ЛЕНАР
ШӘЕХ 
ИҖАТЫ

 
Ни өчен Ленар Шәех иҗатына тукталдыгыз дисәгез, серебезне ачам... Ленар безнең авыл кияве... әйе, әйе, яраткан кияүебез... 
                 
Шагыйрь, журналист Ленар Шәех (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның «Адашлар» исемле иң беренче язмасы 1994 елда «Игенче даны» (хәзерге «Актаныш таңнары») район газетасында дөнья күрә. Алтынчы сыйныфта укыганда «Безнең гаилә» дип исемләнгән тәүге шигырен яза. 1999-2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-бер артлы республика матбугатында күренә башлый. Беренче мәртәбә «Сабантуй» газетасында «Сөйгәнем» дип исемләнгән шигыре дөнья күрә. Педагогия көллиятен тәмамлагач, Л.Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә.
Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. «Әллүки» тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы — татар студентларының «Тәрәзә» газетасы дөнья күрә башлый. Л.Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була.
2007 елны Татарстан китап нәшриятында «Әллүки» дип исемләнгән җыентык (төзүчесе — Ленар Шәех) басылып чыга. Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш «әллүки»ченең әсәрләре урын ала.
Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004-2005 елларда — «Шәһри Казан», 2005-2007 елларда «Татарстан яшьләре» газеталарында журналист булып эшли. 2006 елда Германиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта. Аның немец телендә язылган әсәрләре студентларның «Kleineweltzeitung» газетасында дөнья күрә.
Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның «Татарстан яшьләре», «Сабантуй», «Чаян», «Мәдәни җомга», «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт», «Молодежь Татарстана», «Салават күпере»; Башкортстанның «Тулпар», «Шоңкар», «Йәшлек», «Кызыл таң» кебек газета-журналларында даими басыла.
Л.Шәех — «Авылдан килгән мендәр», «Керпе ничек энәле булган?», «Дүртенче кат... Бишенче кат...» исемле китаплар авторы.
Аның автор-төзүче буларак башкарган «Җил каян килә?» китабы балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы фәнни-популяр басма булып тора.
2008 елда Татарстан китап нәшриятында Л.Шәех төзегән «Нәҗип Газизов» исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе — РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Актаныш районының 4 нче санлы Яңа Әлем һәм 3 нче санлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татарның «Макаренко»сы, Бөек Ватан сугышы чоры ятимнәренең кадерле әтиләре Нәҗип Газиз улы Газизовның (1918-1977) якты истәлегенә багышлана.
  • Ленар Шәех — Татарстан Журналистлар берлеге (2006),
  • Россия Журналистлар берлеге (2006),
  •  Халыкара Журналистлар Ассоциациясе— 1Р1 (2006),
  • Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007) әгъзасы.
    2007 елдан Л.Шәех — Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә.
  • 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.
    Л.Шәех — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
 
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
 
Яз җыры: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. — Актаныш: Актаныш ти-погр. ААҖ, 2005. — 626. — 500 д.
Авылдан килгән мендәр: балалар өчен шигырьләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 71 б. — 5000 д.
Керпе ничек энәле булган?: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2007. — 32 б. — 5000 д. (I завод — 2000 д., II завод — 3000 д.)
Дүртенче кат... Бишенче кат...: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Р.Миңнуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 176 б. — 2000 д.
Әллүки: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр / төз. Л.Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. —1916. —2000 д.
Нәҗип Газизов: истәлекләр, документлар, хатлар, фотосурәтләр / төз. Л.Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 208 б. — 500 д.
Җил каян килә? / авт.-төз. Л.Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 80 б. — 5000 д.
 
ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ю з е е в И. Кереш сүз // Сабантуй. — 2001. — 10 нояб.
Г ә р ә е в М. Хуҗа Насретдин ордены бирик юмористларга! // Чаян. — 2004. — №3. —66.
Ю з е е в И. Җанда — бер чәчәк... // Казан утлары. — 2004. — № 4. — 1146.
Шиһапов М. Суган бармы? Юк. Кишер // Ватаным Татарстан. - 2004. - 2 июль.
МөслимоваФ. «Мин бу шәхесне белмим...» // Шәһри Казан. — 2004. — 5 нояб.
Мәрдан Р. Хакыйкатьнең бәясе // Шәһри Казан. — 2005. — 1 гыйнв.
Гыйльманов Г. Кереш сүз // Сабантуй. — 2005. — 5 февр.
Иксанова И. Якты аның тәрәзәсе // Сөембикә. — 2005. — № 3. — 23-26 б.
Шиһапов М. Уңай эшкә балта чапмыйк // М.Шиһапов. Җырлыйсы җырларым бар әле. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 229-234 б.
Ибраһимова А. «һәр шигырь — үзе бер әкият...» // Тәрәзә. — 2005. — № 9 (нояб.).
Шәрифуллина Э. Чытлы Бакый // Сабантуй. — 2006. — 25 март.
С а ф и н а Н. Балачакка нинди шигырь кирәк? // Ватаным Татарстан. — 2006. — 30 июнь.
Сәлахов Р. Сәяхәт иттем әле // Ватаным Татарстан. — 2006. — 2 дек.
Мостафина 3. Балалар әдәбияты үз авторын эзли //Шәһри Казан. — 2007. — 6 июль.
Гатауллина Л. Хәзинәдән өч бөртек // Мәгърифәт. — 2007. — 4 авг.
Миңнуллин Р. Ленар Шәех // Р.Миңнуллин. Әсәрләр. — 5 том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2007. — 293-294 б.
Зариф Ф. Табигать тудырган талант // Тәрәзә. — 2008. — № 3 (март).
С ә л а х Р. Шәһәр тәрәзәсеннән ниләр күренә? // Мәдәни җомга. — 2009. — 20февр.
Мәрданова Ф. Җанымны әсир итте // Идел. — 2009. — № 5. — 73 б.
Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. — 2009. — 5 июнь.
Гыйбадуллина Л. Мәңгелек балачак илендә // Мәдәни җомга. — 2009. — 17 июль.
* * *

Абдуллина Л. Әдәбият — ул безнең киләчәк // Йәшлек. — 2005. — 26 февр. (Башкорт телендә.)
* * *
Шамиль М. Коллеги «Казанского университета» // Казанский университет. — 2006. —№13-14 (авг.). © Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты,
 
ЛЕНАР ШӘЕХ.
"Минем кулда синең җылы кулың..." 
 
 2009- Шигырьләр.
 
 
 
 
***
Көн үтә, көн бара, көн чаба –
Вакытны тыярга чама юк.
Һәр мизгел, һәр минут, һәр сәгать
Мәхәббәт утында янаек.
Бер тамчы гомергә сыйсын ул
Бәхете, сөюе, шатлыгы.
Күңелгә керсен дә урнашсын
Дөньяның сафлыгы, аклыгы.
Кадерлем, матурым, җимешем,
Сөюне тыярга чама юк.
Җиде юл чатыннан, зәңгәр күк катыннан
Бәхетнең без үзен табаек! 
 
 
 
Ак бәхет
 
Син минем бәхетем – мәңгелек,
Син ышан: сөюем – мәңге нык.
Мин чабам яныңа... юк, очам –
Күзләрең бәхетле һәм уйчан.
Ыргылам һаваданмы? Судан?..
Бу җиргә син миңа дип туган.
Син мәңге минеке, минеке!
Без икәү күкнеке?
Җирнеке?..
Барыбер анысы, бәхетем...
Мин сине сөюдән аһ иттем.
Мәхәббәт йөрәгем түрендә,
Син һәм мин ак бәхет үрендә.
Хыяллар сафтан саф, ак кына,
Елмаеп, шатланыр чак кына.
Сөенеч яшьләре күзеңдә,
Ак бәхет син бүген үзең дә!..
 
