Төп бит » Яңалыклар архивы

Бүген, 18 апрельдә, "Педагог-китапханәче 2014" бәйгесенең йомгаклары билгеле булды. Бу бәйгедә профессиональ китапханәчеләр белән беррәттән, мин дә катнаштым һәм үзем өчен бик күп файдалы  нәрсәләр алдым. Тырышлыгымның нәтиҗәсе- номинация җиңүчесе. Бу минем өчен бик зур уңыш. Язмышыма мең рәхмәт!!!

Караулар: 611 | Өстәде: angel | Дата: 21.04.2014

Караулар: 565 | Өстәде: angel | Дата: 12.03.2014

11-12 мартта конкурсның зона этабы булып узды. Бу зонада Казан, Яшел Үзән, Биектау (11 кеше), Лаеш,  Югары Ослан, Питрәч  районнары (9 кеше) китапханәчеләре көч сынашты. Нәтиҗәләр барлык 8 зона буенча йомгак ясалганда гына библеле була. Республика этабына иң күп балл җыйган 15 китапханәче узачак. Республика бәйгесе 14-16 апрельләрдә Казан шәһәрендә узар дип көтелә. Мин үземнең коллегаларыма, Гөлназ Хәмис кызына, Евгения Павловнага уңышлар телим. шул ук вакытта үземне дә Уңышлар, Сөенечләр  ташламасын иде дип телим.

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 564 | Өстәде: angel | Дата: 12.03.2014

Бүген, 03.03.2014 елда,  ЛСШ №2дә мәктәп педагог-китапханәчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә катнашкан китапханәчеләр үзләре турында презентация күрсәттеләр, китапханә дәресе яки чарасы уздырдылар, аңа үзанализ ясадылар, проект эшен якладылар, портфолиолары белән таныштырдылар. Иң күп балл җыйган өч китапханәче зона бәйгесенә үтте (ЛСШ №1, ЛСШ №2, Гаянова К.Г.). Уңышлар сезгә, коллегалар!

Өстәмәләр: Картинка 1 ·Картинка 2
Караулар: 871 | Өстәде: angel | Дата: 03.03.2014

Караулар: 569 | Өстәде: angel | Дата: 01.03.2014

Караулар: 677 | Өстәде: angel | Дата: 23.02.2014

Менә, җәмәгать, кеше сайтларына кергәләп торсаң да ярый икән. Бу Яңа елда сайтына беренче булып кергән коллегаларына әзерләп куйган бүләгенә мин дә юлыктым. Рәхмәт яусын, коллега!

Рәхәтләнеп укыйк әле, а то бер дә көлгән юк соңгы араларда. "ЮМОР КИТАБЫ"н укыйбыз, рәхмәте Фәриткә!


Караулар: 510 | Өстәде: angel | Дата: 07.01.2014

Караулар: 615 | Өстәде: angel | Дата: 05.01.2014

"Китапларның икенче гомере" конкурсында 3 урын!!!
Караулар: 472 | Өстәде: angel | Дата: 30.11.2013

Бүген, 14 нче октябрь көнне, Г.Камал театры бинасында "Белем җәүһәрләре" IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең "Урта белем учреждениесе-җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә  IIIдәрәҗә  диплом белән бүләкләндем!
Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 561 | Өстәде: angel | Дата: 14.10.2013

« 1 2 ... 7 8 9 10 11 12 13 »