Төп бит » 2015 » Сентябрь » 08

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты теләге булган һәркемне татар теле курсларына чакыра. Дәресләр атнасына 2 тапкыр 18.00дән 20.00гә кадәр уздырылачак. Курслар 28 сентябрьдән 18 декабрьгәчә оештырыла.

Аларны тәмамлаучыларга татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелгән КФУ сертификаты тапшыру күздә тотыла.

Гаризалар электрон рәвештә биредә 7-21 сентябрьдә кабул ителә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча

Караулар: 506 | Өстәде: angel | Дата: 08.09.2015