Төп бит » 2015 » Сентябрь » 26

Бүген Г.Тукай исемендәге Татар филармониясенең 78нче сезоны ачыла. Шушы уңайдан филармония сәхнәсендә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры концерт тәкъдим итәчәк.

Филармониянең яңа сезоны шактый кызыклы һәм эчтәлекле булырга охшап тора. Быел биредә беренче тапкыр Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале оештырылачак. Фестивальне 1 ноябрьдә СССРның халык артисткасы, романслар остасы Нани Бригвадзе концерты ача, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге.

2 ноябрьдә фестиваль эстафетасын пианист, Россиянең атказанган артисты Александр Гиндин кабул итә. Әлегә өч көнгә генә тәгаенләнгән фестиваль Яхин романсларыннан һәм җырларыннан төзелгән Гала-концерт белән ябыла. Концертта Татарстанның һәм Башкортстанның популяр сәнгать осталары катнаша. Гала-концертның режиссёры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. Әлеге фестиваль ... Алга таба укырга »

Караулар: 463 | Өстәде: angel | Дата: 26.09.2015