Главная » 2014 » Гыйнвар » 9 » Татар мәктәбе авылларда гына калды
14:21
Татар мәктәбе авылларда гына калды
18.12.2013 Мәгариф

Татар мәктәпләре ябыла, милли мәгариф системасы югала, балаларыбыз татар телендә сөйләшми, татар матбугатының хәле мөш­кел. Әнә шул хакта кичә Татарстан Язучылар берлеге­нең Тукай клубында зурдан кубып сөйләште­ләр. Чарага Татарстан мә­гариф министры Энгель Фәттаховның килүе бә­хәсне тагын да кыздырып җибәрде.


Язучыларның мондый теманы күтәрүләре бик урынлы, анысы. Әмма мәктәпләр ябылып, югары уку йортларындагы татар бүлек­ләре кыскаргач түгел, ә алданрак баш калкытырга ки­рәк иде. Эш узганнан соң йодрык селкү бүген нәрсә­не­дер үзгәртерме икән? Әйтик, кайчандыр Казан дәүләт университетында татар бүлеге­нең деканы булган Тәлгат Галиуллинның зал тулы халык алдында: "Әгәр яшь чагым булса, татар факультетын саклап калу өчен, барысын җыеп, урамга чыгып басар идем”, – дигән фикере бөтенләй көлке булып тоелды. Факультет ябылу ди­гән ыгы-зыгы чыгуга ук университетта гомер буе хезмәт иткән академик, профессор абзыйлар нигә урамга пикетка чыкмаган, нигә шауламаган? Рифә Рахманның: "Татар факультетына тарихчыны китереп куйдылар да, ул бетерде, таратты”, – дигәне дә мантыйкка сыймый. Тарихчы Ис­кәндәр Гыйләҗевнең кулы белән татар факультеты бете­релгән икән, татар мәктәплә­ре, балалар бакчаларының ябылуына да ул гаепледер әле.

Әлбәттә, бу фикерләрне ишетү бик тә кызганыч иде. Бүгенге вәзгыятьне үз күз­ләре белән күреп торган язу­чыларның, галимнәрнең тотышы балалар бакчасына беренче тапкыр гына килеп кергән сабыйларны хәтер­ләт­те. Казан (Идел буе) федераль университеты барлыкка килүгә үк татар филологиясенә ясин чыгу мәгариф министрын да борчый. Безне тулысынча өмет­ләндермәсә дә, ул бу юнәлеш­тә эшләргә вәгъдә итте.

Милли мәгариф системасында туган вәзгыять исә тагын да тирәнрәк. Четерекле мәсьәлә балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән башлана.

– Татарстанда барлыгы 1560 мәктәп исәпләнсә, шу­ның 757се – татар мәктәбе, – ди Энгель әфәнде. – Яшерен-батырын түгел, боларның барысы да фәкать татар те­лендә генә белем бирә дигән сүз түгел. Бүген чиста татар мәк­тәпләре авылларда гына калды. Хәзерге вакытта респуб­лика буенча 39 татар гимназиясе бар дип әйтәбез икән, шулар­ның бары тик берсенең исеме генә җи­семенә туры килә. Бу – Ка­занның 2 нче татар гимназиясе. Калганнары урысча белем би­рә. Күптән түгел гимназия директорлары белән утырып сөйләш­тек. Министрлыкта, иң беренче эш итеп, әлеге гимна­зия­ләргә татарча белем бирү­не кайтару юнә­лешендә эш­ләя­чәкбез. Ата-аналар каршы, Бердәм дәү­ләт имтиханнары фәкать урыс телендә генә бирелә, дигән сылтау монда урынсыз. Мәктәптә сыйфатлы белем бирергә кирәк. Аннан соң гимназиядәге балалар татар телендә укысын өчен ди­ректорның милли җанлы булуы да зарур. Бу мәсьәләне балалар бакчасында да күтәр­дек. Быел ике телдә дә яхшы эш­ләгән егерме балалар бакчасына 1 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Бу программаны алга таба да дәвам итәрбез.

"Сөембикә” журналының элеккеге мөхәррире Роза Ту­фитуллованың Казандагы кызлар гимназиясендәге вәз­гы­ятьне ачыклап китүе күпләр­не борчый торган, әле һаман да нокта куелмаган проблема­ларның берсе булып тора. "Биредә яулык бәйләгән кызлар бик күп. Аларга прокуратурадан бер­ничә тапкыр шел­тә бел­дер­гәннәр. Мәктәп фор­масының милли үзенчә­лек­ләрне истә тотып теге­лергә тиешлеге турында күп тапкырлар сөй­ләшенде. Алга таба ни булачак?” – диде ул.

– Безнең элек-электән килгән милли гореф-гадәт­ләребез бар, аны берничек тә үзгәртеп булмый, – ди Энгель Фәттахов. – Әгәр бала гаиләдә шундый тәрбия алган икән, мәктәпкә бармаса бармый, әмма яулыгын салмый инде. Шуңа күрә без алар өчен махсус үлчәмдәге киемнәр булдырдык. Матур гына яулыкларын бәйләп йөрсеннәр, сүзе­без юк.

Мәгариф мәсьәләсе белән берлектә матбугат өлкәсендә дә четерекле мәсьәләләр җи­тәрлек. Ркаил Зәйдулланың: "Бүген газета-журналларда эшләп утыручы кайбер жур­налистларның 7-8 мең сум хезмәт хакы алулары бигрәк көлке. Гонорар түләнми, шулай булгач, авторларны җә­леп итү дә авыр. Шуның белән тираж да кими”, – дип уфтануы да урынлы. Сәбәпләр күп төрле. Халык газета-журнал укымый, аларны җәлеп итү­нең төрле формаларын эзләп табарга тырышалар. Әйтик, "Сабантуй” газетасы­ның журналга үзгәрүен язучылар кабул итеп бетермәде.

– "Сабантуй” газетасының тиражы кискен кимеде, – ди "Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары Сөм­бел Таишева. – Аннан журнал, газета чыгару журналистлар язмасыннан гына тормый бит әле. Аны бизәргә, үз­гәр­тергә кирәк. Ун ел элек журнал укыган баланың зә­выгы белән бүгенгесе бер түгел.

Чыннан да, укучының ни теләгәнен белү авыр бүген. Авылга кайткач, бер яшь киленгә: "Нишләп газета алдырмыйсыз, балагыз да укымый?” – дигән идем. "Газета укымыйча да кеше булдым бит”, – дип җавап кайтарды. Ә андыйларны җәлеп итәр өчен нинди технологияләр уйлап табарга кирәктер, анысын төгәл генә белеп булмый әлегә. 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 216 | 18.12.2013

Просмотров: 642 | Добавил: angel | Рейтинг: 0.0/0