Төп бит » 2015 » Май » 1 » 1 Май бәйрәме белән, Дуслар!
07:15
1 Май бәйрәме белән, Дуслар!

Беренче Май килде жиргә,
Якты нурга кумелеп.
Төрле төскә керде жиһан
Матурлыкка төренеп.

Кулларында төрле шарлар,
Мәйдан тулы балалар.
Шау-шу килеп көлә-көлә,
Бәйрәмгә куаналар.

Зәңгәр куктә уйнап оча,
Аклы, күкле кугәрчен.
Кояшлы матур көннәргә
Куанадыр, курәсең.

Бакчадагы агачлар да
Матур кулмэген киеп
Каршы алды Май бәйрәмен
Шау чәчәккә кумелеп.

Жырлап килде яз бәйрәме,
Яңа хисләр уятып.
Дулкынланып типте йөрэк
Өмет белән куанып.

Гиматдинова Л.Ф.

Открытки 1 Мая - 1 Мая

Караулар: 808 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1