Төп бит » 2020 » Апрель » 4 » МИН БОРЧЫЛЫП ЯТКАН БУЛАМ
00:10
МИН БОРЧЫЛЫП ЯТКАН БУЛАМ

МИН БОРЧЫЛЫП ЯТКАН БУЛАМ
Мин борчылып яткан булам,
Төрле уй килә башка:
Янәсе, мин монда чакта
Нишләрләр миннән башка!?
Мин борчылып яткан булам,
Тик җан юкка көенә.
Дөньяның китми исе дә -
Тәгәри үз көенә.
Мин борчылып яткан булам:
Кәеф тә юк, хәл дә юк.
Ә тормыш кайный минсез дә -
Әллә бар мин, әллә юк.

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 532 | Өстәде: angel | Рейтингы: 0.0/0