Главная » Файлы » Мои файлы

Китап турында. Сез моны беләсезме? циклыннан
27.02.2014, 23:16
1. Дөньядагы иң зур китап – Мисырдагы бер гыйбадәтханә стенасына уелып язылган елъязма. Аның таш "битләре”нең киңлеге 40 метр.
2. Кәгазьгә басылган иң калын китап – 8048 битле Библия. Авырлыгы 500 килограммлап булган бу китап Америкада саклана.
3. Ә иң бәләкәй китап – Япониядә. Асао Хосимо авторлыгында чыгарылган бу китапның озынлыгы – 1,4мм, ул 20 биттән тора.
4. Лондон шәһәренең "Фойлз” китап кибете басма продукциясенең күплеге белән дан тота. Китап киштәләренең озынлыгы – 48 км, кибетнең мәйданы – 7044 м².

5. Иң авыр тарихи китапларның берсе – әрмән телендә. "Муша монастыре вәгазьләре" кулъязмасы. Ул башта бер пот авырлыгында булган. 1204 елда китапны басмачылар урлап киткән. Аны кире кайтару максатыннан бөтен әрмән авыллары көмеш акча җыйган. Кулъязма Муша (Көнбатыш Әрмәнстан) шәһәрендә 7 гасырдан артык вакыт сакланган. 1915 елда төрекләр һөҗүменнән качучы әрмәннәр халыкның бу рухи хәзинәсен үзләре белән алганнар. Урау – урау юллар үтеп, кулъязма ахыр чиктә Әрмәнстанның төп китап саклау үзәгенә – Матедаранга килеп эләгә.
6. 1832 елда Лондонда "Инглиз геройлары җыелмасы”дигән китап 100 данәдә басыла. Аның озынлыгы - 7 метрдан артык, ә киңлеге 4 метрга якын була. Хәрефләрнең зурлыгы 15 см.дан артык. Ул дөньядагы иң авыр басма исәпләнә.
7. 1899 елда Варшавада, А.С.Пушкинның тууына 100 ел тулуга багышлап, күләме 28 гә 18 мм тәшкил иткән "Евгений Онегин” поэмасы басыла. Аның һәр битенә 30 юл сыйдырылган китапчыкны медальонга урнаштырырга була. Медальон капкачының уртасына, китапчыкны укыр өчен, линза беркетелгән.
8. 1455 елда Гутенберг тарафыннан басылган Библия – дөньяда иң кыйммәтле китап булып санала. 1926 елда аның бер данәсе 350 мең долларга сатыла.

9. 1633 елда Лондонда басылып чыккан китапка иң – иң озын исем бирелгән. Ул 45 юлдан тора.
XVII гасырда Англия табиблары үзләренең пациентларына, дарудан тыш, көнгә ике-өч бит китап укырга тәкъдим итә торган булганнар. Дингә ышанган кешеләр, дини китаплар укып, җаннарына, күңелләренә тынычлык алган. Ул "библиотерапия” дип атала. Мисыр фараоны Рәмзис II китапханәсен "Җан өчен даруханә” ("Аптека для души”), Ассирий патшасы Ашшурбанипала китапханәсен "Вәгазь һәм киңәш йорты” ("Дом наставлений и советов”) дип атаган.

Категория: Мои файлы | Добавил: angel
Просмотров: 956 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1