Төп бит » 2012 » Сентябрь » 11 » Нинди китап күп укылган?
12:57
Нинди китап күп укылган?

Нинди китап күп укылган?

«Ел китабы - 2012» республика күләм конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйге Татарстанда 1987 елдан бирле оештырыла. Иң күп укылган китапларны ачыклауда Татарстанның 45 үзәк китапханәләр системасы катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.


Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, Татарстан нәшриятларында 2012 елда дөнья күргән 248 китап катнашкан. Шуларның 51е - чәчмә әсәрләр (проза), 50е - тезмә әсәрләр (шигърият), 46ы - балалар әдәбияты, 45е - рус телендә чыккан матур әдәбият, 31е - татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 24е - рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары. «Ел китабы - 2012» конкурсының жюри рәисе - шагыйрь Гәрәй Рәхим.

Чәчмә әсәрләр:
I урын - Мәдинә Маликова «Арыш тәме»;
I I урын - Халисә Ширмән «Ерактагы йолдызым»;
III урын - Альберт Хәсәнов «Данәгөл».

Тезмә әсәрләр:
I урын – «Күбәләгем, түгәрәгем»;
II урын – Шәрифуллина Эльмира «Тамды яшем»;
III урын – Роберт Миңнуллин «Татарларым».

Балалар әдәбияты:
I урын – «Тукай иленә сәяхәт - Путешествие в мир Тукая»;
II урын – «Әкиятләр»;
III урын – Булат Садретдинов «Айда кунакта».

Рус телендә чыккан матур әдәбият:
I урын – Зифа Кадырова «Сумбуль»;
II урын – Светлана Сурчакова «Амина»;
III урын – Вакыйф Нуриев «Седьмая палата».

Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
I урын – Разил Валиев «Минем чорым – минем җырым»;
II урын – Тәлгат Галиуллин «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы»;
III урын – Марсель Әхмәтҗанов «Татар шәҗәрәләре».

Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
I урын – Нияз Халитов «Татарская мечеть и ее архитектура»;
II урын – «История Казани в документах и материалах. XIX век;
III урын – Нурзия Сергеева «Город Казань в картинках - Казан шәһәре рәсемнәрдә».

("intertat.ru")

 
 
Караулар: 431 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1