Төп бит » 2020 » Апрель » 04

МИН БОРЧЫЛЫП ЯТКАН БУЛАМ
Мин борчылып яткан булам,
Төрле уй килә башка:
Янәсе, мин монда чакта
Нишләрләр миннән башка!?
Мин борчылып яткан булам,
Тик җан юкка көенә.
Дөньяның китми исе дә -
Тәгәри үз көенә.
Мин борчылып яткан булам:
Кәеф тә юк, хәл дә юк.
Ә тормыш кайный минсез дә -
Әллә бар мин, әллә юк.

Өстәмәләр: Картинка 1
Караулар: 740 | Өстәде: angel | Дата: 04.04.2020