Төп бит » 2020 » Апрель » 10 » Гомер Сабантуе
02:10
Гомер Сабантуе

Гомер Сабантуе
Гөрләп тора гомер Сабантуе...
Биргән Ходай көннең чуакларын.
Тиздән урак өсте. Авылдашлар
Көйләп куйган инде уракларын.

Челтер-челтер әле чишмәләрем,
Тулып ага әле улакларым.
Авылымның саф суларын эчсәм,
Юыладыр кебек гөнаһларым.

Инеш булган инде чишмәләрем,
Урман булган инде куакларым.
Мине күргәч, елап җибәрделәр -
И талларым минем, елакларым...

Ә авылым Сабантуйга диеп
Якыннарын җыйган, еракларын.
Алар арасында Казаннардан,
Уфалардан килгән кунакларым.

Бар мир белән и телиләр миңа
Бәхет-шатлыкларның гел акларын.
Котлаулардан һәм дә мактаулардан
Чыңлап тора минем колакларым.

Тик шунысы гына... Тәгәри бит,
Сүтелә бит гомер йомгакларым...
Бүген исә гомер Сабантуе...
Искә алмыйк әле ул якларын.

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 772 | Өстәде: angel | Рейтингы: 0.0/0