Төп бит » 2020 » Июль » 16 » «Татар теле берничек тә бетә алмый»
05:50
«Татар теле берничек тә бетә алмый»

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Сәрия Мифтахова). Быел татар теленнән имтихан тапшырган Мөслим кызы Алсу Харисова әнә шулай ди. Бердәм республика имтиханын (БРИ) республикада нибары 9 укучы гына тапшырган. Шуларның өчесе Бөгелмәдә белем алган. Туган телебезгә битараф булмаган бу укучылар кемнәр һәм нинди хыяллар белән яши соң?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, туган (татар) тел буенча бердәм республика имтиханын вузларга татар теле һәм әдәбияты юнәлешләренә керүчеләр сайлый. Быел БРИны Әгерҗе, Бөгелмә, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Чирмешән районнары укучылары тапшырган.

КФУның милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов белдергәнчә, бу бик аз сан, әмма моннан тыш, уку йорты татар теленнән эчке сынаулар да уздыра.

– Бу хакта «Ачык ишек»ләр көнендә укучыларга хәбәр итәбез. Алар алдан ук вузда татар теле сынавын тапшырып булганын белә. Бәлкем, шуңа күрә дә БРИ сайлаучылар азрак булгандыр. Былтыр 100ләп кешедән сынау алган идек. Бездә филология: татар теле, әдәбият, журналистика юнәлешендә – 23, педагогик белем бирү. Татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле буенча 25 бюджет урыны бар. Бүген барлыгы 60лап гариза кабул иттек, – ди Рамил әфәнде.

Бөгелмәдә татар теле сынавын сайлаучыларның өчесе дә бер мәктәптә, бер сыйныфта укыган. Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат директоры Радик Гәрәев белдергәнчә, әлеге кызларны баштарак Диләрә Доган, югары сыйныфларда исә Гүзәл Чинар укыткан. Кызлар кечкенә чактан ук татар теле белән кызыксынып, төрле бәйгеләрдә катнашкан. Киләчәктә язмышларын татар теле белән бәйләргә җыена. Лицей-интернатта барлыгы 300дән артык укучы белем ала. Татар теле сәгатьләре атнага 3 дәрес керә. Уку йортын тәмамлаучылар татар, инглиз, рус телләрендә иркен аралаша, төрек телен дә белә.

Алсу Харисова – Мөслим кызы. Ул биш фәннән БДИ сайлаган. Шулар арасында татар теленә дә урын бар. Теләге – татар теле һәм инглиз теле укытучысы булу.

– Татар теле берничек тә бетә алмый. Без бит Татарстанда яшибез. Аны танырга, туган телебездә ешрак аралашырга гына кирәк. Татар теле укытучысы белгечлеген сайлап, киләчәктә эш булмас, дигән уйлар да борчымый. Миңа яхшы укытучы булу өчен беркем дә комачауламаячак. Барысы да кешенең үзеннән тора. Гаризаны бер генә урынга тапшырачакмын. Хыялыма ирешермен дип уйлыйм, – ди Алсу. – Сынауда авыррак биремнәр булса да, барысын да эшләдем. Нәтиҗәләрем яхшы булыр дип ышанам. Алда тагын ике сынау бар әле.

Әгерҗе районының Кадыбаш мәктәбен тәмамлаган Алинә Маликова да татар телен сайлаган.

– Дөресен әйткәндә, мин беркайчан татар теленнән имтихан сайлармын дип уйламаган идем. Ни кызганыч, балачагымда телем русча ачылган. Гаилә хәле буенча мине авылга кайтарганда, бер кәлимә татарча сүз дә белмәгәнмен. Шуннан туганнарымның матур итеп аралашуына сокланып, татарча өйрәнә башладым. Күрәсең, татар телен шуның кадәр яратканмын, русчаны онытып та бетерә язган идем. Татар теленә булган мәхәббәтне беренче чиратта дәү әнием, туганнарым тәрбияләсә, бу хисне татар теле укытучым Эльмира Расулева тагын да ныгытты. Язу сәләтемне күреп, язмаларымны «Яңарыш» газетасына җибәрергә, «Көмеш каләм» бәйгесендә катнашырга тәкъдим итте, – ди ул. – Әзерләнгәч, сынау кыен булмады. Барысы 3,5 сәгать вакыт бирелгән иде. Китаплар укырга яратсам да, БДИга әзерләнү күп вакытны ала. Элек укыган китапларымның санын чутлап бара идем. Хыялым – татар журналисты булу.

Укытучысы Эльмира әйтүенчә, мәктәптә барлык фәннәр дә татарча укытыла.

– Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен кыскарту безгә янамады. Аны атнага 2-3 сәгать укытабыз. Укучыларның да кызыксынуы кимемәде. Безнең мәктәп районда милли телләрне үстерү буенча ресурс үзәге дә булып тора. Әлбәттә, республикада татар теленнән сынауны тугыз укучының гына сайлавына шаккаттым. Кызганыч, әлбәттә. Телгә мөнәсәбәт шуннан күренә инде. Бездә физика-математика юнәлешенә өстенлек бирелсә дә, ел саен 1-2 укучы татар телен сайлый, – ди Эльмира Расулева.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/press/15-07-2020/tatar-tele-bernichek-t-bet-almyy-vatanym-tatarstan-gazetasy

Караулар: 324 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1