Главная » Файлы » Мои файлы

Китап белән эшләү юллары
27.02.2014, 22:56
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә...

Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам, - 
дип яза күренекле шагыйребез Г.Тукай.
Кайсы гына авторның нинди генә китабы булса да, ул сезне изгелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.
Китаплар - безгә кадәрге буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап ул – игелекле дус, киңәшче, сердәш тә. Һәр кешенең – олы яшьтәме яки мәктәп баласымы ул – үзенең яраткан китабы була. Һәр яңа буын аннан белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала.


Китапның төзелеше
(төп терминнар)

1. Дәфтәр – китапның берничә бите беркетелгән өлеше.
2. Блок – берничә дәфтәрнең бергә җыелган өлеше.
3. Форзац – блокны китапның тышлыгы белән тоташтырып торучы ике бит кәгазь.
4. Титул бит – басма турындагы төп мәгълүматлар: авторның, китапның, нәшриятның яки оешманың исеме, китап басылу урыны, елы күрсәтелгән беренче бит.
5. Авантитул – китап блогының беренче бите, титул битенең декоратив бизәү өлеше. Анда кайвакыт багышлап язу, басманың исеме, эпиграфы, китап чыгуга караган мәгълүматлар була.
6. Контртитул – титул битенең эчке ягы. Ул күптомлы китапларда була. Анда томнар яки серияләре, китап чыгуга караган мәгълүматлар бирелә.
7. Шмуцтитулда эпиграф, басманың бүлеге языла. Элеккеге китапларда аны, титул бит таушалмасын, бозылмасын өчен, титул бит алдына куйганнар.
8. Супертышлык (суперобложка) – китапның катыргы тышы өстенә куелган кәгазь тыш. Күбесенчә, бәйрәмнәргә, юбилейларга карата чыккан китапларда була.
9. Тышлык (обложка) – форзац куелмаган, ләкин бизәлгән, язулы китап тышлыгы. Ул китапның блогын пычранулардан саклау өчен кирәк. Бу ысул белән күбесенчә юкарак китаплар тышлана.
10. Тыш (переплёт) – картоннан ясалган каты тышлык. Бу очракта тышлык һәм төпсә тукыма яки башка төрле махсус материал белән тышлана.
11. Төпсә (корешок) – ике яктан картонбелән тоташтырып торучы элемент.
12. Отстав – иркен ачылсын һәм нык булсын өчен, төпсә белән тышлыкны эчке яктан тоташтыручы кәгазь.
13. Сыр (рубчик) – төпсәнең ике ягына да ясалган сырлар. Ул китап иркен ачылып ябылсын өчен ясала.
14. Каптал – киселгән әзер блокны тоташтыручы калын тасма.
15. Кыстыргыч тасма (закладка, ляссе) кирәкле битне билгеләп кую өчен ясала. Ул китапларда сирәк очрый.
16. Кереш сүз (предисловие) – сүз башы.
17. Эчтәлек китапка кергән барлык әсәрләрнең кайсы биттә икәнен күрсәтә. Китапны азагында я алгы өлешендә була.
18. Аннотация – китап турында гомуми мәгълүмат. Гадәттә, алда, титул битә була, сирәк кенә китапның азагында да очрый.


Китап уку кагыйдәләре

1. Укыганда дөрес итеп, туры утыр! Дөрес утырмасаң, умыртка сөякләрең бөкрәеп үсәр. Бөкрәеп утыру ямьсез генә түгел, сәламәтлек өчен дә зарарлы.
2. Яткан килеш яки караңгы урында укыма, күзләреңне бозарсың. Яктылык сул яктан яки өстән төшсен. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшәргә тиеш. Яктылык тиешенчә булмаса да, күзләр арый һәм начар күрә башлый. Шуңа күрә укыганда һәр сәгать саен 10 минут күзләрне ял иттереп алырга кирәк. Китап белән күз арасы чама белән 30 см булырга тиеш. Сез аны үзегезнең линейкалар белән белән дә үлчәп карый аласыз.
3. Китап битләрен ачканда, бармагыңны төкерекләмә, өстән уң яктан ач. Төкерекләп ачсаң, китапта таплар калыр, пычраныр. Ә пычрак ул – микроб дигән сүз. Димәк, чиста булсак, без әле китапларны гына түгел, ә үзебезнең дә сәламәтлегебезне саклыйбыз.

4. Укыгач, китапны кояшка куйма: аның битләре саргаер, тышы кубар.
5. Китапларга исем, фамилияңне һәм башка сүзләр язма!
6. Китапханәдән алган китапларны вакытында кайтарып бир. Шуны исеңдә тот: аны башка укучылар да көтә.

7. Укыганда, аңлашылмаган сүзләр очратсаң, мәгънәсен сүзлектән кара.
8. Иң элек китаптагы сүз башын укы. Ул сиңа әсәрнең авторы һәм язылу тарихы турында сөйләр.
9. Китапханәдән яки танышларыңнан алган китапларны аеруча нык сакла!

10. Китапны укыганда туктап калган урында тырнак белән эз ясама, карандаш куйма, битләрен бөкләмә! Иң яхшысы – махсус кәгазь яки открыткалардан үзең ясаган кыстыргыч-билге (закладка) куеп калдыру.
11. Китапның рәсемен буяма, ертылган урыннар булса ябыштыр.
12. Китапны өстәләгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш, пычрак түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

13. Китапны ашыкмыйча, уйлап укы. Ошаган урыннарын язып ал, фикерләреңне әти-әниең, дусларың белән бүлеш, башкаларга да тәкъдим ит. Моны син телдән дә, язмача да эшли аласың.


    Аннотация
    Отзыв
    Рецензия
    Реферат
    Конспект
    Диспут (бәхәс)
    Доклад

Язучының тормыш юлын өйрәнү планы

I. Тормыш юлы.
1. Балачагы.
2. Үсмер еллары.
3. Укыган белем йорты, белеме.
4. Әдәбиятка мәхәббәте.
5. Язучы яшәгән төбәк, аның булган урыннары.
II. Хезмәт эшчәнлеге.
1. Беренче иҗат адымнары.
2. Язучы (шагыйрь) буларак эшчәнлеге.
3. Язучы (шагыйрь) буларак, татар әдәбиятына керткән өлеше.
4. Башка төрле эшчәнлекләре.
5. Күренекле әсәрләре.
6. Халык һәм хөкүмәтнең аның хезмәтенә биргән бәясе.
7. Башка язучыларның (шагыйрьләрнең), тәнкыйтьчеләрнең автор, аның иҗаты, теге яки бу әсәре турында әйткән сүзләре (цитаталар).

Яраткан әсәрең турында сөйләргә әзерләнү планы

Гади план.
1. Әсәрнең авторы, исеме.
2. Әсәрдә нинди вакыйга турында язылган?
3. Аның геройлары.
4. Син ни өчен бу әсәрне яратасың?

Катлаулы план.
1. Синең яраткан әсәрең:
а) әсәрнең исеме;
а) әсәр кайда һәм кайчан басылган?
2. Әсәрнең авторы:
а) язучы кайсы милләттән?
ә) бу әсәрне аның нинди әсәрләре арасыннан сайлап алдың?
3. Әсәрдә гәүдәләндерелгән вакыйга:
а) нинди чорда булган?
ә) вакыйга кайда бара?
б) ничек тәмамлана?
4. Әсәрнең геройлары:
а) төп герое яки геройлары;
ә) башка геройлар;
б) Сиңа ошаган герое.
5. Бу әсәр сиңа кайсы ягы белән ошады?

Категория: Мои файлы | Добавил: angel
Просмотров: 570 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1