Төп бит » 2014 » Сентябрь » 11 » Татарстанда «Ел китабы» конкурсында җиңүче дип 21 китап танылды
12:58
Татарстанда «Ел китабы» конкурсында җиңүче дип 21 китап танылды

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2012» конкурсына йомгак ясады.

Татарстан нәшриятларында 2012 нче елда дөнья күргән, 2013 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты. Конкурста 248 китап катнашып, шуларның 51е чәчмә әсәрләр (проза), 50е тезмә әсәрләр (шигърият), 46ы балалар әдәбияты, 45е рус телендә чыккан матур әдәбият, 31е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 24е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары булды, дип “Татар-информ” МАна хәбәр итәләр әлеге конкурсны оештыручылар ТР Милли китапханәсеннән.

Танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләгән.

Чәчмә әсәрләр:
I урын - Мәдинә Маликова «Арыш тәме»;
I I урын - Халисә Ширмән «Ерактагы йолдызым»;
III урын - Альберт Хәсәнов «Данәгөл».

Тезмә әсәрләр:
I урын – «Күбәләгем, түгәрәгем»;
II урын – Шәрифуллина Эльмира «Тамды яшем»;
III урын – Роберт Миңнуллин «Татарларым».

Балалар әдәбияты:
I урын – «Тукай иленә сәяхәт=Путешествие в мир Тукая»;
II урын – «Әкиятләр»;
III урын – Булат Садретдинов «Айда кунакта».

Рус телендә чыккан матур әдәбият:
I урын – Зифа Кадырова «Сумбуль»;
II урын – Светлана Сурчакова «Амина»;
III урын – Вакыйф Нуриев «Седьмая палата».

Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
I урын – Разил Валиев «Минем чорым – минем җырым»;
II урын – Тәлгат Галиуллин «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы»;
III урын – Марсель Әхмәтҗанов «Татар шәҗәрәләре».

Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
I урын – Нияз Халитов «Татарская мечеть и ее архитектура»;
II урын – «История Казани в документах и материалах.XIX век;
III урын – Нурзия Сергеева «Город Казань в картинках=Казан шәһәре рәсемнәрдә» 

Караулар: 1008 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1