Төп бит » Яңалыклар архивы

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы», Руслан Вилданов). Бөгелмә районы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган «Авыл китапханәләре өчен игелек марафоны» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнаша. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Татарстан әлеге акция буенча пилот төбәкләренең берсе. Авыл торак пунктларының мәдәният учреждениеләре өчен яңа китаплар кайтты.

«Акция кысаларында, олылар һәм балалар өчен 570тән артык китап һәм журнал, шул исәптән детективлар, тарихи романнар, рус классиклары һәм заманча язучыларның әсәрләре кайтты. Шулай ук мәктәп предметлары, чит телләрне өйрәнү буенча уку әсбаплары һәм башка басмалар да бар. Кайберләре хәтта автор имзасы белән дә», — диде җирлекара үзәк китапханәнең әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Любовь Арсенина.

Район китапханәләренә басмаларны август аенда тапшыра башлаячаклар.

 Тулырак: https://tatar-in ... Алга таба укырга »

Караулар: 240 | Өстәде: angel | Дата: 16.07.2020

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Быел татар теленнән имтихан тапшырган Мөслим кызы Алсу Харисова әнә шулай ди. Бердәм республика имтиханын (БРИ) республикада нибары 9 укучы гына тапшырган. Шуларның өчесе Бөгелмәдә белем алган. Туган телебезгә битараф булмаган бу укучылар кемнәр һәм нинди хыяллар белән яши соң?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, туган (татар) тел буенча бердәм республика имтиханын вузларга татар теле һәм әдәбияты юнәлешләренә керүчеләр сайлый. Быел БРИны Әгерҗе, Бөгелмә, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Чирмешән районнары укучылары тапшырган.

КФУның милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов белдергәнчә, бу бик аз сан, әмма моннан тыш, уку йорты татар теленнән эчке сынаулар да уздыра.

– Бу хакта «Ачык ишек»ләр көнендә укучыларга хәбәр итәбез. Алар алдан ук вузда татар теле сынавын тапшырып булганын ... Алга таба укырга »

Караулар: 326 | Өстәде: angel | Дата: 16.07.2020

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», «Идел», Мөршидә Кыямова). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар телен туган тел буларак укыту өчен башлангыч сыйныфларга яңа буын уку-укыту методик комплекты (УМК) эшләнде. Әлеге проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча гамәлгә ашырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайты хәбәр итә.

Татар телен төрле дәрәҗәдә белүче балалар өчен билгеләнгән (база өлешен өйрәнү – рус телендә белем бирү оешмаларының татар төркемнәре өчен; тирәнтен өйрәнү – татар телендә белем бирү оешмалары өчен) УМКлар, беренче чиратта, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, аның фольклоры, әдәбияты турындагы белемнәрне киңәйтү белән тыгыз интеграцияләнгән коммуникатив компетенцияләрне үстерүгә юнәлтелгән.   

УМК дәреслек, эш дәфтәре, методик кулланманы гына түгел, ә заманча таләпләргә җавап бирә торган электрон кушымт ... Алга таба укырга »

Караулар: 737 | Өстәде: angel | Дата: 26.06.2020

Беләм мин үзем генә…

Ничә көн инде докторлар
Тикшерә йөрәгемне.
Тыңлыйлар, тын алдыралар –
Бирәләр кирәгемне!

Тегеләй итеп карыйлар,
Болай итеп карыйлар.
Даруын да эчерәләр,
Уколын да кадыйлар.

Көн саен кардиограмма,
Көн саен УЗИ карый.
Ә мин тыныч кына ятам:
Карагыз, ярый, ярый.

Барысы да әйбәт, диләр,
Барысы да урында.
Докторлар белә барсын да
Минем йөрәк турында.

Әллә чынлап та аңлыйлар,
Әллә инде алдыйлар…
Юк, йөрәкнең ник янганын
Алар белә алмыйлар.

Бирсен инде докторларга
Сабырлык, түзем генә…
Ә йөрәкнең ник янганын
Беләм мин үзем генә.

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 1131 | Өстәде: angel | Дата: 11.04.2020

Гомер Сабантуе
Гөрләп тора гомер Сабантуе...
Биргән Ходай көннең чуакларын.
Тиздән урак өсте. Авылдашлар
Көйләп куйган инде уракларын.

