Төп бит » 2015 » Май » 9 » Җиңү бәйрәме белән, ватандашлар!
07:18
Җиңү бәйрәме белән, ватандашлар!

Җиңү алып килгән яз айларын
Һәрбер буын көтә өзелеп.
Аны каршылаучы ветераннар,
Әйтерсең лә, кала сөзелеп
Бөрөләрен ачкан өметләре
Һаман нидер көтә сизенеп.
Яу яланы, бары хәтерләтә
Күпме калган гомер өзелеп.
Салмак кына атлый ветераннар,
Җиңү хисен тотып кулында.
Утлы еллар һаман кисәтәләр
Киртә булып алар юлында.
Түшләрендә орден, медальләре,
Чыңлап җыр сузылар узара
Чал тарихка кергән батырларның
Гомерләрен ничек сузарга?!

Гузалия Файзуллина

Гульнур Сиразева ВКонтакте

Караулар: 542 | Өстәде: angel | Теглар: Җиңү көне, 9 май, бәйрәм | Рейтингы: 3.0/2