Төп бит » 2020 » Апрель » 06

УЙЛАНДЫРА ИКӘН…
Китереп кысса йөрәгең,
Уйландыра икән...
Йөрәгеңне уеп-уеп
Уй яндыра икән…
Сискәндерә, тетрәндерә,
Уяндыра икән…
Авыртынып ятулары
Оялдыра икән…
Бераз гына хәл керсә дә
Куандыра икән…
Кайчагында йөрәк шулай
Кыландыра икән…

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 702 | Өстәде: angel | Дата: 06.04.2020