Челтер-челтер әле чишмәләрем,
Тулып ага әле улакларым.
Авылымның саф суларын эчсәм,
Юыладыр кебек гөнаһларым.

Инеш булган инде чишмәләрем,
Урман булган инде куакларым.
Мине күргәч, елап җибәрделәр -
И талларым минем, елакларым...

Ә авылым Сабантуйга диеп
Якыннарын җыйган, еракларын.
Алар арасында Казаннардан,
Уфалардан килгән кунакларым.

Бар мир белән и телиләр миңа
Бәхет-шатлыкларның гел акларын.
Котлаулардан һәм дә мактаулардан
Чыңлап тора минем колакларым.

Тик шунысы гына... Тәгәри бит,
Сүтелә бит гомер йомгакларым...
Бүген исә гомер Сабантуе...
Искә алмыйк әле ул якларын.

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 770 | Өстәде: angel | Дата: 10.04.2020

Караулар: 687 | Өстәде: angel | Дата: 09.04.2020

МИН ЯРАТАМ СЕЗНЕ, ЧОРДАШЛАРЫМ!
Мин яшимен сезнең арагызда,
Мин яшимен сезнең белән бергә.
Барып була сезнең белән яуга,
Кереп була сезнең белән гүргә.
Мин сагынып искә алачакмын
Сезнең белән үткән елларымны.
Мин тагын бер тапкыр үтәр идем
Сезнең белән үткән юлларымны.
Мин дә төшеп калганнардан түгел,
Мин шулай ук әллә кем дә түгел.
Сездән артык җирем булмаса да
Мин, әлбәттә, сездән ким дә түгел.
Белеп яшим мин үз дәрәҗәмне,
Яхшы беләм мин үз урынымны.
Мин юкка да борын салындырмыйм
Һәм күтәрмим юкка борынымны.
Егетлекләр эшләштерсәм дә мин,
Беркемгә дә этлек эшләмәдем.
Беркемгә дә өреп калганым юк,
Беркемне дә юкка тешләмәдем.
Ә үземә өрүчеләр булды,
Мин аларга юри эндәшмәдем.
Миннән талантлылар, батырлар бар –
Мин алардан бер дә көнләшмәдем.
Кичерерсез мине, кирәк чакта
Сезнең төсле әгәр булалмасам,
Кешеләргә сез эшл ... Алга таба укырга »

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 192 | Өстәде: angel | Дата: 08.04.2020

КҮПМЕ ШИГЫРЬ ЯЗДЫМ
Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым,
Сиңа атап җырлар чыгардым.
Сиңа багышланган җырлар белән
Мин халкымның җанын сугардым.
Сиңа багышланган җырларымны
Бөтен татар халкы тыңлады.
Тыңлады да татар, җырлады да…
Юк аларның әл дә тынганы.
Минем җырларымны җылый-җылый
Җырладылар бөек җырчылар.
Алар әйтә иде: “Әнкәеңә
Син тагын бер яңа җыр чыгар!”
Беләм, беләм: ул булырга тиеш
Татарымның гаме, иманы…
Тик андый җыр язылмаган әле,
Язалмам да инде мин аны.
Бик язасым килә…
Булдыралмыйм…
Йөрим шуңа башны иебрәк.
Син җырлардан, Әнкәй, әйбәтрәк шул,
Шигырьләрдән син бит бөегрәк!

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 959 | Өстәде: angel | Дата: 07.04.2020

УЙЛАНДЫРА ИКӘН…
Китереп кысса йөрәгең,
Уйландыра икән...
Йөрәгеңне уеп-уеп
Уй яндыра икән…
Сискәндерә, тетрәндерә,
Уяндыра икән…
Авыртынып ятулары
Оялдыра икән…
Бераз гына хәл керсә дә
Куандыра икән…
Кайчагында йөрәк шулай
Кыландыра икән…

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 701 | Өстәде: angel | Дата: 06.04.2020

ҮЗЕБЕЗ!
Бөекләр китеп беткәннәр…
Алмашка килүчеләр
Бик күренми әле, гәрчә
Җитәрлек теләүчеләр.
Шуңа күрә ил алында
Пакъ калсын дип йөзебез,
Бөекләрнең вазыйфасын
Башкарабыз үзебез!

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 184 | Өстәде: angel | Дата: 05.04.2020

« 1 2 3 4 ... 12 13 »