 
 
Безнең туй көне
 
Булдымы соң ул көн, булмадымы,
Күңелләрдә генә чыңладымы?..
Иртәләдеме ул, соңладымы,
Ә җаннарны татлы моң алдымы?..
Болыт булып агып китте димәм,
Аргамактай чабып китте димәм.
Барлык белән шушы көнгә иңәм –
Аңа бары бәхет кенә тигән.
Икәү атлыйк томан арасыннан
Һәм күрсеннәр безне, карасыннар!..
Без икәү пар, мәңге түгел сыңар –
Алда язмыш йөз кат, мең кат сынар!..
Ә теге көн... бәхет, сөю тулы...
Минем кулда синең җылы кулың.
Эретерлек төньяк полюс туңын
Куш йөрәктә типкән бер уч җылы.
 
 
 
* * *
Йөзең бүген балкып тора,
Чык суында юдыңмы?
Туй күлмәгең бик килешә,
Күлмәк белән тудыңмы?
Ак күлмәк – бәхет күлмәге,
Ул бит сафлыкның үзе.
Синдә әти-әниеңнең
Сөенеч тулы күзе.
Бүген кояш көлеп карый
Синең алсу битеңнән.
Йолдыз чаткылары балкый
Күзләреңнең читеннән.
Туй күлмәге – ап-ак күлмәк,
Берүк ул каралмасын!
Мәңгелеккә килсен берүк,
Бәхетең таралмасын!..
 
 
Имәнкискә кызына Такталачык егетеннән ачык хат
 
 Күп баш ваттым бу хакта:
Син – Имән, ә мин – Такта,
Бик кызык бит, чынлап та.
Күреп торам ап-ачык –
Син – Кискә, мин – Алачык,
Йөрим шулай фал ачып.
Уңда, сулда гел урман…
Мин – Агыйдел, син – Чулман,
Икесе дә бер юлдан.
Уйланам, панимаешь –
Мин – Актаныш, син – Лаеш,
Кояш чыгыш һәм баеш…
Тактасы да кирәкле,
Имәне дә кирәкле –
Булыйк тырма-көрәкле!..
Әйтәм ачыктан-ачык:
Булсын Имәналачык,
Исең китмәсен һич тә –
Булсын, шәт, Тактакискә!
…Йөзгә җылы җил бәрә…
И. кызына Т. егете
Кайнар сәлам җибәрә.
 
 
* * *
Карыйм әле тын гына:
Күзләреңдә моң гына.
Ник болай моңланасың?
Күрдеңме Моң анасын?..
Карыймын ялгыш кына:
Күзеңдә сагыш кына.
Нигә сагышланасың?..
Җаның сагыш алмасын!..
Карыйммы дәшеп кенә?..
Күзеңдә бәхет кенә.
Сөю сине үз иткән,
Күзләреңне дөньядагы
Иң бәхетле күз иткән!
Лаеш?.. Актанышкача!..
Актанышка кайтып барам
Чулманнан Лаеш аша.
Син якынрак булган саен,
Күңелем лаешлаша.
Юкса, туры юлы да бар,
Никтер урыйсы килә.
"Ни хәл?" – диеп, назлап-сөеп,
Синнән сорыйсы килә.
Әллә нишләттең дә куйдың,
Җаным гел сиңа тарта.
Лаеш шулпасы эчкәндә,
Гәйрәт тә, көч тә арта.
Урыс капкасы янында
Мине көтәсең бугай.
Сириндәй зәңгәр офыкка
Карап үтәсең бугай.
Күзләреңдә тирән моң бар,
Чулманның серлелеге.
Күңелеңдә бу дөньяның
Мең дә бер төрлелеге...
Түзә алмыйм, томырылам
Чулманнан Лаеш аша.
Үзеңне дә алып китәм
Бүген Актанышкача!..
 
