Төп бит » 2020 » Апрель » 11 » Беләм мин үзем генә…
01:16
Беләм мин үзем генә…

Беләм мин үзем генә…

Ничә көн инде докторлар
Тикшерә йөрәгемне.
Тыңлыйлар, тын алдыралар –
Бирәләр кирәгемне!

Тегеләй итеп карыйлар,
Болай итеп карыйлар.
Даруын да эчерәләр,
Уколын да кадыйлар.

Көн саен кардиограмма,
Көн саен УЗИ карый.
Ә мин тыныч кына ятам:
Карагыз, ярый, ярый.

Барысы да әйбәт, диләр,
Барысы да урында.
Докторлар белә барсын да
Минем йөрәк турында.

Әллә чынлап та аңлыйлар,
Әллә инде алдыйлар…
Юк, йөрәкнең ник янганын
Алар белә алмыйлар.

Бирсен инде докторларга
Сабырлык, түзем генә…
Ә йөрәкнең ник янганын
Беләм мин үзем генә.

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 1131 | Өстәде: angel | Рейтингы: 0.0/0