Главная » Файлы » Мои файлы

Яңа ел балдагы
19.12.2012, 07:48

Кремль курантлары, дәртле аһәңнәр яңгыратып, җиһанга Яңа ел килүен хәбәр итеп, суга башлады. Шау-гөр килгән яшьләрнең Яңа ел теләкләре, чәкештергән бәллүр бокалларның шатлыклы - шаян зеңгелдәүләре аны тагын да тылсымлырак авазлар белән бизәп, ямьләндереп җибәрде.

Нәкъ шул мизгелдә Надир Гөлйөземнең тулган ай кебек балкып торган матур, нурлы йөзенә, серле-ягымлы, зур зәңгәр күзләренә карап елмайды да: - Гөлйөзем, бер генә минутка шул матур зәңгәр күзләреңне йомып тор әле, туып килгән шушы Яңа елның җиде төн уртасында минем сиңа дип атап бирәсе бер яшерен серле бүләгем бар!—диде.

- Шулкадәр серле нинди бүләк булыр икән ул?—дип каушабрак, Гөлйөзем күзләрен йомды.

Надир, Әбүгалисина кебек: «Яһ-һү!» - дип, йомарланган уң кулына өрде дә, табындагыларга күрсәтмичә генә, Гөлйөземнең сул учына, тәңкә салгандай итеп, алтын балдакны шудырып та төшерде.

- Менә хәзер, шушы минутта үзеңнең өр-яңа, иң матур теләкләреңне телә, төн уртасындагы теләкләрнең тормышка ашуы да бик мөмкин, - диде ул.

Гөлйөзем, мәҗлестәгеләрнең кыставына кушылып, күзләрен йомган хәлдә, шампан шәрабен җиләктәй тулышкан иреннәренә тидергәләп, бер-ике тапкыр гына чеметемләп йоткалады да, саклык белән генә өстәлгә куйды, җайлап кына диванга утырды.

Табындагылар бу Сылукайның учына Надир нәрсә салды икән, дип, Гөлйөземнең серле елмаюлы йөзенә карап, көтелмәгән вакыйганың шаһитләре булдылар: Гөлйөзем йокыга талган гүзәлгә әйләнде - ул, чыннан да, йоклап киткән иде.

- Әллә син «Яһ-һү!» дип өреп, Гөлйөземнең учына бер-бер сихерле әйбер салып йоклаттыңмы? - дип, барысы Надирга текәлде.

Надир - табиблеккә укып йөрүче зифа буйлы, сөйкемле, дулкынланып торган кара чәчле җитди студент. Ул Гөлйөземнең ике каш арасындагы акыл чокрына — күңел күзенә текәлеп карап, бер үк вакытта «Яһ-һү!» дигән тылсымлы сүзе белән кызның икенче чакрадагы ихтыяр көчен йомшартып, аны транска керткән, ягъни йокылы-уялы халәткә керткән иде.

- Борчылмагыз, шаулашмагыз, ул берничә минуттан уяначак, - дип, Надир Гөлйөземгә кагылмаска, уянгач, бернәрсә дә булмагандай, Яңа ел мәҗлесен дәвам итүләрен үтенде.

- Иң кызыгы шунда, Гөлйөзем җиде төн уртасында учына салган әйбер белән бәйләнешле төш күрергә, уянгач, шуны безгә сөйләп күрсәтергә мөмкин, - диде ул.

Бер мәлгә барысы да тын калып, йокыга талган Гөлйөземгә сокланып карап торды. Аның тыныч, матур йөзе әле кояшлы, әле болытлар йөзеп йөргән күк йөзен хәтерләтеп, керфек очларында энҗе бөртекләредәй чык тамчылары җемелди, күз кабакларыннан нәрсәдәндер сискәнгәләп китүе дә сизелә иде.

Озакка сузылгандай тоелган берничә минуттан, Гөлйөзем, чыннан да, күзләрен ача башлады, табындагылар исә, Надир искәрткәнчә, берни булмагандай, мәҗлесне дәвам итте.

Күзләрен ачып, тирә-юньгә карангалагач, Гөлйөзем үзенең черем итеп алуын чамалады, чөнки ул шул арада могҗизаи, гаҗәеп төш күреп өлгергән иде.

- Ой! Әллә бу - мин төшемдә күргән балдакмы? - дип, учындагы алтын балдакны әйләндергәләп, андагы язуны укый башлады. Балдакта «Надир + Гөлйөзем» дип язылган иде. Гаҗәпләнүдән тәмам аптырашка калган Гөлйөзем:

- Юк-юк, моның булуы мөмкин түгел! - диде гасабиланып.

Надир аның таң калган күзләренә йотылып карап:

- Нәрсәнең булуы мөмкин түгел, әллә син берәр сәер төш күрдеңме? - дип сорады.

- Сәер генә түгел, искиткеч, хәтта адәм ышанмаслык могҗизалы төш күреп алдым мин.

- Әйдә, тизрәк безгә дә сөйлә әле, кеше ышанмаслык нинди сәер төш иде соң ул? - дип, табындагылар аның шул төшен сөйләвен үтенде.

- Белмим, аны сөйләргә ярый микән?

- Нигә ярамасын, бик куркыныч төш түгелдер бит, әйдә, сөйлә безгә дә.

Гөлйөзем шул арада ниләр күрүен сөйләп бирде.

