Төп бит » Кунак бүлмәсе [ Язма өстәргә ]

Страницы: 1 2 »
Показано 1-15 из 23 сообщений
+1  
23. Каусария   (14.02.2015 14:33)
Кәүсәрия апа ! Хәерле көннәр Сезгә" Мин сезгә бик рәхмәтлемен. Сезнең тырышлык белән сайт ача алдым. Әшләрегез гел шулай уңышлы барсын! Саулык-сәламәтлек телим, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәгез! Киләчәктә дә иҗади уңышлар сезгә Кәүсәрия апа!

+1  
22. Зәлфирә Әнәсовна   (10.01.2015 00:32)
Кәүсәрия апа! Мин сезнең сайтларны карап кына чыгарга да вакыт таба алмыйм! Әсез ничек җитешәсез соң аларны алып барырга? Мин бер сайтымны ничек тутырырга белмим...

+1  
21. Алинә   (14.03.2014 00:08)
Кәүсәрия апа! Хәерле кичләр! 12 сеннән соң һаман "айный" алмый утырам әле. Мәктәпкә кайткач та сезнең турында бөтен коллективка сөйләдем. А то безнекеләр 30 яшьтә дә үлеп-бетеп йөриләр. Мин әйтәм, анда конкурста 60 яшьлек әбиләр ут чыгара әле дип. Ышанмадылар, инде сезнең сайтларыгызның адресын белеп, анда кергәч кенә ышандылар!
Сезнең күңелегез шул кадәр чиста күрәсең, йөзегездә иман нуры балкый. Сезнең кебекләр белән горурланып та була шул! Барлык конкурсантларның презентациясендә дә, ачык дәресендә дә, проект яклауда да булдым- молодец та икәнсез үзегез- башкаларга караганда бер башка өстә торасыз! Уңышлар сезгә! Ярдәмегез өчен зур рәхмәт! Мәктәбегезгә сезнең янга килеп китәргә обязательно җай табачакмын, Алла кушса!

+1  
20. Узып барышлый   (23.02.2014 00:04)
Хәерле кичләр! Иң элек олы рәхмәтемне белдерәм, минем материаллар да урын тапкан сайтыгызда. Икенче рәхмәтем, язмамдагы бер сүз дә, бер җөмлә дә үзгәрмәгән, авторы да, сылтамасы да күрсәтелгән. Хөрмәт итәм шундый сайт җуҗаларын!

+1  
19. Гомәр Алтынбай   (17.02.2014 22:59)
Хөрмәтлем! Хезмәтегез искиткеч! Никадәр яңалык алдым, ничәнче көн инде сездә кунакта. Тиз генә китмәм кебек! Рәхмәт яусын!

+1  
18. Рөстәм Ришатович   (22.01.2014 10:55)
Хәерле көннәр, Кәүсәрия апа! Конкурс тәмамланганга да шактый вакыт узып китте. Укытучыларыма педсоветта сезне үрнәк итеп куйдым әле, кайсыберләре тумас борын картаеп йөриләр. Саулык-сәламәтлекләрегез яхшы булса. әле сезгә эшләргә дә эшләргә, безнең кайсыбер (хәер, күбесендер!) уздырасыз әле сез! Күпме ел беләм, шулкадәр сокланам сезнең эшегезнең тәмен белеп эшләгәнгә. Сезнең киңәшләрегезне тотам, күбесенең инде уңай якка нәтиҗәләрен дә күрәм. Исәнлек-саулык, иҗади уңышлар сезгә!

0  
17. Каусария Гаянова [остаз]   (02.11.2013 20:35)
Белмим тагын, мин нинди кешедер (гади кеше уза алмый дигәнгә язам), ләкин информатиклар белән беррәттән, 3нче урын яуладым. Бу минем өчен бик зур җиңү!

-1  
16. Узып барышлый   (29.09.2013 21:15)
Юкка сөенәсең, апа, җанашым! Призлы урыннар бүленеп беткән инде! Анда гади кеше уза алмый!

