Мәгариф һәм фән министры укытучылар алдында торган бурычларны әйтте.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур һадиуллин министр вазифасында беренче тапкыр укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. «Укытучы ул — һөнәр генә түгел, сәләт», — диде ул Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада.
«Бүгенге матур залда милли бәйрәмебезне — Укытучыларның матур бәйрәмен билгеләп үтү — үзе зур шатлык, вакыйга. Республикабызда яшәүче, хезмәт итүче, тәрбия бирүче, күңелләрен салып, үз эшләрен башкаручы укытучыларыбызны котларга хакимият җитәкчеләре, җәмәгатьчелек килгән. Без барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез!» — дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин.
«Бүген без укырга, санарга, тылсымлы әти-әни сүзләрен язарга өйрәткән беренче укытучыларыбызны котларга тиеш. Безнең укытучылар тормышыб
...
Алга таба укырга »