Төп бит » 2015 » Февраль » 11 » Татарның мәшһүр улы Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан, кичә уздырыла
23:43
Татарның мәшһүр улы Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан, кичә уздырыла

Татарның мәшһүр улы - мәгърифәтче, тарихчы һәм этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм Насыйриның тууына - 190 ел (1825-1902). Шул уңайдан 13 февраль кичке 5тә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур.,14) кичә үткәреләчәк.

Кичә программасының авторы, Каюм Насыйри музееның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Раушания Шәфигуллина сценарий нигезенә остазның “Кырык бакча” әсәрен алган һәм безне шул гүзәл бакчага сәяхәт кылырга чакыра. Сәяхәтне Каюм Насыйриның бертуган энесе Габделкавиның кызы Гөлхәбирә Насыйрия ролендә Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан алып барачак.

“Тел гыйлеме” бакчасында профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин белән очрашу көтә. “Мәгърифәт”тә Раушания Шәфигуллина үзе каршы алачак. Аларның чыгышларыннан Каюм Насыйриның тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге хакында шактый мәгълүмат алып булыр.

Моңлы бакчада борынгы татар көйләрен скрипкада Марат Әюпов башкарачак. Яшь җырчыларыбыз Сөмбел Заһидуллина, Альбина Әбдрәшитова, Айзирәк Харунова осталыкларын халык җырлары аша күрсәтәчәкләр. Мәдинә Хәйруллина җитәкчелегендәге “Җәүһәр” балалар ансамбле дә (концертмейстры - Геннадий Макаров) тамашачылар күңелен яулар дип уйлыйбыз, дип шәрехли әлеге иҗади берлекнең матбугат үзәгеннән Алмаз Бикмөхаммәтов.

http://tatarile.org

Караулар: 570 | Өстәде: angel | Рейтингы: 0.0/0