язмасы.

 
ИКЕНЧЕ ГОМЕР БИРҮЧЕМ
Фаҗигале төстә вафат булган янгын сүндерүчеләрнең якты истәлегенә багышлыйм. Көзге сукмак буйлап атлыйм. Аяк астындагы кыштырдаган яфраклар күңелгә ямь, тәнгә сихәт, җанга рәхәтлек өсти. Ә агачлар искиткеч матур, сап-сары яфраклар лепердәшә, гүя нидер серләшәләр кебек. Бар җиһан алтынга манылган диярсең. Кояш нурлары һәр яфракка үрелеп, аларны җылыта, иркәли, көзнең беренче йомшак салкыныннан саклаган төсле кылана.Шушы мизгелдә мин нинди бәхетле, бар кайгы онытылган, күңел әллә нинди бер рәхәтлек эчендә йөзә, күптәнге хыялым тормышка ашты бит. Тукта! Бу сары җиһанда бер кызыллык күренгән төсле түгелме?! Миләшкәем! Уттай кызыл булып утырасың?! Ут! Ут!? Кара әле, миләшне ут ялкыны чорный түгелме соң?! Әйе, менә аның тәлгәшләре дөрләп торган утка әйләнә бара, яфраклар, сары яфраклар көя, ботаклар күмергә әйләнә төсле. Юк, кирәкми, миләш гел шулай кала бирсен, җимешләр биреп, дөньяны ямьләндереп утырсын. Утка әйләнмәсен! Бар галәмне яңгыратып кычкырасым килә, ләкин тавыш чыкмый. Баштагы бу уйлар гел бутала, томалана, йөрәк кушканны аларның үтисе килми, күз алды томанлана. Әкрен генә томан сыегая, миләшкәем тагын бар хозурлыгы белән күзне чагылдыра. Менә инде ничә айлар шулай. Кызыл төс күрдемме, ул төс ут ялкынына әйләнеп, бар зиһенне томалый. Кабат баштан узган хатирәләрне яңарта. ... Мәктәптән, имтиханнарын яхшы билгеләренә генә биреп, канатланып, очып кайтып керде ул. Их, тормышның шаян-шук үсмер чагы! Әти-әнисе өйдә юк, әле эштән кайтмаганнар икән. Әнисе пешереп киткән тәмле ашны җылытырга, хуш исле тәмле чәй өлгертергә кирәк, тиздән аның иң яраткан кешеләре кайтып керерләр. Кызлары әзерләгән төшке аш табынына утырып, чөкердәшеп сыйланырлар, хәл-әхвәл сорашырлар, кызларының уңышына куанырлар. аны җылы, сөенеч тулы карашлары белән иркәләрләр. Шундый уйлар белән ул газ плитәсенә ут кабызды, чәйнекне, кәстрүлне утыртты. Әмма ут плитәдә генә калмады, тәрәзә пәрдәләренә дә үрелде, алар буйлатып түшәм такталарына үрмәләде. Кыз нәрсә уйларга да белмәде, барып тиз генә тәрәзәне ачарга өлгерде, шунда ук аш бүлмәсен ялкын йомгагы чорнап алды.Кыз ишеккә атылды, әмма ишекне ачуга,ут аның артыннан иярде. ... Шуннан нәрсә булганын ул хәтерләми. Менә ул ак болытлар эчендә, аларны тотасы килә. Карагыз болытларга ул ничек тиз менеп җиткән! Җирдән караганда алар нинди матур, салкын ак кышка да охшыйлар, әмма үзләре ничек кызу икән, кызның тәннәрен пешерәләр, тынны кысалар. Нишләп алай икән бу?! "Сеңлем, хәзер, сеңлем! Түз бераз, нәрсә эшләдең син? Исән-сау калсаң иде, түз, сеңелкәем”,- дип пышылдаган тавыш ишетелә түгелме? Кем икән бу? Менә ул үзенең тәнендә көчле, җылы куллар тоя, аны ниндидер кара тукымага төрә бу куллар, ә абый үзе ялкын төсле күренә, ут ялкыны аны чорнаса да, ул тиз атлый. Бу куллар әтисенең куллары түгелме соң? Аныкына да охшаганнар, әлеге кулларның җылысын ул үзен-үзе белә, дөньяны аңлый башлаган сабый чагыннан ук хәтерли бит.Менә ул әтисенең каты, ләкин җылы кулларыннан тотып, тәүге кабат балалар бакчасын атлап керә, аннан мәктәп бусагасын ...Кая гына барса да, аны шушы җылы куллар җитәкли. Ә нишләп соң аңа”сеңелкәем” дип дәште ул, нигә "кызым” димәде, нигә алай бутала ул?! "Кызым, кызым, уян инде, күзләреңне ач, без сине бигрәк яратабыз, син бит безнең бердәнберебез, и балакаем!” Тукта, бу әнисенең тавышы түгелме соң? Әйе шул. Әнисенең ягымлы, назлы тавышын ул йөз тавыш арасыннан да аера ала, бу тавыш бит һәр кеше өчен берәү генә була. "Әнием, мин монда, мин исән бит, ә теге абый кайда, ни булды соң?”