Төп бит » 2020 » Июль » 26

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Кешелек тарихында күп кенә дәүләтләрнең гөрләп үсеп тә, тора-бара юкка чыгуы, югары казанышларга ирешкән бөтен бер халыкның югалу мисаллары мәгълүм. Бүген, гомуми глобальләшү, биләмә чикләре җуелу һәм күчеш агымнары көчәю, тоташ бердәйлек һәм цифрлаштыру шартларында халыкның милли тәңгәллеген саклау мәсьәләсе кискенләшә бара. Ел саен дистәләгән тел бөтенләйгә югала. Бу проблемалар иҗат интеллигенциясен генә түгел, гади кешеләрне дә борчый.

Татарлар — күпгасырлык бай тарихлы халык, моны Татарстан, Россия һәм бөтендөнья галимнәре язган җитди хезмәтләр дәлилли. Татарлар гомер-гомергә Көнчыгышта — Көнбатыш дөньяның, ә Көнбатышта Көнчыгышның бер өлеше булып торганнар. Евразия төрендәге мәдәният вәкилләре буларак, алар зур-зур тел гаиләләренең һәм бөтендөнья диннәренең үзара актив багланышлары тирәлегендә яшәгәннәр. Татарлар, төрки-мөселман дөньясының көнбатыш өлешен ... Алга таба укырга »

Караулар: 291 | Өстәде: angel | Дата: 26.07.2020