Төп бит » 2020 » Апрель » 2 » КЕШЕ ГОМЕРЛӘРЕ БИГРӘК КЫСКА...
00:05
КЕШЕ ГОМЕРЛӘРЕ БИГРӘК КЫСКА...

КЕШЕ ГОМЕРЛӘРЕ БИГРӘК КЫСКА...
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Ходай безгә, белмим, нигәдер,
Кошлар гомере дә бирмәгән шул.
Яши белсәң җитәр, дигәндер.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Шунсына да шөкер итәбез.
Кыска гына шул бер гомернең дә
Кадерләрен белми китәбез.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе – гомерлек.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Сизелми дә хәтта калына.
Әйтерсең лә, гомер учаклары
Бер мизгелгә генә кабына.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Бер сүнә дә кабат кабынмый.
Һәрберебезгә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә кагылмый.

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 751 | Өстәде: angel | Рейтингы: 0.0/0