- дип, аның әнисеннән сорыйсы килә, әмма күзләр дә ачылмый, тавыш та калын стена аша чыга алмыйча, әнисенә ишетелми. Шифаханәдә берничә ай ятарга туры килде аңа. Әти-әнисе, туганнары, шәфкать туташлары аның гомерен саклап калырга тырыштылар. Башындагы уйлар, сораулы уйлар өермәсе дә чишелде. Аш бүлмәсендә газ чыгып торганын да сизмәгән шул ул, тәрәзәне ачмаска кирәклекне дә исеннән чыгарган, югыйсә тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә укытучы абыйсы да, сыйныф җитәкчесе дә әллә ничә кабат сөйләгәннәре , кисәткәннәре бар иде. Ут ялкыныннан үзен көчле, әле 30 яше дә тулмаган янгын сүндерүче абыйсы алып чыкканлыгын, бу фидакарь кешенең инде якты дөньядан шул көнне үк китеп барганлыгын, бу җылы куллы абыйның япь-яшь килеш ике ир бала белән тол калган хатыны барлыгын, нигезләреннән кап-кара күмер калганлыгын аңа берничә ай үткәч кенә җиткерделәр. "Тән җәрәхәте төзәлә, күңел җәрәхәте төзәлми”,- дигән гыйбрәтле сүзләрне әбисе еш куллана иде. Бала чакта бу сүзләрне аңламыйсың да, ә менә 17 яше дә тулмаган кыз бу сүзләрне бик яхшы аңлый, аңлап кына калмый, бөтен йөрәге аша үткәрә. Янгын сүндерүче абыйсы каршында ул үзен бик гаепле саный. Нигә әле аның гомерен саклап, ул үзе салкын кара туфрак астында ятарга тиеш, аның да бит яшисе килгәндер, ике улын көчле дә, каты да, җылы да куллары белән җитәкләп, башта балалар бакчасына, аннан мәктәпкә, ә инде соңыннан олы тормыш юлына илтәсе килгәндер. Хатынының аны җылы ашлар пешереп, шатланып каршы аласы килмимени? Ике улының бу көчле кеше каршысына "Әти, әти!” дип йөгерәсе, аның күкрәгенә кереп чумасылары килмимени соң?! Менә ничә көннәр инде аны шушы сораулар борчый. Аларга җавап юк та кебек, ә җавап табасы бик килә. Күңеленнән генә бу кыз ничә көннәр, ничә төннәр инде хат сырлый. "Хөрмәтле янгын сүндерүче абыем! Сиңа күңелемдәге барлык уйларымны җиткерәсем килә. Зинһар өчен, мине гафу ит! Белгән булсам, мондый эшне эшләр идеммени?! Сиңа олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Син миңа гомер бирүче. Беренче гомерне миңа әти-әнием бирсә, икенче гомерне миңа син бирдең. Син миңа алар кебек үк якын. Бу изге эшләрең синең җирдә мәңгелек булып уелыр. Синнән калган хатының, ике улың, туганнарың рәхәттә яшәсеннәр иде. Алар каршында минем гаебем юктыр бит? Менә бу чәчкәләрне минем сиңа бүләк итәсем килә. Тыныч йокла, абыем! Синең белән бергә эшләгән янгын сүндерүче абыйларга мин бу изге эшләрендә зур сабырлык, озын гомер, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаиләләре белән тигез тормышта яшәүләрен телим. Дөньяда бу һөнәр ияләре бернинди дә бәла-казаларга очрамасыннар иде. Син дә минем бу теләкләргә кушыласыңдыр, абыем!” Офыкта кызарып баеган кояш ничек матур күренә. Мәңгелек ут дип атыйлар аны, үзе ут ул, үзе җылы, кешеләргә яшәү бүләк итүче, җиһанга тереклек бирүче. Әмма күп кешеләргә ут бәла-каза да китерә, аларның чәчәктәй гомерләрен кисә. Мин шундый уйлар белән алга атлыйм, артыма әйләнеп карасам – кабердә уттай кызыл чәчәкләр. Кояшның кызгылт нурлары аларны шулай уттай кызыл төскә мана. Бу кызыл төс минем күңелемне яулап алган шикелле тоела.Уттай кызыл төс. Үзе матур, үзе җылы, үзе пешерә, үзе кара күмер ясый. Ә күңел барыбер үтәлгән хыялдан рәхәтлек кичерә, караңгы уйлардан арына бара. Хәзер гел алга, якты киләчәккә атлыйсы килә. Мин адымнарымны тизләтәм. Миңа әле яхшы укырга, мәктәбемне тәмамларга, кешеләргә ярдәм күрсәтә алырлык берәр һөнәр иясе булырга кирәк.
Зиятдинова Резеда язмасы.