Төп бит » 2020 » Апрель » 6 » УЙЛАНДЫРА ИКӘН…
00:10
УЙЛАНДЫРА ИКӘН…

УЙЛАНДЫРА ИКӘН…
Китереп кысса йөрәгең,
Уйландыра икән...
Йөрәгеңне уеп-уеп
Уй яндыра икән…
Сискәндерә, тетрәндерә,
Уяндыра икән…
Авыртынып ятулары
Оялдыра икән…
Бераз гына хәл керсә дә
Куандыра икән…
Кайчагында йөрәк шулай
Кыландыра икән…

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 703 | Өстәде: angel | Рейтингы: 0.0/0