Төп бит » 2020 » Август » 06

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли китапханәнең яңа директоры Мәдинә Тимерҗанова яңа киңлекләргә — яңа бинага тормыш өрергә вәгъдә итте. Бүген генә коллективка тәкъдим ителгән яңа җитәкче ТР Милли китапханәсенең яңа бинасында уздырылган беренче матбугат конференциясендә беренче чыгышын ясады.

«Минем вазифам бу яңа киңлекләргә тормыш өрү. Бу — тирәлекне куллануның бөтенләй башка культурасы. Бездә сакланган кульязмалар да иҗтимагый тормышта кулланылырга тиеш», — диде Мәдинә Тимерҗанова.

Аның фикеренчә, бу иҗтимагый киңлекләрдә тормыш кайнап торырга тиеш. «Бирегә театр киләчәк, бирегә татар шәһәр яшьләре киләчәк. Биредә лекцияләр булачак. Бу креатив яшьләр өчен дә, урта яшьтәгеләр өчен дә, китапханәгә йөрү традициясе булганнар өчен дә кызыклы урынга әйләнер», — диде ул.

«Без бу матур урынга җан иңдерәчәкбез. Кешеләр б ... Алга таба укырга »

Караулар: 228 | Өстәде: angel | Дата: 06.08.2020

Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тәбрис Яруллин ТР Милли китапханә директорының урынбасары итеп билгеләнде. Мәдинә Тимерҗанова матбугат конференциясендә Тәбрис Яруллинга шушы тәкъдимне ясады. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/05-08-2020/t-bris-yarullin-tr-milli-kitaphan-direktoryny-urynbasary-itep-bilgel-nde-5761437

Караулар: 223 | Өстәде: angel | Дата: 06.08.2020