Тема: Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр” әсәре буенча класстан тыш уку дәресе.
Максат:”Ак чәчәкләр” әсәренең идеясен ачу аша укучыларда матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү; врачлар,авырулар дөньясы белән танышу аша әсәрнең тормышчан икәнен дәлилләү; Г.Әпсәләмовның чын роман остасы икәнен ассызыклау. Җиһазлау: "Ак чәчәкләр” әсәре (һәр укучыда), Г.Әпсәләмов әсәрләреннән күргәзмә, портреты,”Фән һәм мәктәп” журналы,сюжетлы рәсемнәр,слайдлар. Дәрес барышы: l.Актуальләштерү: а) – Исәнмесез,хәерле көн.Без бүгенге дәрестә Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр” әсәре хакында сөйләшербез. Слайд-1. "Китап...Ике катыргы арасына тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына,ә яхшылап уйлап баксаң,ул – адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе”,- дип язды Ибраһим Гази. Чыннан да, гади генә битләр арасына күпме мәгънә ,фикер салынган. б) Дәфтәрләргә число, тема яздырып куела. в) Нинди әсәр өйрәнәбез? Язучы турында: портреты өйрәнелә. Укучылар сөйли:кашлары куе,иреннәре калын,киң,җәенке бит,кешене әллә каян үзенә җәлеп итеп чакырып тора,күзләре мәрхәмәтле, күпне күргән кеше икәнлеге күренеп тора. г) әсәрнең язылу тарихы,нәрсәләр беләсез? Хәйдәр Зиннуров язмалары аша дәлилләнә - дәреслектән өзекләр укыла. Г.Әпсәләмов үзе дә,инфаркт кичереп,бик күп тапкырлар шифаханәдә ята. Шунда ятканда, врачлар,больница тормышын өйрәнә. Прототип – нәрсә ул? ll. Яңа материал үзләштерү: а) Жанр төре – укучылардан сорала. Укучылар сөйли: жанры буенча бу әсәр – роман. - Роман дип ,без нинди әсәргә әйтәбез? б) Сүзлек өстендә эш. Слайд -2. Роман – аерым кешеләрнең яки кешеләр төркеменең язмышлары хикәяләп бирелгән, характер һәм дөньяга формалашу процессы гәүдәләндерелгән зур күләмле эпик әсәр – дәфтәрләргә языла. в) Әсәрнең төзелеше – укучылар әйтә: әсәр бүлекләрдән тора.Аларга исемнәр куелмаган.Әсәр барлыгы V бүлектән тора. Слайд- 3. "Врачка карчыга күзләре, кызлар кулы, елан хикмәте (мудрость) һәм арыслан йөрәге кирәк”. (Әбүгалисина сүзләре) г) Сюжеты: укучылар сөйли: - Гөлшаһидә Казанга белем күтәрү курсларына укырга килә, анда ул Мансур белән бергә булган урыннарны юксына (Федосеев дамбасы, Фукс бакчасы). - Гөлшаһидә Әбүзәр Гиреевичларга килә, нәкъ шул көнне Мансур Казанга кайта, - Алар Мансур белән аңлаша алмыйлар, - Гөлшаһидә Акъярга кайтыпкитә, - Акъярда ул больница төзетә, - Әбүзәр Гиреевич ярдәме белән аны Казанга эшкә чакыралар, - Фазылҗан Яңгура белән яшь хирурглар арасында низаг килеп чыга, - Гөлшаһидә белән Мансур аңлашалар, - Алар өйләнешәләр, Гөлчәчәк Гөлшаһидә ханымны бик үз итә, Әбүзәр Гиреевич үлеп китә, моңа барысы да бик кайгыра, - Әсәр ахырында Юматша, Диләфрүз белән Мансур, Гөлшаһидә һәм аларның балалары сәяхәткә чыгалар. д) әсәрнең идеясе – врачлар арасында да төрлесе бар икәнлеген күрсәтү; врачлар тормышының никадәр катлаулы, авыр икәнен дәлилләү. III.Ныгыту: а) Образларга характеристика. Гөлшаһидә - бик яхшы врач,ләкин кеше буларак йомшак яклары бар. Мансурны табынып ярата. Ә Мансур, аны ташлап, Себергә китеп бара. - "Гөлшаһидә җыры” яңгырый. Мансур - Әбүзәр Гиреевич белән Мәдинә ханымның тәрбиягә алган уллары. Аңарда кайвакыт уйлап бетерү җитми. Үзе бик әйбәт хирург. Дусларын авыр хәлдә калдырмый. Әбүзәр Гиреевич – ( дәреслектән дә ), Фазылҗан Яңгура – ( дәреслектән дә ), Юматша, Диләфрүз, Николай Максимович – ( дәреслектән дә ), Хәйдәр Зиннуров, Асия – һ.б.. б) Прототиплар: - Трмыштан алынган дип, нигә әйтәбез? Укучылар сөйли: - Акъяр авылы бар, - Г.Тукай, Х.Ямашев белән Ә Гиреевич очраша, Казем-бек аның укытучысы була, - Хәйдәр Зиннуров – Габдрахман Әпсәләмов, - Гөлшаһидә ханым – Рәйсә Шәрәфетдин кызы Абдрахманова (Рәбига Зәйниевна язмасы белән таныштыру). - физкультминут. в) Әсәр ни өчен "Ак чәчәкләр” дип атала? Укучылар сөйли: язучы врачларны ак чәчәкләр белән тиңли; ак чәчәкләр җирне бизи,ә ак халатлы табибларыбыз кешелек сау-сәламәт булсын өчен тырышалар. г) Шушы без сөйләгән Ак чәчәкләрнең берсе безнең арада утыра, аны да тыңлап үтик әле. ( фельдшер Гөлшаһидә апага сүз бирелә). д) Әсәрнең телә нинди? Укучылар сөйли: гади, матур әдәби тел белән укучыларны җәлеп итәрлек итеп язылган. - Ә медицина терминнары? Укучылар сөйли: чөнки бу әсәр табиблар тормышы турында, шуңа күрә бу аңлашыла да инде. IV. Йомгаклау: а) Әсәрнең тәэсире нидә? Ул безне нәрсәгә өйрәтте? (әсәрнең идеясе) Нинди генә хәлдә калсаң да югалып калмаска, бер-береңә игътибарлы булырга өйрәтә. б) Х.Туфанның Г.Әпсәләмовка багышланган шигырен уку. Слайд- 4. Х.Туфан шигыре. В) Билгеләр кую. V. Өй эше: Үзең теләгән бер образга хат язарга. Укытучы: Г.Н.Зарипова