 
Сөйгәнемнең туган көне
 
Бүгенге көн шундый якты,
Кояш иркә нурын сибә.
Рәхәт җылы арасында
Сөю тулы йөрәк тибә.
Җилләре дә бүтән бүген –
Язлы-назлы итеп исә.
Ак болытлар ничек түзсен
Зәңгәр күкне бизәмичә.
Сабыйларча көлү белән
Һәр мизгелне нурга буяш!.. –
Бик яшь чагың, көләч чагың,
Һәр елмаю – үзе кояш.
Кошлар булып очармын күк,
Бар хәятне кочармын күк...
Бәйрәм рухы били мине –
Сөйгәнемнең туган көне!..
 
 
* * *
Җәйге яңгыр яуганда да
Килә сине күрәсем.
Тамган һәр тамчы эчендә
Синең илаһи рәсем.
Коңгырт күзләр...
Коңгырт күзләр...
тирән уйчан күлнең
Беркем белмәс серен яшергән.
Сүзсез генә, күз карашы белән
Күп әйтелгән... күпме дәшелгән.
Эх, ул ымнар, эх, ул ишарәләр...
Күңелемә якын барсы да.
Мин аларны бик аз беләм, ахры... –
Ул карашлар моңлы, ярсу да...
Бер карасаң, шундый шаян алар,
Йолдызлармы анда биешә?..
Елмаюлар сине бизи генә,
Сөенүләр сиңа килешә...
Карашларың шундый моңсу кайчак...
Җиде биккә серләр ябылган.
И сөенәм гади сабый сыман –
Бер йозакка ачкыч табылган...
Күк йөзе бар синең күзләреңдә,
Уйчан күлнең тирән серләре.
Күзең яктысында һаваларда
Аккош булып очып йөрмәле...
 
 
Сөйлә әле...
 
Нигә соң син моңсу,
Нигә соң син боек?..
Сорыйм әле синнән
Бар көчемне җыеп.
Әллә берәр нәрсә
Булдымы соң, бәгырь?
Әллә күңелкәең
Тулдымы соң, бәгырь?
Сөйлә инде миңа,
Мин өзелеп көтәм.
Җанда тынычлык юк
Көндез, кичен, иртән.
Тик утырам әле
Уйдан сагыш коеп.
Сөйлә әле барын,
Бар көчеңне җыеп...
 
 
Юксынам
 
Ераграк киткән саен
Сине ныграк сагынам.
Син – йолдызым, кояш, аем –
Уйларыма кагылам.
Уйның очы-кырые юк,
Син генә якын аңа.
Шуңа микән көн-таң атса,
Йөрәгем ялкынлана.
Аралар – меңәр чакрымнар,
Аралар гел юк сыман.
Ераккарак киткән саен
Сине ныграк юксынам.
 
 
Мин сине шунда ук сагынам,
Бер секунд, бер минут күрмәсәм.
Җаныма тынычлык табалмыйм,
Хәятне нурыңа төрмәсәң.
 
 
Шашкын йөрәк
 
Күкрәгемдә йөрәк
Мәхәббәттән шашкан.
Мин бит синең өчен
Күк капусын ачкан.
Мин бит синең өчен
Күктән йолдыз җыйган.
Якты йолдызларым
Күңелемә сыйган.
Мин бит синең өчен
Төнлә ай кабызган.
Айның бәгыреннән
Ап-ак нур тамызган.
Мин бит синең өчен
Әзер барсына да.
Шашкын йөрәккәем
Ничек ярсый әнә!..
 
 
 
МСЯ!..
 
Сөюдән тилергән җаныма
Сөенеч, ак бәхет, моң сыя...
Кил әле, җимешем, яныма
 МСЯ!..
Чәчкәдәй өзелеп көткәнем,
Гөлләргә сабышкан җан тоя.
Бәгырем, сагынып беткәнем
МСЯ!.
Елларны йомарлыйк учларга...
Хөр яшьлек юлларга наз коя...
Язларда, җәйләрдә, кышларда
МСЯ!..
Мин Сине Яратам .