+1  
15. Сәйдәш   (24.09.2013 08:51)
Нихәлләр, дус Апа! Сезне күрмәгәнгә дә ничә еллар узып киткән. Риза Фәхреддин укуларында күрешкән идек соңгы тапкыр, Чистайда! Сез һаман шул тынгы белми торган кеше булып калгансыз икән! Узган еллар да баса алмаган сезнең ялкынны! Сайтыгызга башка сайтлар белән танышып утырганда тап булдым, молодец, дус Апа! (элеккедән калган гадәт буенча һаман шулай дип дәшәсе килә үзегезгә). Элек тә без сездән күп нәрсә өйрәнгән идек, хәзер дә өйрәнерлек әйберләр күп икән. Дус апа, мин сиңа хат язып салдым, укы әле.
Кеше сүзенә карамагыз, языгыз, эшләгез, кеше хәрәкәттә булганда гына "Яши". Уңышлар сезгә, чып-чын күңлемнән. Сезнең "укучыгыз"

+1  
14. Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы   (23.09.2013 11:05)
"Узып барышлый"га җавабымның дәвамы
Бабайлар әйтмешли, "чуаш итәге" кебек матур да түгелдер, бәлки күп критерийларга туры да килмидер- ышанам, шулайдыр. "Гомерем бетеп, таш басмаса" (җырдагы кебек), өйрәнермен әле, нәрсә ул безнең кебек "яшьләргә"! Үз чордашларым арасында мин төшеп калганнардан да түгел,Республикабызның I IT олимпиадасында (Өченче буын вәкилләре арасында) мин беренчелекне яуладым. Ә яшьләр артыннан өлгереп булмас шул!!!

+1  
13. ГаяноваКәүсәрия Гаяз кызы   (23.09.2013 11:04)
PS/Бер ялгышлык эшләдем, бер хатны почтамнан алып аттым, кызулык белән, хәер, аноним хат иде ул, "Узып барышлый" дигән коллегамнан. Уйлап утырам да, аның сүзләрендә дә хаклык булгандыр дип уйлап куям. “Сайтыгыз так себе, тәрҗемәләре дә бер чама, ничек оялмыйча конкурска куйдыгыз сез бу сайтыгызны”,- диелгән иде ул хатта. Бәлки тагын "Узып барырсың", дус кеше . Сезгә мондый җавап бирәсем килә: Беренчедән, минем үзмаксат бәйгеләрдә катнашу, урыннар даулау яки яулау дип уйласагыз, ялгышасыз. Минем инде гомерем узган, туным тузган. Икенчедән, аласын алдым, тагасын тактым, Аллага шөкер, хөкүмәт бүләкләрем дә шактый. Өченчедән, 60 яшьлек әбинең, бернинди кодлар да белмичә, укучылары өчен кирәкле, файдалы сайт ясавы куанычлы нәрсәдер дип уйлыйм мин.

+1  
12. ГаяноваКәүсәрия Гаяз кызы   (23.09.2013 10:58)
Фәрит Вафинның да язмасын күргәч, бик сөендем. Ул минем курсташым- мин аның белән хаклы рәвештә горурланам, иҗаты белән, сайтлары белән һәрчак танышып барам, Әфарин!
Рәхмәт яхшы сүзләрегезгә!

+1  
11. ГаяноваКәүсәрия Гаяз кызы   (23.09.2013 10:57)
Хәрмәтле коллегаларым! Почтаны да гел карап барам, кунак битенә дә еш керәм. Хатларыгызны тегендә дә, монда да юллый аласыз. "Кунак битен" яңадан ачарга булдым, мин аны япкан идем. Һаман шул белмәү комачаулык итә, ниндидер затсыз рекламалар җибәрүче бер-ике "матур кыз" кереп оялады Кунак битенә. Берничек очларына чыга алмадым башта. Укучыларымнан оят бит, ата-аналардан, алар монда еш булалар, электрон китапханәгә минем аша керәләр, "тегенди-мондый" рәсемле җирләр аша йөргәнче. Инде блок куя алдым кебек, алга таба карарбыз.

+1  
10. Регина Фазлиева   (23.09.2013 10:01)
Исәнмесез, Кәүсәрия Гаязовна! Сездән һәрвакыт төрледән-төрле материаллар, программала "чүпләп" торам. Тагын өч-дүрт прогаммагызны "чәлдем", өйрәнеп утырам. Китап күргәзмәсенең яңа төре кирәк иде, сездән таптым. Инглиз теле белән дуслык юк бит, бер-ике сорау калган иде, почтагызга яздым, яхшылап аңлатып. Вакыт табып, укып, җавап бирә алмассызмы икән? Район семинарында күрсәтеп, шаккаттырасым бик килә!!!

+1  
9. Фәрит   (23.09.2013 09:10)
Һай,Кәүсәрия,эшләп тә карыйсың инде! Шаккатмалы! Афәрин.Чынлап торып сокланам мин сиңа.Моның кадәр сайтлар эшләргә күпме көч вә вакыт кирәк бит.

1-15 16-23

Исем *:
Email:
WWW:
Коды *: