09:37 Ватанны саклаучылар көне белән! | |
Бәйрәм белән! 23 февраль – туган илне яклап көрәшкән ветераннарны искә алу, геройлар батырлыгын данлау, хәрби хезмәттә булып кайткан һәм бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче ир-егетләрне олылау, хөрмәтләү көне. Шулай ук, үсмерләр һәм кечкенә малайлар өчен дә бәйрәм бу көн, чөнки киләчәктә Ватаныбызны алар саклаячак. Моның өчен, алар чын патриотлар булып үсәргә тиеш. Ә патриотизм ул – туган йортыңа, җиреңә, телеңә мәхәббәт, илеңнең тарихы, героик үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану. Бәйрәм белән! | |
|