Төп бит » 2016 » Август » 24 » Ризаэддин Фәхретдиннең туган авылында
22:57
Ризаэддин Фәхретдиннең туган авылында

Әй Кичүчат! Кичүчат!

Очрашуга без бик шат...

                                   С.Сөләйманова

 18 нче август көнне нефть төбәгенең бер төркем язучылары: күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдиннең туган авылы Кичүчатта булып, китап укучылар белән очраштылар.

 Язучы халык белән, укучысы белән аралашып, аларның борчу-мәшәкатен, шатлык-куанычын белеп яшәгәндә нәтиҗәле иҗат итә. Авыл җирендә эшнең кайнап торган вакыты булуга карамастан, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты шагыйрә К.Булатова, С.Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе лауреаты шагыйрә, җирле телевидениеның “Җомга” тапшыруы алып баручысы Н.Сабирҗанова, Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты язучы З.Захарова, шагыйрә, композитор Л.Аланлы һәм Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе язучы Р.Шаһиев – китап укучыларның көтеп алынган кунагына әйләнделәр.

Очрашуда Җирле үзидарә башлыгы Р.Шәйхетдинов, мәдәният йорты җитәкчесе М.Гафиятуллина, мәктәп укытучылары, китап сөючеләр катнашты. Әдәби очрашуны китапханә мөдире Г.Бикмучева алып барды. Китап сөючеләр белән җанлы аралашу кызыксындырган сорауларга җаваплар җырлар белән үрелеп барды.

 Рәфкать Шаһиев

http://www.sptatar.ru/index.php

Караулар: 640 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1