Төп бит » 2014 » Сентябрь » 11 » Нәбирә Гыйматдинова: "Сагыну" искерми торган китап
14:41
Нәбирә Гыйматдинова: "Сагыну" искерми торган китап

(11 сыйныфлар соравы буенча алгы биткә үк урнаштырдым)

Һәр китапның үз эчтәлеге, "киеме", йөзе... Шушыларга өстәп, үзенә генә хас рухи кыйбласы белән язылса, туса, аның кыйммәте бермә-бер арта. Китап кыйбласы?! Каян башыма килде соң бу сүзләр? 
"Сагыну" дип аталган аксыл тышлы яңа китапны кулыма алганда эчтәлеге белән хәбардар булгангамы, Актаныштан инде шалтыратып "Күрдеңме, әнәкләр китабы чыккан...", - диючеләрне тыңлагангамы, кызыксынуым шактый иде. Алай да тиз-тиз актарырга ашыгудан тыелып, шул китап кыйбласы турындагы сораулы уйларым белән сак кына ачтым.

Китапның авторы, танылган язучы Нәбирә ханым Гыйматдинова белән сөйләшкәндә дә, истәлекләрне укыганда да "Сагыну"ның кыйбласын ачыкларга теләдем шикелле...

- Нәбирә апа, китапны ачуга иң беренче күзгә ташланган сүзләр: "Бу китапның төп герое Шәрип Шаһимөхәммәт улы Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиевнең әтисе буларак кына да тарихка кереп калыр иде...". Сез китап язып, әлеге сүзләр белән генә чикләнмәскә чакырасызмы?

- Без бу җирдә кунак: киләбез дә китәбез. Кемдер үзеннән соң гөлбакчалар, кемдер бушлык калдыра. Кемнеңдер данлы исеме яши, ә кемдер, чүл комына сеңгән су кебек, мәңге җуела. Була шундый кешеләр, ни һәйкәле, ни тактасы юк, ә онытылмый. Чөнки халыкның хәтерендә саклана. Халык күңелендә куелган һәйкәлгә хәтта вакыт та тими. Актаныш якларына кайткач гаҗәп кызыклы шәхес турында хатирәләр тупланды. Иң авыр вакытларда 25 ел рәис вазифасын башкарган Шәрип Шаһимөхәммәт улы турында 80-90 яшьлек авыл өлкәннәре елый-елый: "Без Шәрип абзыйны сагынабыз", - дип сөйлиләр. Бердән ачлык еллары, бик авыр еллар, басым көчле. Шушы вакытта ул авылны саклап калган. Бодай уып ашатырсыз дип, балаларны кырга үзе алып чыгарга кушкан, бары мәрхәмәтле кеше генә шулай әйтә ала. Сугышка кадәр һәм аннары рәис булганнар турында безнең татар әдәбиятында мактап язылган әсәр юк хәтта. Чоры кырыс булгангамы, күпләрне бер уч бодай өчен сөргеннәргә озатканнар. Ә Шәрип абый мәрхәмәтлелеге белән халык хәтеренә кереп калган. Бервакыт тарантасына бер баланы утырта. Теге бала ике кесәсенә бодай тутырган булган. Бермәл кесәсе ертылып китә дә бодае коела. Рәис: "Кызым, икенче тапкыр кесәләрне яхшырак итеп тегәргә кирәк", - ди. Бик күп авылдашларын ач үлемнән, чарасызлыктан йолып кала.

- Хатирәләрне барлау озак дәвам иттеме?

- Бу китап иләктән иләнеп кенә чыкты. Аны туплауга, җыеп эшкәртүгә, әзерләүгә биш елдан артык вакыт узып китте. Менә шушы берәмтекләп эшләү нәтиҗәсендә, күрәсең, китап бик матур, җылы булып дөнья күрде. Хәреф хатасы да китмәсен дигән идем. Мондый китаплар бер көнлек кенә түгел бит. Язучы әдәби әсәр язганда уйлап таба, сызып ата ала. Документаль китап язганда алай эшләп булмый, бизәк кирәкми, чөнки чынбарлык сакланырга тиеш. Ничек булган-шулай. Хәтта Актаныш ягы халкына хас сөйләм телен саклау кирәк иде. Актанышларның үзенә күрә бик матур теле бар. Алар телен бер генә район кешесенеке белән дә чагыштырып булмый. Шуның өчен хатирәләрен сөйләгән апаларның, абыйларның сөйләм теленә хас үзенчәлекне сакларга тырыштым. Әлбәттә, корректорларга укытканда ул телне төзәтүчеләр дә булган. Яңадан кайтып, алай түгел, Актанышта болай дип әйтәләр дип, халыкның тел үзенчәлеген югалтмаска туры килде.

- Нәбирә апа, китап хатирәләрдән тора, ә төгәлрәк әйткәндә, күңелләрендәге истәлекләр белән кемнәр бүлеште?

- Китап берничә өлешкә бүленә. Ул Минтимер Шәрип улының әтисе, әнисе турындагы истәлекләре белән ачылып китә. Туганнары, балалары сөйләгәннәр белән дәвам итә. Аннары авылдашлары һәм оныклары хатирәләре урын алды. Интервью алганда 80-90 яшьләре тулган әбиләрнең күбесе хәзер вафат инде.

- Әнәк вакыйгаларына, кешеләренә кагылышлы әдәби әсәр язарга теләгегез юкмы?

