Төп бит » 2020 » Июнь » 26 » Татар теле дәреслекләре әзерләнә
07:55
Татар теле дәреслекләре әзерләнә

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», «Идел», Мөршидә Кыямова). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар телен туган тел буларак укыту өчен башлангыч сыйныфларга яңа буын уку-укыту методик комплекты (УМК) эшләнде. Әлеге проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча гамәлгә ашырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайты хәбәр итә.

Татар телен төрле дәрәҗәдә белүче балалар өчен билгеләнгән (база өлешен өйрәнү – рус телендә белем бирү оешмаларының татар төркемнәре өчен; тирәнтен өйрәнү – татар телендә белем бирү оешмалары өчен) УМКлар, беренче чиратта, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, аның фольклоры, әдәбияты турындагы белемнәрне киңәйтү белән тыгыз интеграцияләнгән коммуникатив компетенцияләрне үстерүгә юнәлтелгән.   

УМК дәреслек, эш дәфтәре, методик кулланманы гына түгел, ә заманча таләпләргә җавап бирә торган электрон кушымталар - аудиоязмалар һәм электрон дәреслекне дә берләштерә.

Хәзерге вакытта уку-укыту методик комплекты Татарстанның 17 мәктәбендә һәм гимназияләрендә апробация уза, ә милли мәгариф бүлеге галимнәре югары сыйныф укучылары өчен туган телне укыту буенча яңа комплекслар әзерләү буенча эш алып бара.  

Милли мәгариф проблемалары актуальләшүгә бәйле рәвештә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты составында 2016 елда оештырылган бу бүлек коллективының эшчәнлеге мәктәп дәреслекләрен әзерләү белән генә чикләнми: хезмәткәрләр тарафыннан үрнәк белем бирү программалары әзерләнә, методик юнәлештә зур эш алып барыла, республиканың муниципаль мәгариф бүлекләре белән иң уңышлы педагогик һәм методик тәҗрибәне ачыклау, гомумиләштерү һәм тарату буенча хезмәттәшлек җайга салынган.    

Бүлек галимнәре  мәгариф системасында Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, рус һәм татар телләре кулланылышына социологик мониторинг, укытучылар өчен фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар үткәрү, туган тел буенча олимпиадалар һәм башка чаралар оештыруда да катнаша.    

Хезмәткәрләрнең бөтен эшчәнлеге «Милли мәгариф: үсешнең теоретик-методологик һәм гамәли аспектлары» фәнни юнәлеше буенча тормышка ашырыла.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/press/25-06-2020/tatar-tele-d-reslekl-re-zerl-n-idel-5751952

Караулар: 729 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1