Төп бит » 2020 » Апрель » 7 » КҮПМЕ ШИГЫРЬ ЯЗДЫМ
00:12
КҮПМЕ ШИГЫРЬ ЯЗДЫМ

КҮПМЕ ШИГЫРЬ ЯЗДЫМ
Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым,
Сиңа атап җырлар чыгардым.
Сиңа багышланган җырлар белән
Мин халкымның җанын сугардым.
Сиңа багышланган җырларымны
Бөтен татар халкы тыңлады.
Тыңлады да татар, җырлады да…
Юк аларның әл дә тынганы.
Минем җырларымны җылый-җылый
Җырладылар бөек җырчылар.
Алар әйтә иде: “Әнкәеңә
Син тагын бер яңа җыр чыгар!”
Беләм, беләм: ул булырга тиеш
Татарымның гаме, иманы…
Тик андый җыр язылмаган әле,
Язалмам да инде мин аны.
Бик язасым килә…
Булдыралмыйм…
Йөрим шуңа башны иебрәк.
Син җырлардан, Әнкәй, әйбәтрәк шул,
Шигырьләрдән син бит бөегрәк!

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 959 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1