Главная » 2012 » Март » 31

30.01.2012 Римма Бикмөхәммәтова "Шәхесләребез” сериясенең чираттагы китабы – язучы, милләт лидеры Гаяз Исхакый турында. 27 гыйнвар китапның тәкъдим итү кичәсен Чистай якташлыгы уздырды. Интернетта яшьләр моңа кадәр "Җыен” фонды ярдәме белән басылган "Шәхесләребез” сериясенең чыккан барлык хезмәтләрдән дә иң саллысы һәм кызыклысы Гаяз Исхакыйныкы дип бәяләде.

Фәнни җыентык 927 битлек. Гаяз Исхакый турындагы хезмәт 8 бүлектән тора. Биредә әдипнең биографиясе, тәрҗемәи хәле, язучының Шиһабетдин Мәрҗәни, Йосыф Акчура, Габдулла Тукай, Исмаил Гаспралы кебек татар зыялылары турында язылган мәкаләләре урын алган. Китапка мөһаҗирлеккә киткәч, иҗат иткән әсәрләре дә бар. Аның васыятьнамәсен укырга мөмкин. Аерым бүлектә хатлары тупланган. Гаяз Исхакый кызы Сәгадәткә, аның әтисенә язган шәхси хатлары, Максим Горький белән хат аша аралашуларын укып була. Китапта шулай ук язучының фикердәше Муса Бигиевның хатлары урын алган. ... Читать дальше »

Просмотров: 1621 | Добавил: angel | Дата: 31.03.2012

* Иң күп кулланылышта йөрүче сүз – инглиз телендәге "SET” сүзе. Ул, исем буларак 58 мәгънәдә, фигыль буларак 126 мәгънәдә кулланыла.
* Дөньяда бүген 65 алфавит бар. Ә борынгы алфавит үрнәге Унгарит (хәзерге Рас - Шарта) шәһәрендә (Сурия) табылган. Аның барлыкка килүенең вакыты безнең эрага кадәр 1450 ел тирәсе дип исәпләнә. Табылдык рәвешендә булып, аңа 32 чөй тамга төшерелгән.
* Иң күп хәрефле алфавит – Камбоджадагы кхмер телендә. Ул 72 хәрефле. Иң аз хәрефле (анда нибары 11 хәреф) алфавит – Бутенвиль утравында яшәүче ротокас кабиләсенеке.
* Телләрнең күплеге ягыннан Папуа – Яңа Гвинея алдынгы урынны тота. Дөньядагы барлык телләрнең 10 процент чамасы, ягъни ... Читать дальше »
Просмотров: 1192 | Добавил: angel | Дата: 31.03.2012

Дөньядагы иң зур китап – Мисырдагы бер гыйбадәтханә стенасына уелып язылган елъязма. Аның таш "битләре”нең киңлеге 40 метр.
Кәгазьгә басылган иң калын китап – 8048 битле Библия. Авырлыгы 500 килограммлап булган бу китап Америкада саклана.
Ә иң бәләкәй китап – Япониядә. Асао Хосимо авторлыгында чыгарылган бу китапның озынлыгы – 1,4мм, ул 20 биттән тора.
 
Лондон шәһәренең "Фойлз” китап кибете басма продукциясенең күплеге белән дан тота. Китап киштәләренең озынлыгы – 48 км, кибетнең мәйданы – 7044 м².
Просмотров: 1250 | Добавил: angel | Дата: 31.03.2012

"Китап Тукай турында төрле мәгълүматка бай"
Чит ил галимнәре фәнни хезмәтләрендә вак әйбергә зур игътибар бирә. Бу китап та төрле мәгълүматка бай. Мәсәлән, Тукай ничә сум гонорар алган, "Болгар номерлары”нда яшәгәне өчен күпме түләгән, Питербурга нинди максат белән барган һәм башкалар. Вак детальләр аша алар зур проблемны хәл итәргә тырышалар. Ә бездә иҗтимагый, сәяси фармацияләрне барлыйлар, романтик реализммы бу, әллә социалистик реализммы бу дип зурдан кубалар. Ә Михаэль Фридерих конкрет сораулар куа һәм аларга җавап эзли, ниндидер конкрет формуланы чишкән кебек эзлекле итеп, кызык яза.​​ ​
​​Әлбәттә, Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек шагыйрьләргә тел-теш тидерүне олы буын әдәбиятчылары авыр кичерә, "ни генә булмасын, аларга тияргә ярамый” дип фикер йөртәләр. Бәлки, бу дөрестер дә, чөнки татарда символлар күп түгел. Без бар ... Читать дальше »
Просмотров: 749 | Добавил: angel | Дата: 31.03.2012