- Бар, алга таба күз күрер, әлегә вакыт җитми барысына. "Сагыну"  искерә торган түгел. Аны күп еллардан соң да кайтып укырга була. Чөнки ул чын кеше турында. Кеше турындагы китап беркайчан искерми. Безгә менә шундый гамәле үрнәк кешеләрне күрсәтергә, табарга кирәк. Югыйсә, язучылар көчәнә-көчәнә документаль әйбер дип, әллә нәрсәләр язып утыралар.

- Шәрип абзыйның туган авылы Әнәктә яшәүчеләр белән китап чыгу шатлыгын бүлештегезме әле?

- Пучы мәдәният йортында очрашу оештыра алсак, бик әйбәт булыр иде. Алла боерса, озакламый әнәклеләргә китаплар белән кайтырбыз дип торабыз. Шәүкәт Галиевнең әйткән сүзе бар: "Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел". Китапны авылда тәкъдим итү иң авыр заманнарда сынмаган-сыгылмаган өлкәннәргә хөрмәт билгесе, алар турында яшьләргә җиткерү булыр иде. Кешенең изгелекләре җир астына күмелми хәтердә саклану Шәрип абзыйга бәйле хатирәләр белән бәян ителде. 

Хәтер әткәй, бабкай, абзыкай дип дәшә... 

Китапта барлыгы  төрле вакытлар шаһиты  булган 37 кешенең истәлекләре урын алган. Шулардан берничә өземтә.


Минтимер Шәймиев: Бер карасаң, авылда халык артык белемле дә түгел иде, алар - җир игүчеләр, авыр хезмәт кешеләре. Ә тормыш итү кагыйдәләре гаҗәеп кешелекле һәм гадел. Әнәк дигән җәмгыятьтәге язылмаган кагыйдәләр миңа гомер буе үрнәк булып тордылар, акны-карадан аерырга өйрәттеләр.

Кулак нәселеннән булуына карамастан, колхозлашу вакыты җиткәч, авылдашлар колхоз рәисе итеп нәкъ менә безнең әткәйне сайлаган. Кешеләр үз язмышларын аңар ышанып тапшырырга курыкмаганнар.

Дөрлеҗиһан Хакова: Нуҗа шулпасын күп чөмерсә дә, абзыйкайның бәгыре катмады. И аның кылган изгелекләре! Заемнарга кадәр киметеп яздыра иде. Кемдер Фатыйха исемле карт кызның кыен күреп яшәвен абзыкайга җиткерә. Ул Фатыйханы күрше авылдагы телсез егеткә димләде. "Үскәнем, тел нәмәгә ул, тукмак татып яшәгәнче ир тәрбиясендә булырсың", - диде. Сөбханалла, матур яшәделәр, телсез ире белән өй салдылар...

Илшат Фәрдиев: Бабкай минем өчен аеруча якын кеше. Ник дигәндә, туганнар мине үзара "бабкай малае" дип йөрткәннәр. Әнкәй алтынчы баласын тудырмаска уйлаган. Әбкәй бу серне шыпырт кына бабкайга тишкән. Бабкай бик ачуланган әнкәйне. "Әвен хәтле иреңнең җилкәсенә ике симез аю ассаң - җиргә тими, туйдырсын тамагыгызны, бар гына, муеныңны тартып өзәм, туры өеңә кайт, артыңнан карап калам", - дигән... Бабкай белән әбкәй күптән җир куенында йоклый. Зират һәммәбезгә яшәүнең чикле икәнен искәртә. Әнәктә вакытта балаларымны зиратка алып керәм. Карагыз дим, һәрберсенең тарихын белегез дим. Безнең нәселдә фаҗигале үлемнәр булды. Зиратта бит сөйләшмисең, уйланасың гына. Минем ничә мәртәбә сынаганым бар: Минтимер абый, ил күләмендәге берәр зуррак эшкә тотыныр алдыннан, Әнәк зиратына кереп, ата-анасының кабере янында тын гына басып тора. Ул аларның хәер-фатихасын алгандай тоела миңа. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә аның өчен ата-ана иң изге төшенчә...
1000 данә тираж белән чыккан "Сагыну"ны халык хөрмәтен кешелеклелеге белән яулый алган рәис турында гына дип уйларга кирәкми.

Бердән, анда автор сүзләре белән әйткәндә "тетрәндергеч халык язмышы чагыла".  Шәрип абзый үзе 1901 елда туган. Китапта исә  аннан да элгәреге вакыт - кызыллар тарафыннан кулак дип табылган бик тә дини әтисе хәлләре  чагылыш таба. Герой язмышы гап-гади татар авылының кызылларга кадәрге һәм  совет заманындагы тарихы белән үрелеп бара, бүгенге көннәргә килеп тоташа. Тулы бер гасыр эчендәге татарлар тормышын сабак алырлык гыйбрәтле хәлләре, сабырлык җиңгән авырлыклары белән күз алдына китереп бастыра.

Икенчедән, китап тормыш мәгънәсе: ата-бабалар тәрбиясе, әти-әниләргә хөрмәт, авылдашларны, туган җиреңне ярату һәм бернинди чор үзенчәлекләренә карамый игелек хисен саклау турында. "Сагыну" дигән китапның кыйбласы менә шул тарафта.

интертат.ру

Караулар: 440 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1