Төп бит » Яңалыклар архивы

Корбан бәйрәме белән, милләттәшләр!

Караулар: 449 | Өстәде: angel | Дата: 12.10.2013


Караулар: 464 | Өстәде: angel | Дата: 06.10.2013

Хөрмәтле мөгаллим һәм мөгаллимәләр!
Хөрмәтле хезмәт ветераннары!
Гыйлемгә, рухи, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләргә ия булган олуг затлар! Сез язмышыгызны кешеләргә мәгърифәт өләшү дигән изге хезмәт белән бәйләгәнсез. Укытучы һәрвакыт югары рухи көч, эрудиция, зыялылык һәм иҗади януның үрнәге булды. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – зирәк остазларыбыз чәчкән орлыклар. Белем бирүнең дәрәҗәсе шәхеснең тормыштагы уңышларын, тулаем алганда, илебезнең динамик үсешен билгели. Сез – һәр баланы шәхес итеп тәрбияләүче, ил һәм милләт гаме белән янучы иң кирәкле, фидакарь һәм иң җаваплы һөнәр ияләре. Сезнең ярдәмегез белән м ... Алга таба укырга »
Караулар: 507 | Өстәде: angel | Дата: 02.10.2013

Бүген тагын бер яңалыкка тап булдым... Сөенечле яңалык, бик сөенечле!!!
Җиңү-җиңмәү бер нәрсә, финалга узу да бик күңелле хәбәр!!!
Төзеде Раил Гатауллин - 27 сентябрь, 2013 - 10:54 
IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды! 
Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 73 гариза килде, алар арасыннан нигез ... Алга таба укырга »
Караулар: 513 | Өстәде: angel | Дата: 28.09.2013

Официаль булмаган чыганаклардан күренгәнчә, безнең мәктәп (шул исәптән китапханә дә инде!!!) "Китапка -икенче тормыш"  акциясендә призлы урын яулаган. Төгәлрәк  мәгълуматны приказ күргәч язарбыз, Алла боерса!
Караулар: 501 | Өстәде: angel | Дата: 22.09.2013

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе район күләмендә дә уздырылган иде. Жюри сайтымны бик югары бәяләгән- 1 урын биргән. Әгәр дә минем хезмәтем кемгәдер ярдәм итә икән, мин чын күңелемнән шатланам. Үзмаксат бит бәйгедә җиңү генә түгел- ә хезмәтеңнең кемгәдер файдалы булуында, дип уйлыйм мин.
Караулар: 490 | Өстәде: angel | Дата: 22.09.2013

Татар халкы талантларга бай. Г.Тукай, Дәрдмәнд, Һ.Такташ, М.Җәлил, С.Хәким, Ф.Яруллин кебек шагыйрьләр сафына алтмышынчы елларда Р.Фәйзуллин килде.Балык Бистәсе районы Балтач авылы егете Р.Фәйзуллин яңача уйлануларга нигезләнгән җыйнак, тирән фикерле шигырьләре белән укучыны җәлеп итә белде. 1989нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр "Казан утлары” журналының баш мөхәррире булган Равил ага Фәйзуллинга 70 яшь тулу уңаеннан Имәнкискә урта мәктәбендә «Шигъри тәлгәшләр” дип аталган әдәби кичә узды. Анда шагыйрьнең тәрбияви максатны, уйлау сәләтен үстерүне күздә тотып иҗат иткән күп шигырьләре укучы балалар тарафыннан яңгырады. Уңышлы һәм файдалы бу кичәдә авыл җирлеге узидарә башлыгы Шакиров Мөхәммәтҗан Мөхәммәтәмин улы да катнашты.Тәрбия чарасын татар теле укытучысы Җиһаншина Гүзәл һәм китапханәче Гаянова Кәүсәрияләр уздырды

Караулар: 627 | Өстәде: angel | Дата: 13.09.2013

Кичә мәктәп китапханәсенә посылка килеп  төште. Кызыксынып ачып карасак, 15 ләп китап. Балалар ярата торган фантастик китаплар җыелмасын  Мәскәүнең "Созидание" фонды җибәргән булып чыкты. Сайттагы минем мөрәҗәгатьне укыганнар да ("Китапка- икенче тормыш" акциясендә катнашырга өндәгән), бүләк ясарга уйлаганнар. Әфарин! Яхшы гамәл! Димәк, безнең сайтны Мәскәүлеләр дә укый икән!!! Монысы да куанычлы!!!
Караулар: 423 | Өстәде: angel | Дата: 12.09.2013

Караулар: 526 | Өстәде: angel | Дата: 12.09.2013

Татар телендә алып барыла торган сайтлар бәйгесенә старт бирелде. Коллегаларымны бу бәйгедә катнашырга чакырам. Башка конкурсантларның (ул проекттагы) сайтлары белән  танышкач, гаҗәпләргә каласың. Бигрәк уңган, бигрәк булган инде безнең татар теле укытучылары.

Караулар: 560 | Өстәде: angel | Дата: 11.09.2013

« 1 2 ... 8 9 10 11 12 13 »