Татарстан Премьер-министры ведомство хезмәткәрләрен һәм республиканың барлык педагогларын укытучылар көне белән котлады.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/05-10-2020/pesoshin-tatarstanny-m-garif-ministrlygy-kollektivyna-ya-a-it-kchene-t-k-dim-itte-5776464

Караулар: 246 | Өстәде: angel | Дата: 06.10.2020

Мәгариф һәм фән министры укытучылар алдында торган бурычларны әйтте.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур һадиуллин министр вазифасында беренче тапкыр укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. «Укытучы ул — һөнәр генә түгел, сәләт», — диде ул Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада.

«Бүгенге матур залда милли бәйрәмебезне — Укытучыларның матур бәйрәмен билгеләп үтү — үзе зур шатлык, вакыйга. Республикабызда яшәүче, хезмәт итүче, тәрбия бирүче, күңелләрен салып, үз эшләрен башкаручы укытучыларыбызны котларга хакимият җитәкчеләре, җәмәгатьчелек килгән. Без барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез!» — дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин.

«Бүген без укырга, санарга, тылсымлы әти-әни сүзләрен язарга өйрәткән беренче укытучыларыбызны котларга тиеш. Безнең укытучылар тормышыб ... Алга таба укырга »

Караулар: 257 | Өстәде: angel | Дата: 06.10.2020

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, быел «Ел укытучысы» традицион бөтенроссия конкурсы соңрак була.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/05-10-2020/vladimir-putin-m-kt-pl-rne-yabu-m-distantsion-ukuga-k-ch-turynda-s-yl-sh-itdi-t-gel-5776600

Караулар: 224 | Өстәде: angel | Дата: 06.10.2020

Авыл мәктәпләренә кайтачак укытучылар барысы да 1 млн сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/05-10-2020/avyl-ukytuchysy-programmasy-buencha-tatarstan-avyllaryna-ukytuchylar-eshk-kaytkan-5776610

Караулар: 259 | Өстәде: angel | Дата: 06.10.2020

Элеккеге фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләнде.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/30-09-2020/tatarstanda-ya-a-m-garif-m-f-n-ministry-bilgel-nde-5772759

Караулар: 344 | Өстәде: angel | Дата: 30.09.2020

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли китапханәнең яңа директоры Мәдинә Тимерҗанова яңа киңлекләргә — яңа бинага тормыш өрергә вәгъдә итте. Бүген генә коллективка тәкъдим ителгән яңа җитәкче ТР Милли китапханәсенең яңа бинасында уздырылган беренче матбугат конференциясендә беренче чыгышын ясады.

«Минем вазифам бу яңа киңлекләргә тормыш өрү. Бу — тирәлекне куллануның бөтенләй башка культурасы. Бездә сакланган кульязмалар да иҗтимагый тормышта кулланылырга тиеш», — диде Мәдинә Тимерҗанова.

Аның фикеренчә, бу иҗтимагый киңлекләрдә тормыш кайнап торырга тиеш. «Бирегә театр киләчәк, бирегә татар шәһәр яшьләре киләчәк. Биредә лекцияләр булачак. Бу креатив яшьләр өчен дә, урта яшьтәгеләр өчен дә, китапханәгә йөрү традициясе булганнар өчен дә кызыклы урынга әйләнер», — диде ул.

«Без бу матур урынга җан иңдерәчәкбез. Кешеләр б ... Алга таба укырга »

Караулар: 206 | Өстәде: angel | Дата: 06.08.2020

Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тәбрис Яруллин ТР Милли китапханә директорының урынбасары итеп билгеләнде. Мәдинә Тимерҗанова матбугат конференциясендә Тәбрис Яруллинга шушы тәкъдимне ясады. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/05-08-2020/t-bris-yarullin-tr-milli-kitaphan-direktoryny-urynbasary-itep-bilgel-nde-5761437

Караулар: 203 | Өстәде: angel | Дата: 06.08.2020

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Кешелек тарихында күп кенә дәүләтләрнең гөрләп үсеп тә, тора-бара юкка чыгуы, югары казанышларга ирешкән бөтен бер халыкның югалу мисаллары мәгълүм. Бүген, гомуми глобальләшү, биләмә чикләре җуелу һәм күчеш агымнары көчәю, тоташ бердәйлек һәм цифрлаштыру шартларында халыкның милли тәңгәллеген саклау мәсьәләсе кискенләшә бара. Ел саен дистәләгән тел бөтенләйгә югала. Бу проблемалар иҗат интеллигенциясен генә түгел, гади кешеләрне дә борчый.

Татарлар — күпгасырлык бай тарихлы халык, моны Татарстан, Россия һәм бөтендөнья галимнәре язган җитди хезмәтләр дәлилли. Татарлар гомер-гомергә Көнчыгышта — Көнбатыш дөньяның, ә Көнбатышта Көнчыгышның бер өлеше булып торганнар. Евразия төрендәге мәдәният вәкилләре буларак, алар зур-зур тел гаиләләренең һәм бөтендөнья диннәренең үзара актив багланышлары тирәлегендә яшәгәннәр. Татарлар, төрки-мөселман дөньясының көнбатыш өлешен ... Алга таба укырга »

Караулар: 278 | Өстәде: angel | Дата: 26.07.2020

(Казан, 22 июль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Яңа уку елы ничек башланыр? Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бу сорауга җавап бирде.

"Без карарны мөстәкыйль кабул итә алмыйбыз. Роспотребнадзор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, штаблар бар. Мәсьәләне алар бергәләп хәл итә. Минемчә, бүген вазгыять яхшыра бара. Без дә үзебезне бу ситуациядә тотарга өйрәндек. Укучыларны мәктәптә укыту яклы. Тулысынча дистант – бу мәҗбүри чара, электрон укытуның кайбер элементларын алга таба да кулланачакбыз. Яңа уку елында интернет сыйфаты да яхшырачак. Яңа уку елын мәктәптә башларбыз дип өметләнәм", – диде Рафис Борһанов.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/press/22-07-2020/m-garif-ministry-ya-a-uku-ely-nichek-bashlanachagyna-achyklyk-kertte-vatanym-tatarstan

Караулар: 304 | Өстәде: angel | Дата: 23.07.2020

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», «Мәгариф», Айгөл Юнысова). Татарстан Президенты каршында булдырылган Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе алдына «Россиянең Мәгарифе турында»гы законына үзгәрешләр кертү бурычы куела. Сүз татар телендә уку мөмкинлеген ата-аналар гаризалары нигезендә урта мәктәпкә кадәр озайту турында бара. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова. 

Бүгенге көндә Татарстанда 679 татар мәктәбе эшләп килә. Укучыларның 25%ы татар телендә белем ала, 42%ы — татар телендә тәрбияләнә. Милли мәгарифне тормышка ашырганда министрлык «РФнең Мәгарифе турында» федераль законы, ФДББС, Дәүләт белем бирү стандартларының региональ компоненты кысаларында эш алып бара.

«309 нчы федераль канунның 16 нчы матдәсен ачып карасак, анда законнан 8 нче пункт алып ташланыла диелгән, бу региональ компонент бет ... Алга таба укырга »

Караулар: 357 | Өстәде: angel | Дата: 17.07.2020

1 2 3 ... 12 13 »