Төп бит » 2020 » Июль » 16 » Бөгелмә районы «Авыл китапханәләре өчен игелек марафоны» акциясендә катнаша
16:01
Бөгелмә районы «Авыл китапханәләре өчен игелек марафоны» акциясендә катнаша

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы», Руслан Вилданов). Бөгелмә районы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган «Авыл китапханәләре өчен игелек марафоны» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнаша. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Татарстан әлеге акция буенча пилот төбәкләренең берсе. Авыл торак пунктларының мәдәният учреждениеләре өчен яңа китаплар кайтты.

«Акция кысаларында, олылар һәм балалар өчен 570тән артык китап һәм журнал, шул исәптән детективлар, тарихи романнар, рус классиклары һәм заманча язучыларның әсәрләре кайтты. Шулай ук мәктәп предметлары, чит телләрне өйрәнү буенча уку әсбаплары һәм башка басмалар да бар. Кайберләре хәтта автор имзасы белән дә», — диде җирлекара үзәк китапханәнең әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Любовь Арсенина.

Район китапханәләренә басмаларны август аенда тапшыра башлаячаклар.

 Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/letters/15-07-2020/b-gelm-rayony-avyl-kitaphan-l-re-chen-igelek-marafony-aktsiyasend-katnasha-5756570

Караулар: 241 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1