Главная » 2012 » Март » 31 » Телләр, сүзләр, авазлар дөньясында...
22:53
Телләр, сүзләр, авазлар дөньясында...
* Иң күп кулланылышта йөрүче сүз – инглиз телендәге "SET” сүзе. Ул, исем буларак 58 мәгънәдә, фигыль буларак 126 мәгънәдә кулланыла.
* Дөньяда бүген 65 алфавит бар. Ә борынгы алфавит үрнәге Унгарит (хәзерге Рас - Шарта) шәһәрендә (Сурия) табылган. Аның барлыкка килүенең вакыты безнең эрага кадәр 1450 ел тирәсе дип исәпләнә. Табылдык рәвешендә булып, аңа 32 чөй тамга төшерелгән.
* Иң күп хәрефле алфавит – Камбоджадагы кхмер телендә. Ул 72 хәрефле. Иң аз хәрефле (анда нибары 11 хәреф) алфавит – Бутенвиль утравында яшәүче ротокас кабиләсенеке.
* Телләрнең күплеге ягыннан Папуа – Яңа Гвинея алдынгы урынны тота. Дөньядагы барлык телләрнең 10 процент чамасы, ягъни 500 гә якыны шунда тупланган.
* Иң катлаулы тел – Дагстандагы табасаран теле. Анда килешләр саны гына да 48 гә җитә.
* Дөньяда иң сирәк аваз – "рҗҗ” авазлары кушылмасыннан торган аваз.
* Дөньяда иң киң таралган аваз – "а” авазы. Ул аваз булмаган телләр юк. Иң карт хәреф "о” авазы. Сузык булганга түгел, ә ул, моннан безнең эрага кадәр1300 ел тирәсендә финикиялеләр тарафыннан кертелгән булганга һәм бер дә үзгәрмичә безнең көннәрдә дә кулланылганга күрә.
* Африкада яшәүче бушменнар телендә хәтта чиртү тавышына охшаган аваз бар.
* Иң күп тел белүче дип, 1914 елда Франциядә туган Джордж Шмидт санала. Ул 19 телне яхшы белгән. Тагын 12 телдә бераз сөйләшә алган.
* Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә - 85 аваз, югарыда искә алынган ротокас телендә исә иң азы – 6 тартык кына.


Просмотров: 1194 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/1