Төп бит » 2020 » Август » 6 » Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова: Минем вазифам – яңа бинага тормыш өрү
13:39
Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова: Минем вазифам – яңа бинага тормыш өрү

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли китапханәнең яңа директоры Мәдинә Тимерҗанова яңа киңлекләргә — яңа бинага тормыш өрергә вәгъдә итте. Бүген генә коллективка тәкъдим ителгән яңа җитәкче ТР Милли китапханәсенең яңа бинасында уздырылган беренче матбугат конференциясендә беренче чыгышын ясады.

«Минем вазифам бу яңа киңлекләргә тормыш өрү. Бу — тирәлекне куллануның бөтенләй башка культурасы. Бездә сакланган кульязмалар да иҗтимагый тормышта кулланылырга тиеш», — диде Мәдинә Тимерҗанова.

Аның фикеренчә, бу иҗтимагый киңлекләрдә тормыш кайнап торырга тиеш. «Бирегә театр киләчәк, бирегә татар шәһәр яшьләре киләчәк. Биредә лекцияләр булачак. Бу креатив яшьләр өчен дә, урта яшьтәгеләр өчен дә, китапханәгә йөрү традициясе булганнар өчен дә кызыклы урынга әйләнер», — диде ул.

«Без бу матур урынга җан иңдерәчәкбез. Кешеләр безгә килергә тиешләр», — дип нәтиҗә ясады яңа җитәкче.

Яңа директор үзенең беренче кадрлар карарын да журналистлар алдында игълан итте — Тәбрис Яруллинга урынбасар вазифасын тәкъдим итте. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/05-08-2020/milli-kitaphan-direktory-m-din-timer-anova-minem-vazifam-ya-a-binaga-tormysh-r-5761523

Караулар: 227 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1