- Төшемә әниемнең Гөлйөзем исемле әбисе керде. Ул әниемнең дә төшенә кереп, миңа да исемне Гөлйөзем дип куш! - дигән. - Мин аны үзем кебек, унҗиде яшьлек итеп күрдем. Ул өйләре янәшәсендәге инешкә—юан тал төбенә салынган басмага савыт-саба юарга төште. Аның сул кулының атсыз бармагында туй балдагы бар иде. Ул балдакның йөзенә нәкъ шушы балдактагы кебек итеп, «Надир+ Гөлйөзем» дип язылган иде. Шунда, ялгыш таба кырыена эләгеп, балдагы суырылып чыкты да суга төшеп китте. Ул аһ-ваһ килеп, зар елап, өйләренә торып йөгерде. Озакламый инеш буена ире Надирны ияртеп төште. Надир билдән суга кереп, озаклап балдакны эзләп караса да, аны таба алмады. Аларның уфтанулы тавышларына мин уянып киттем...

Шунысы гаҗәп: табындагыларның «ай-аһ» килгән авазлары аның төшенә кергән Надир белән Гөлйөземнең уфтануларына әйләнгән иде.Гөлйөземнең әбисенең ире Надир сугышта һәлак була. Гөлйөзем әби аны шул алтын балдак югалудан күреп, гомере буена уфтанып, аны сагынып, юксынып яши.

Гөлйөзем әле учындагы балдакка, әле Надирга карап:

- Бу нинди балдак, син аны кайдан алдың, зинһар, сөйләп бир әле?—дип, сораулы күзләрен тутырып, Надирга текәлде.

Надир бу тылсымлы вакыйганың ничек булуын сөйләп бирде.

Быел көз көне, әбисенә бәрәңге алышырга кайткач, ул шәһәрдән әзерләп кайткан кармак- җимнәрен алып, су буена балык каптырырга төшә. Шул йөзек төшеп югалган юан тал төбендә балыкның шәп кабуын ул күптәннән белә. Берничә бәртәс, шыртлака тоткач, кинәт нәрсәдер калкавычны су төбенә өстери башлый. Көч-хәл белән суырып тартып чыгарса - чуртан капкан икән. Шул балыкны ярып, чистартканда, эченнән... алтын балдак килеп чыкмасынмы!

Билгеле, Надир ул балдакның чуртан авызына ничек килеп эләгүен белми, әмма андагы язу егетнең үзен дә тәмам аптырашта калдыра. Алтын балдак табуы хакында беркемгә дә сөйләмичә генә, ул Надир белән Гөлйөземнең кемнәр булуын өлкәннәрдән сораштырып белешә.

Ә алтын балдак чуртан авызына болайрак килеп эләккән була.

Гөлйөземнең бармагыннан шуып чыгып суга төшкән алтын балдак, тал төбендәге зур ташның киртләчләнеп чыгып торган чокырлы ярыгына кысылып кала. Шул вакытлардан бирле ул ташны да, анда кысылып калган балдакны да ни кешеләр, ни ташкын сулар урыныннан кузгатмый. Мәһабәт зур, юан талның калын, көчле тамырлары елганың шактый текә ярын вакыт агышыннан әлләни үзгәрттермичә, әлегәчә саклап тора. Ялтыравыклы кармакның селкенгәләвен ерактан ук күреп, аны чәлдерергә килгән чуртанның күзе башта таштагы шул алтын балдакка төшә һәм ул аны тешләп алып, кабып та йота.

Ерткычлар комсыз була бит, берочтан ул ялтыравыклы кармакка да ташлана. Хәер, чуртанның үзен-үзе корбан итү бәрабәренә кылган мондый батырлыгы хөрмәтенә , кешеләрчә итеп, герой исеме дә биреп булыр иде. Аңласалар, балыклар мондый «батырлыкка» капмас иде, әлбәттә.

Гимназиядә укучы Гөлйөземгә яшертен генә гыйшык тоткан Надир бу тылсымлы алтын балдакны судан тапса да, күктән иңгән бәхет буларак кабул итә һәм аны кызга ничек бүләк итү турында шактый озак баш вата. Һәм менә җае да килеп чыга.

Бу кыйссаны йотлыгып тыңлаган Гөлйөзем Надирдан:

- Сиңа исемне кемнәр кушкан соң, әллә бу бер очраклы хәл генәме?— дип сорады.

— Юк, очраклы түгел, минем исемемнең тарихы да нәкъ синеке кебек, тик аерма шунда, минем әтиемнең бабасы сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Ул, әгәр бу мәхшәрдән исән-имин әйләнеп кайтсам, оныкларыма үз исемемне куштырыр идем, дип нәзер әйткән була.

- Ә менә балдак белән нишләргә, ул безнеке түгел бит!—диде Гөлйөзем, бераз ямансулап. - Мин дә аны җуеп, ул кабат чуртан авызына эләкмәсме соң?

- Гөлйөзем, әлегә синең тирәңдә чуртаннар күренми түгелме соң?—дип шаяртып алды яшьләр. - Әйдәгез, без сезне ярәштереп, кияү белән кәләш, дип игълан итик!

Шушы Яңа ел кичендә Надир бу тылсымлы алтын балдакны Гөлйөземнең ярәшү бармагына киертте, ул аңа таман гына булып чыкты.

Категория: Мои файлы | Добавил: angel
Просмотров: 1373 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1