Төп бит » Яңалыклар архивы

МИН БОРЧЫЛЫП ЯТКАН БУЛАМ
Мин борчылып яткан булам,
Төрле уй килә башка:
Янәсе, мин монда чакта
Нишләрләр миннән башка!?
Мин борчылып яткан булам,
Тик җан юкка көенә.
Дөньяның китми исе дә -
Тәгәри үз көенә.
Мин борчылып яткан булам:
Кәеф тә юк, хәл дә юк.
Ә тормыш кайный минсез дә -
Әллә бар мин, әллә юк.

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 735 | Өстәде: angel | Дата: 04.04.2020

ТАТАР
Татар белән изгән Рәсәй,
Татар белән баскан.
Татардан башка булалмый, -
Татар баштан ашкан!
Татар күчмә кошлар кебек –
Ул туктаусыз күчә.
Утлар-сулар кичә татар,
Шахталарга төшә.
Тату булып яши белә
Татар барсы белән:
Үрчетә чит милләтләрне
Татар башы белән!
Күпме милләт карап тора
Татар күзе белән,
Күпме милләт балкып тора
Татар йөзе белән!
Күпме милләт яшәп ята
Татар каны белән,
Үзе – үзбәк, урыс, башкорт…
Татар – җаны белән.
Татарларны үлчи алмый
Бернинди дә бизмән…
Татар белән баскан Рәсәй,
Татар белән изгән!

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 827 | Өстәде: angel | Дата: 03.04.2020

КЕШЕ ГОМЕРЛӘРЕ БИГРӘК КЫСКА...
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Ходай безгә, белмим, нигәдер,
Кошлар гомере дә бирмәгән шул.
Яши белсәң җитәр, дигәндер.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Шунсына да шөкер итәбез.
Кыска гына шул бер гомернең дә
Кадерләрен белми китәбез.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе – гомерлек.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Сизелми дә хәтта калына.
Әйтерсең лә, гомер учаклары
Бер мизгелгә генә кабына.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Бер сүнә дә кабат кабынмый.
Һәрберебезгә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә кагылмый.

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 749 | Өстәде: angel | Дата: 02.04.2020

Бу әдәби марафонда үземнең яраткан шагыйрем, сабакташым (КГУ) Роберт Миңнуллинның 7 томлыгын укыйм, Алла боерса!

Караулар: 582 | Өстәде: angel | Дата: 01.04.2020

МИН ЯРАТАМ СЕЗНЕ, ЧОРДАШЛАРЫМ!
Мин яшимен сезнең арагызда,
Мин яшимен сезнең белән бергә.
Барып була сезнең белән яуга,
Кереп була сезнең белән гүргә.
Мин сагынып искә алачакмын
Сезнең белән үткән елларымны.
Мин тагын бер тапкыр үтәр идем
Сезнең белән үткән юлларымны.
Мин дә төшеп калганнардан түгел,
Мин шулай ук әллә кем дә түгел.
Сездән артык җирем булмаса да
Мин, әлбәттә, сездән ким дә түгел.
Белеп яшим мин үз дәрәҗәмне,
Яхшы беләм мин үз урынымны.
Мин юкка да борын салындырмыйм
Һәм күтәрмим юкка борынымны.
Егетлекләр эшләштерсәм дә мин,
Беркемгә дә этлек эшләмәдем.
Беркемгә дә өреп калганым юк,
Беркемне дә юкка тешләмәдем.
Ә үземә өрүчеләр булды,
Мин аларга юри эндәшмәдем.
Миннән талантлылар, батырлар бар –
Мин алардан бер дә көнләшмәдем.
Кичерерсез мине, кирәк чакта
Сезнең төсле әгәр булалмасам,
Кешеләргә сез эшл ... Алга таба укырга »

Караулар: 1049 | Өстәде: angel | Дата: 01.04.2020

Караулар: 353 | Өстәде: angel | Дата: 01.11.2018

Караулар: 340 | Өстәде: angel | Дата: 01.11.2018

Караулар: 359 | Өстәде: angel | Дата: 01.11.2018

« 1 2 3 4 5 ... 12 13 »