Төп бит » 2015 » Май » 9 » Җиңү бәйрәме белән, ватандашлар!
07:18
Җиңү бәйрәме белән, ватандашлар!

Хөрмәтле Ватандашлар!

Кадерле ветераннар – фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллык данлы юбилее белән чын йөрәктән кайнар котлыйм.

Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз. Үз гомерләре бәрабәренә кешелекне фашизм афәтеннән йолып калган сугыш шәһитләре турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз.

1945 елның 9 маенда дөньяны фашизмнан коткарган азатлык солдаты Рейхстагта иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә нокта куйды. Әлеге онытылмас язгы көн Ватаныбыз тарихына бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу-ямансу да вакыйга буларак кереп калды, сүнмәс дан, якты өметләр алып килде. Бөек Җиңү илебез шөһрәтен һичкайчан булмаганча югары күтәрде, халкыбызның җиңелмәслеген бик ачык күрсәтте. Күз яше аралаш елмаеп бәйрәм ителә торган Җиңү көне сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен дә изге, киләчәк буыннар күңел түрендә дә шулай калыр дип ышанам.

Җиңү гаять зур корбаннар биреп яуланды. Татарстан гына да өч миллион халкыннан җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты. Шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында мәңгегә ятып калды. Бөек Ватан сугышы җиңүчеләре турындагы якты хатирә мәңгелеккә шәһәр һәм авыл урамнары атамаларында, мәрмәр һәйкәлләрдә, күпләгән музей экспонатларында саклана. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов һәм башка күпләгән каһарманнарыбыз безнең өчен һәрчак батырлык үрнәге булып тора.

Станоклар артында җиңү коралы койган, иген кырларында маңгай тирен тамызып Кызыл Армиягә һәм иксез-чиксез илебезгә икмәк үстергән, конструкторлык бюроларында, госпитальләрдә алсыз-ялсыз эшләгән тыл хезмәтчәннәрен һәрчак олы рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән искә алабыз. Сугыш чорының башыннан ахырына кадәр ил киләчәге өчен көрәшнең алдынгы сафында торып, фронтта дошман белән сугышкан әтиләргә лаеклы алмаш үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт куйган остаз-мөгаллимнәребезгә дә ихтирамыбызны белдерү быелгы Укытучы елында бик урынлы булыр.

Ленинград блокадасындагы һәм фашист концлагерьларындагы вәхшәт халык күңеленә тирән яра салды. Күпмилләтле илебезнең төрле гыйбадәт йортларында – мәчетләрдә, православие храмнарында, синагогаларда һәм костёлларда – сугыш корбаннарының якты рухына багышлап дога кылына. Балачактан йөрәкләребезгә сеңгән «Беркем дә, берни дә онытылмый» дигән гыйбарә безнең өчен әхлакый канунга, иҗтимагый тормыш-көнкүрештәге гамәлләребезне бәяләү калыбына әйләнде.

Бүген арабызда яшәүче, кызганычка каршы, сафлары һаман да сирәгәя баручы ветераннарыбыз аеруча кайгыртуга мохтаҗ. Илебез һәм республикабыз җитәкчелеге сугыш һәм хезмәт ветераннарына лаеклы тормыш шартлары булдыру курсын тайпылышсыз дәвам итә, аларның җәмәгать тормышында, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнашуына булышлык күрсәтә.

Җиңүнең 65 еллык юбилее уңаеннан федераль дәрәҗәдә дә, республикада да сугыш батырлары истәлеген мәңгеләштерү, ветераннарның тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Беренче чиратта, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм инвалидларны, шулай ук сугышта һәлак булганнарның гаиләләрен бөтен уңайлыклары булган торак белән тәэмин итәргә кирәк. Татарстан ветераннарының инде күбесе яңа фатирларга күченеп яши башлады. Бу юнәлештәге эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Сугыш каһарманнарының тормыш-көнкүреше аларның онытылмас батырлыгына лаек булсын өчен барысын да эшләрбез.

Хөрмәтле ветераннар, сезгә ихлас күңелдән хәерле озын гомер телим! Халкыбыз, илебез һәм Татарстаныбыз хакына кылган батырлыкларыгыз өчен чиксез зур рәхмәт!

Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр республика тормышында актив катнаша, хезмәттә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яулый. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һәрберебезнең йөрәгендә Ватаныбызның шөһрәтле уллары үрнәге, исемнәре тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган данлыклы җиңүчеләр рухы яши.

Кадерле татарстанлылар, сезгә тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, иҗади хезмәт шатлыгы телим.

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов

Караулар: 785 | Өстәде: angel | Теглар: ветераннар, 9 май, котлау, Җиңү бәйрәме | Рейтингы: 5.0/1