Төп бит » 2015 » Апрель » 15

Бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды.

Конкурс 2014 елның 10 ноябреннән алып 2015 елның 10 мартына кадәр уздырылган. Бәйгедә 300 укучы үзләренең 622 эшен тәкъдим иткән. Иң актив катнашучылар арасында Татарстанның Аксубай, Балтач, Актаныш, Минзәлә районнары мәктәплерендә белем алучы һәм Казан, Яр Чаллы калаларыннан, шулай ук, Башкортстан, Марий Эл Республикаларыннан булган.

Иҗади бәйгенең төп максаты − татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау.

Конкурста катнашучылар өч номинациядә − "Яшь шагыйрь", "Яшь прозаик", "Яшь драматург" иҗади көч сынашкан. Аларны ... Алга таба укырга »

Караулар: 584 | Өстәде: angel | Дата: 15.04.2015